Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 1 октябрь — Өлкәннәр көне
26.09.2013

1 октябрь — Өлкәннәр көне

1 октябрь - Өлкәннәр көне

1 октябрь — Өлкәннәр көне

Россия Федерациясе Пенсия фондының Удмуртия Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Удмуртиядә 1 гыйнварда 422,4 мең пенсионер исәпләнгән. Шуларның 47,7 меңе — инвалид, шул исәптә 1728е балалар. 2012 елда тикшерелгән 480 шәхси хуҗалыкның 1/5 өлешендә пенсионерлар яши. Шәһәрләрдә яшәүче пенсионерлар саны, авыллардагыга караганда, 1,9 тапкырга күбрәк.

2012 елда 138,5 мең пенсионер эшләвен дәвам иткән, бу исәптә торучы барлык пенсионерның 1/3 өлеше дигән сүз. 2013 елда пенсиянең уртача күләме 8908 сум 29 тиен тәшкил иткән. Бу узган елгыга караганда, 11%ка артыграк булса да, бәяләр үсүне искә алганда 3%ка гына туры килә.

Шәһәрдә яшәүче пенсионерлар 2012 елда азык-төлек, исерткеч эчемлекләр, көнкүреш товарлары, коммуналь түләүләргә уртача 14501 сум сарыф итсәләр, авылда яшәүчеләргә тормыш көтү өчен 10163 сум кирәк булган.

Сәламәтлек саклауга чыгымнар 760 сум тәшкил иткән, шуның 61%ы — даруларга. Пенсионерларның кесәсен юкартучы чыгымнарның иң күбен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр тәшкил итә. Башка чыгымнарны кичектереп булса, монысын ай саен вакытында түләп барырга кирәк. 2012 елда һәр унсигезенче гаилә субсидия алу өчен мөрәҗәгать иткән (2011 елда һәр унҗиденче гаилә). Субсидиянең уртача күләме бер гаиләгә 1104 сум туры килгән. Бу 2011 ел белән чагыштырганда, 10%ка кимрәк. Пенсионерлар арасында кәрәзле элемтәне куллану популярлаша бара. Өлкәннәрнең 34%ы кәрәзле телефонга өстенлек бирәләр һәм бу хезмәт өчен ай саен уртача 120 сум сарыф итәләр.

Сорауга җавап бирүдә катнашкан пенсионерларның 31%ы йорт кирәк — яраклары, төзекләндерү өчен өстәмә керемнәрдән файдаланганнар, 12%ы банк счетында булган акчаларын кулланганнар, 7% кредит алганнар, 4%ы танышларыннан бурычка сорап торганнар.

Югарыдагы саннарга аңлатма биреп тору кирәк микән? Өлкәннәр – бик күп авырлыклар күргән, дөньяныңачысын-төчесен татыган, гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, нужа шулпасыннан башка тормышның рәхәтен күрмәгән буын ул. Шуңа да сыкранмыйлар, булганына шөкер итеп яшиләр. Аларны авырлыкларга бирешмәгән өлкән буын булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Бу көннәрдә илебез буенча Өлкәннәр көне уздырыла. Ай дәвамында оешмаларда, төрле даирәләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Бәйрәм көнендә генә түгел, елның һәр көнендә зур игътибарга, ихтирамга лаек буыннан җылы сүзләребезне, мөлаем карашыбызны кызганмыйк.