Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сабан туе кайда узар?
31.05.2013

Сабан туе кайда узар?

 

Яз көне   табигать йокыдан уяна, җанлана.  Яз  иксез-чиксез эшләр башлану белән дә аерылып тора. Көн тәртибенә Сабантуйга әзерлек турында сөйләшүләр дә куела.

Чөнки электән үк Сабан туена берничә ай алдан әзерләнә башлаганнар. Ул иң күркәм, дәрәҗәле бәйрәмнәребезнең берсе булып санала. Йорттан-йортка кереп, бүләкләр җыеп йөрү үзе бер тамаша, бәйрәм була иде элек. Ижауда Сабан туе бик озак еллар дәвамында “Локомотив” стадионында уздырылды. Заманына күрә бәйрәм югары дәрәҗәдә, һәркемнең күңеленә хуш килердәй итеп оештырыла иде. Хәзер исә бөтен нәрсә үзгәрде. Милли бәйрәмебез Киров паркында уздырыла башлагач, бу күп кешенең күңелендә канәгатьсезлек хисләре уятты.  Ат чабышлары өчен ипподром  уңайлы дип, берничә ел Сабантуй шунда үткәрелде. Тик ипподром  милли бәйрәмне уздыру өчен уңайлы булмады. Әмма, халыкка ипподром да, Киров паркы да ошамый. Сабан туе табигать кочагында үтәргә тиеш. Мондый гадәт әби-бабайларыбыздан ук килгән. Милләттәшләребезнең дә теләкләрен истә тотып, бәйрәмне “Чекерил” спорт комплексында уздыруны тәкъдим итәр идем. Ул шәһәрдән ерак түгел, бару өчен дә уңайлы: транспорт йөреп тора.  Машиналар кую, сәүдәгәрләргә сату эшен оештыру, саф һава сулап, бер-берең белән аралашу өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Сабан туенда уздырыла торган уеннарны, бәйгеләрне үткәрү өчен дә “Чекерил” мәйданы  бик уңайлы. Быелгы Сабан- туйны уздырганда  оештыручылар халык фикеренә колак салсыннар иде.

Шиһабетдин Садыйков,
Ижау шәһәре, Аксакаллар шурасы рәисе