Өч кыз
Әлеге сүзтезмәне ишетүгә бик күпләрнең исләренә “Өч кыз” турындагы әкият төшкәндер. Тик әкияттәге өч кызның берсе генә уңган була шул. Ә мин сезгә сөйләргә җыенган өч бертуган кызның өчесе дә уңганнар. Алар тумышлары белән Балезино районының Падера авылыннан. Рәйдә – Падера мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Фәридә — мәдәният йорты һәм “Вместе” иҗтимагый оешма җитәкчесе, ә Зөһрә – Кистем мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Әти кызлары
Аралашканда, өч кыз да әтиләре Рәшид турында хатирәләрен шундый җылы итеп яңарттылар. Рәшид Галиулла улы Касимов Падера клубы мөдире, сәнгать җитәкчесе һәм рәссам-бизәүче булып эшләгән. “Әти безнең алтын куллы кеше иде. Ул үзе эшли торган барлык һөнәрләрне безгә өйрәтеп калдырды. Утын кисә икән, безгә дә кечкенә балта бирә иде. Безнең кечкенә тырмабыз да, көрәгебез дә булды. Югыйсә, кызлар булгач, бу һөнәр кирәк тә түгел кебек иде. Әмма тормышта бер генә дә һөнәр артык түгел икән. Стеналарны штукатурлый да, буйый да, матур итеп бизи дә беләбез”, – ди Фәридә. “Миңа биш яшьләр чамасы булганда, әти миңа баяннан ярты баян ясап бирде. Уң ягына басып уйнарга өйрәтте. Биш яшемдә мин гармунда уйный башлагач, мине сәхнәдә чыгыш ясарга чакырганнар. Гармун артыннан баш түбәм генә күренеп торган”, – дип дәвам итте Рәйдә.
“Әни күбрәк эшләтә, әти күбрәк ярата иде. Шуңа күбрәк әти янында булырга тырыштым. Аңа ияреп, урманга да бардым. Миңа әти янында чуалу, ир-атлар эшен эшләү ошый иде. Аның хәрефләр ясаганын карарга, гармун уйнаганда, тыңлап утырырга ярата идем. Рәсемнәр ясый башласа да, аның янына килеп баса идем”, – ди Зөһрә.
Мәдәниятне үз иткәннәр
Рәйдә һәм Фәридәнең мәдәният юлын сайлавында да әтиләренең роле зур булган. Рәйдә башлангыч музыка белеме булмаган килеш, баян классы буенча Воткинск музыка-педагогия училищесына укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң туган авылына кайта, мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Хәзерге вакытта балаларны музыка коралларында: гармунда, балалайкада, кашыкларда уйнарга, җырларга өйрәтә. Балалар белән район һәм республика фестивальләрендә, конкурсларда катнашалар. «Очрашу» һәм «Әхмәди моңнары» фольклор ансамбльләренең гармунчысы. «Уйнагыз, гармуннар» республикакүләм һәм Бөтенроссия конкурсларында даими катнашучы. Заволокиннар оештырган «Уйнагыз, гармуннар» телевизион программасын төшерүдә «Звонкие планочки» гармунчылар ансамбле составында катнашкан. Гармунчы буларак, ил күләмендә бик күп шәһәрләрдә чыгыш ясаган. Рәйдә әтисе кебек гармун һәм баяннарны төзекләндерә дә белә икән. Быел “Авто леди” дигән конкурста беренче урынны да алган.
Фәридә дә балалар бакчасында йөргәндә үк чыгыш ясый башлаган. “Колобок” әкиятен сәхнәләштереп йөрүен аеруча яхшы хәтерли ул. Мәктәптә укыганда, сәхнәдә чыгыш ясау теләге тагы да ныграк үскән. “Тугызынчы сыйныфта укыганда, Ижау шәһәрендәге мәдәни-агарту училищесыннан безне укырга чакырырга килделәр. Алар чыгыш ясаганда ук мин күңелем белән шушы училищега барачагымны тоеп утырдым. Әлеге училищеның хореграфия бүлеген тәмамладым. Һөнәремне нык яратам. Башкалар оештырган чараларда катнашырга тырышам. Безнең эш гел яңалыкны сорап тора, шуңа миңа башкалар оештырган чараларны күрү, тәҗрибә уртаклашу кирәк. Хирурглар бер эшне эшләгән саен, куллары остара. Ә безнең эштә бер генә эшне башкару ул киресенчә эшкә карашны суыта. Холкым белән мин ярышырга яратам. Кайда конкурс оештыралар, мин – шунда. Вожатыйлар арасында узган конкурста җиңеп, ике ел “Орленок” пионер лагеренда да эшләп кайттым. Бу миңа зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте”, – дип сөйләде Фәридә.
Ә Удмурт университетының культурология бүлегендә укыганда, Фәридә туган якны өйрәнү белән мавыга, Чүпче татарларының килеп чыгышы һәм таралышы тарихын өйрәнә. Ә “Касимовлар җыены” темасын диплом эше итеп ала. Хыялын Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Илдус кызы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәме белән тормышка ашырып, 2017 елда “Касимовлар җыенын” уздыралар. Ә 2019 елда Фәридә Рәшид кызы авыл мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен акчалата бүләкләү буенча республика конкурсында җиңүче була, ә 2020 елда Падера мәдәният йорты «Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе» республика конкурсында җиңә. Әни юлыннан
Әниләре Фәимә Фарт кызы рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Кызлар аның турында: “Таләпчән укытучы, таләпчән әни иде. Безгә өйдә эшне бүлеп бирде: беребез идән юдык, икенчебез – савыт-саба. Без мөстәкыйль булып үстек. Әни уңышларыбызга эчтән горурланса да, ул безне бик сирәк мактады. Безгә карата йомшаклык күрсәтергә курыкты”, – ди Фәридә. “Китапка мәхәббәт уятуда әнинең роле зур булды. Безнең өй дәреслекләр, китаплар белән тулы иде. Башта шул китапларның рәсемнәрен карап утыра идем. Алты яшь булганда, Свердлау өлкәсенең Мартюш поселогына күчеп киткәч, әни китапханәдә эшләде. Мин китапханәдән чыкмадым, андагы барлык китапларны укып бетердем”, — дип искә алды Рәйдә.
