125 грамм ипи кыерчыгы
1944 елның 27 гыйнвары — Совет гаскәрләре Ленинградны тулысынча азат иткән көн.
1941 елның 8 сентябрендә башланган Ленинград блокадасы — Бөек Ватан сугышы тарихының иң аянычлы вакыйгасы һәм шул ук вакытта халкыбызның ныклыгын, җиңүгә ышанычын да күрсәткән 872 көн. Шушы көннәр дәвамында сугышка кадәр 3 миллионнан артык халкы булган Ленинградның 632253 кешесе һәлак була, 431 мең кеше фронтка алына, ике миллионга якын халкын эвакуациялиләр.
Август ахырында немец илбасарлары Ленинград өлкәсенең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (1944-1992 елларда Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле аша су юлы гына кала. Бу юл халыкта “Яшәү юлы” дип атала. 1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кыла.
27 гыйнвар көнне Ижау бөтен Россия күләмендә барган «Блокада икмәге» дип аталган акциягә кушылды.
125 грамм ипи кыерчыгы… Блокада вакытында Ленинград халкына бирелгән тәүлеклек норма булган ул. Аның да нибары 75 проценты гына оннан торган. Онның да иң түбән сортлысыннан. Икмәкнең калган чирек өлешен целлюлоза, түп (жмых), обой тузаны, ылыс чүпләре тәшкил иткән. Акция барышында волонтерлар Ижау Сынлы сәнгать музеена килгән ветераннарга, мәктәп укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче кадетларга пакетларга салынган 125 грамм ипи кыерчыгы таратып, ул елларның дәһшәтле вакыйгалары турында сөйләделәр, ипинең кадерен белергә өндәделәр. “Блокада икмәге” акциясе хәзерге буын Ленинград халкының блокада вакытында ниләр кичергәнлеген, бер генә мизгелгә булса да, күз алдына китерсен иде дигән максат белән оештырыла. Бу чараның Сынлы сәнгать музеенда булуы очраклы гына түгел. Биредә авыр сугыш вакытында да иҗат белән шөгыльләнгән, аяусыз сугыш елларын, ачлык-ялангачлыкны кәгазь битләренә төшереп калдырган рәссамнарның күргәзмәләре ачылды. Музейга чакырылган кунаклар арасында сугыш елы балалары — күкрәк тутырып орден-медальләр таккан әби-бабайлар да бар иде. Алар оештыручылар тарафыннан әйтелгән һәр сүзне, җырларны күз яшьләре белән тыңлап, сугыш вакытында кичергән авырлыкларны, халкыбызның батырлыгын искә төшереп утырдылар. Әйе, сугыш инде күптән артта калды: окоплар җир белән тигезләнеп, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа авыл-шәһәрләр барлыкка килде… Тик бу елларның хатирәләре сугыш елы балалары хәтереннән җуелмый. Тик кызганыч, ул хатирәләрне хәзерге буынга сөйләүчеләр кимеп бара.
Гүзәл Шакирова.