Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


10.09.2015

100 яшьлек ветеран

Можгага — 180 ел. Ә Можга шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез Вагыйзь абыйга 100 яшь. Үзенең истәлекле гомер бәйрәмен милләттәшебез бу елның июль башында бәйрәм итте. Тумышы белән ул Кукмара районы Югары Казаклар авылыннан.

Бөек Ватан сугышы елларында Вагыйзь Хафизов үзен оста дивизия разведчигы итеп таныта. Ватан сугышы ордены, «Ленинградны саклау өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан Вагыйзь абый 1946 елда әйләнеп кайта. Ачлык, җитмәүчелек, туганнарын югалту — барын да башыннан кичерә ул. Шуңа яңа тормыш башлап җибәрү нияте белән 1949 елда Можгага күчеп килә. Малмыж кызына өйләнеп, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы агач кайрысыннан күн, тиреләр буяу өчен экстракт җитештерүче “Дубитель” заводында эшли.
Можганың үсешенә Вагыйзь абый зур өлеш керткән кеше. Заводның ташчылар бригадасы җитәкчесе буларак, бик күп йорт­лар төзелеше аның җитәкчелегендә уза. Вагыйзь Хафиз улы һәр башлаган эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара. Шуңа аны завод директоры да ярата, хөрмәт итә. Тырышлыгы өчен 1971 елда Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. “Кызганыч, завод таралды, хәзер ул юк, заманында гөрләп торган завод иде бит”, — дип уфтана Вагыйзь абый. Анын урынында хәзер яңа өйләр калкып чыкты.
1975 елда бүләккә самавыр, чәй сервизы биреп, лаеклы ялга озаталар үзен.
Икенче хатынын җирләгәч, мил­ләттәшебез менә 30 ел инде берьялгызы гомер кичерә. Кызлары башка шәһәр егетләренә тормышка чыга.
Вагыйзь абый күп еллар үз йорты белән яши. Аннан дәүләт сугыш ветеранына яңа, матур фатир бүләк итә.
Гомере буе тирән фикерле, төп сүзле булып яшәгән милләттәшебез бүген дә бу матур сыйфатларын югалтмаган. Хәтере яшь егетләрнеке кебек, сәламәтлегенә зарланмый. Йортында — тәртип, чисталык. Гомере буе кешеләргә ярдәм итеп яши.
Телевизор аша дөнья, шәһәр яңа­лыклары белән кызыксынып тора. “Аллага шөкер, Можга хәзер бик матурланды, — диде аксакал. — Исең-акылын китәрлек. Шәһәрне таный торган да түгел бит хәзер!”
Быел Можгада уздырылган Республика Сабан туеның Җиңүнең 70 еллыгына багышланган өлешендә Вагыйзь абый иң хөрмәтле кунаклардан булды. Сугышның бөтен авырлыгын татыган милләттәшебез, әңгәмәбез ахырында илгә тынычлык һәм халыкларга татулык теләде. “Шәһәребез чәчәк кебек матурлансын, тик иң мөһиме — иминлек булсын”, — диде.

Эльвира Насыйбуллина,
Можга шәһәре.