Иң кечкенә кызлары Зөһрә әнисенең юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган. “Татар теле укытучысы Фәимә апа минем кумирым иде. Мәктәптән кайткач, курчакларымны утыртып, дәрес бирә, алар өчен хаталы диктантлар язып, кызыл паста белән төзәтеп уйный идем. Тугызынчы сыйныфтан соң апаларым юлын сайлап, мәдәният юнәлеше буенча китәргә уйлаган идем. Шул елларда Удмурт дәүләт университетында татар бүлеге булгач, укытучы һөнәрен сайладым”, – ди Зөһрә.
Зөһрә беренче курста укыганда, курсташ кызлары белән редакциягә килеп керүен мин бик яхшы хәтерлим. Аның тере, шук, телгә оста булуы белән иптәш кызларыннан аерылып торуына игътибар иткән идем. Озак та үтмәде, аны “Иман” татар яшьләр берлеге рәисе итеп куйдылар. “Ул чагында минем бернинди дә тәҗрибәм юк иде. Әмма ул оешмага яңалыклар кертергә омтылдым. Яшьләр өчен татар теле курслары оештырдык. Районнарда бүлекчәкләрне булдырдык. “Иман”ны җитәкләгәндә, миңа Казанның меңъеллыгы тантанасында катнашу бәхете дә тиде. Ул вакытта республиканың Яшьләр һәм балалар хәрәкәте үсеше үзәге директоры булып Наталья Щенина эшләде. Ул бик таләпчән, төгәл кеше. Бездән дә шуны таләп итте. Отчетлар ясарга, документлар белән эшләргә өйрәтте. “Иман”да өйрәнгәннәрем тормышта бик ярап куйды”, – ди Зөһрә.
Туганлык җепләре ныклы
Әлеге язмам бертуган өч кыз турында гына барса да, алар гаиләдә дүрт кыз үскәннәр. Иң олы апалары Халидә Балезино поселогында яши. Ул кызларга әниләре урынына калган. “Ул безне кечкенәдән карады. Шуңа күрә безгә әни кебек. Халидә апа безнең кебек иҗтимагый эшләрдә катнашырга яратмый. Аның өендә, бакчасында тәртип. Җәй көне чәчәкләр үстерә. Безгә кунакка килгәндә дә, безнең чисталыкны, гөлләребезне тикшереп кенә тора. Халидә апа безнең гаилә шәҗәрәсен дә яхшы белә”, – диләр сеңелләре.
Әңгәмә вакытында кызларның үзара татулыклары турында тәмләп сөйләүләре күңелгә хуш килде, чөнки бүгенге заманда туганлык җепләрен саклау сирәк күренешкә әверелеп бара. “Мин бик яшьли тол калдым. Балалар әле мәктәптә укый иделәр. Шул вакытта туганнарым бик ярдәм иттеләр. Без, бертуган кызлар, бик тату яшибез. Ял көннәре булдымы, Зөһрә: “Анда сезнең нинди планнар? Без сезгә киләбез”, – дип сорый да, балалары белән килеп җитә. Балалар бергәләп уйныйлар. Ә авылда эш җитәрлек. Печән чапканда, мал суйганда, пиннек әзерләгәндә, бәрәңге утыртканда да күмәкләшеп эшлибез”, — ди Рәйдә.
Әниләрен җирләгәндә дә, туганнар бу сынауны бер булып үткәннәр. Ул вакытта Зөһрә икенче сыйныфта гына укыган була. “Янымда Фәридә апа, әти булды”, — ди Зөһрә.
Өч кыз — Балезино районында узган милли чараларның үзәгендә дә кайнаучылар. “Хәләл җефетем Илмир каенана-каенатам йортын музей итеп ясарга җыенгач, өч кыз бергәләп җыештырдык. “Касимовлар җыены”н уздырганда да бу эшкә гаиләләребез белән алындык. Республика, район күләмендә узган чараларда туганнар белән бергә катнашабыз. Хәзер авылларда татар мохите югала башлады. Балаларыбызны руслашудан саклау өчен милли чараларны ешрак уздырырга кирәк. Әлбәттә, бала тәрбияләүдә әти-әни үрнәк булырга тиеш. Безнең гаиләгә килгәндә, үзебез татар теле, мәдәнияте, тарихы, дине белән кызыксынабыз. Моны балаларыбыз күреп үсәләр, күңелләренә сеңдерәләр. Дини бәйрәмнәрдә балалар белән мәчеткә йөрибез”, – ди Зөһрә.
Әйе, Рәшид кызлары нәрсәгә тотынсалар да булдыралар. Бүгенге көндә Балезино районында оештырылган барлык милли чаралар башында өч кыз тора, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны саклауга керткән өлешләре өчен алар хөрмәткә лаек.
Рилия Закирова.