Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 10нчы мәктәпне ни көтә?
26.01.2017

10нчы мәктәпне ни көтә?

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучылары 25 гыйнварда митингка чыктылар. Инде агымдагы уку елы башлангач ук 10нчы мәктәпне 20нче мәктәп белән кушарга җыеналар икән дигән сүзләр йөри башлаган иде. Моңа без — татар җәмәгатьчелеге дә борчылдык. Чөнки, бу сүзләр чынга ашкан очракта, биредә 25 елдан артык эзлек­ле рәвештә ачылып килүче татар сыйныфларына да киләчәктә көн бетәчәк. Яңа елга аяк басуга 10нчы мәктәп өстендә болытлар куера башлады һәм бу биредә эшләүче укытучыларны әлеге адымга этәрде. Болар хакында тулырак мәгълүматны газетабызның киләсе санында укый аласыз.