10нчы мәктәптә ветераннар белән очрашу
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел узып китсә дә, сугыш чоры балалары ул еллар турында күз яшьләреннән башка сөйли алмыйлар. Аларның күбесе “әти” сүзен әйтә алмый үскәннәр.
Хәзер сугышта катнашып, җиңү яулап кайткан геройларны табып сөйләшү мөмкинлеге дә бетеп бара, хәтта тылда, көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәт ветераннарын табуы да кыен. Аларның батырлыклары, куйган хезмәтләре турында ишеткәннәребезне яшь буынга җиткереп, аларда патриотик хисләр уяту — безнең бурыч. Короткая урамы комитеты рәисе Илсөяр Мамедова белән Равил Губаев исемен йөртүче 10нчы мәктәпкә менә шул уйлар белән барып, өлкән яшьтәге ветераннарыбыз белән очрашу оештырырга теләвебезне белдердек. Әлеге мәктәпкә икенче тапкыр мөрәҗәгать итүебез инде. Бу юлы да безне мәктәп коллективы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадерия Рафкат кызы якты йөз белән каршы алдылар hәм бу очрашуны бик күңелле итеп уздырдылар.
Башта безне мәктәпнең Ижевск-Балезино тимер юлын төзүчеләр музее белән таныштырдылар. Бу юл Бөек Ватан сугышы елларында бик авырлыклар белән кыска срокларда төзелгән икән. Музей белән танышканнан соң, башта балалар концерт куйдылар. Алар татарча, русча җырлар башкардылар. Ветераннар үзләренең гомер юллары, дәhшәтле сугыш hәм сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләделәр. Аннан чәй өстәле артына чакырдылар. Табын да мулдан әзерләнгән иде. Мәктәп пешекчеләре бик тәмле пироглар пешергәннәр. Аларга аерым рәхмәт. Шулай ук тәм-томнар биргән өчен Ангарная урамында урнашкан кибет директоры Фәнзилә Гыймазиевага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бу шундый матур да, файдалы да очрашу булды. Өлкәннәр өчен бер күрешеп сөйләшү булса, балалар өчен тәрбия чарасы. Укытучылар, балалар: ”Сезне тагын көтеп калабыз”, — дип, җылы итеп саубуллаштылар.
Гөлисә Зарипова, Ленин районы ветераннар советы әгъзасы.