Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Өченче Президент
25.05.2012

Өченче Президент

Минһаҗ абзыебыз, картаерга ният кылып авылыбызга гомерлеккә кайтты дип өметләнеп торганда, тагын юкка чыкты. Кай тарафка юл алганын Җомабикә җиңги дә белми.

— Аңа ышансаң, Маручкасы янына киткәндер әле, — ди. — Соңгы көннәрдә телендә гел марҗалар гына булды. «Марҗаны Ходай кочаклар өчен генә яраткан, — дигән була, — шуңа күрә элек алар ыштан да кимиләрие, татар хатыннарыннан күреп ыштан кигәч, кызыклары кими төште», — ди оятсыз.

Җомабикә апа оятсыз дисә дә, Минһаҗ абзый дөрес сукалый анысы — татар хатыннарының бикле ишеген шакып интеккәнче, марҗаларның ачык капкасыннан җигүле ат белән керәсең дә китәсең, — дип ыржайды Садретдин.

Вәлиәхмәт абый аны туктатты:

— Булды, җитте, — диде. — Хәзер татарның да байтагы ишек бикләп йөрми, — диде. — Кемнең кем икәнен тикшермик, Минһаҗ абзыйны табу юлын эзлик, — диде.

Минһаҗ абзыйны эзләп табу комиссиясе төзедек. Аның җитәкчесе итеп — мине, әгъзасы итеп Садретдинны билгеләдек. Исерек Садретдиннан ни файда, диючеләр булган иде, мин якладым. Чөнки Садретдинның мең ахмак сүзе арасында бер-ике гаҗәеп тә акыллы сүзе була. Ул аларны уйламыйча-нитмичә әйтә дә шаккатыра. Тик аны әйттерер өчен аңа бер стакан көмешкә салып бирергә кирәк. Аракы-коньяк ишеләр ярамый, аңардан миңгерәя генә Садретдин.

Мин дә эшне Садретдинга бер стакан көмешкә салып бирүдән башладым. Башта ул җүләр сатты:

— Син беләсеңме, ни өчен урыс туганнар башлы халык? Патаму да што, алар салмыйча уйламыйлар, — диде. Аннан акылы камилләшә төште дә: — Ә Минһаҗ абзый дигәндә, аны Мәскәүдән эзләргә кирәк. Патаму да што, Мәскәүдә эшләр буталчык. Эшнең очына чыгар өчен берьюлы ике призидин тырыша. Үзләре генә очына чыга алмагач, өченчегә Минһаҗ абзыйны чакырмадылар микән? — ди.

Тикшереп карарга булдык. Чыннан да, Минһаҗ абзый югалу алдыннан ике атна элек кесә телефоныннан «тин» дигәнен Җомабикә җиңги ишетеп калган. Нәрсә аңлата икән ул «тин»? Ул бер фамилиянең соңгы иҗеге булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.

Монда, әллә инде айный башлады, Садретдин ахмаклык әйтеп куйды:

— Бәлки, ул Садретдин дип әйткәндер, — диде. Аның сүзен колакка элмәдем, Җомабикә ападан:

— «Пу» дигән иҗекне ишетмәдеңме, — дип сорадым.

Юк, анысын ишетмәдем. Элегрәк ишеткәнем булды. Теге Мәскәүдәге кыска итәкле, тузган чәчле җырчының фамилиясен искә төшереп азапланганда, «пу, пу» дип торган иде, – диде.

Димәк, бер генә вариант калды. Киттек шул вариант артыннан Мәскәүгә. Минһаҗ абзый күренмәсме дип, Кремль тирәсендә йөрдек. Шунда буталучы Җириновскийдан да сорап карадык. Минһаҗ абзыйның татар икәнлеген белгәч:

— Монголиядән эзләгез! – дип кычкырды да машинасына кереп утырды.

Кремль капкасыннан култык астына үзе язган китапны кыстырып килеп чыккан эмигрант язучы Ринат Мөхәммәдиев тә Минһаҗ абзыйны очратмаган икән.

— Казанга сәлам әйтегез, — дип китеп барды.

Төн җитте. Инде нишләргә дип торганда, Садретдин: — Әнә! – дип, егерме биш катлы йортның чармасындагы тәрәзәгә күрсәтте. Анда – ут яктысында – Минһаҗ абзабызның кәҗәнеке шикелле ап-ак сакалы җилферди иде.

Чаптык йортның подъездына. Ишеге бикле. Кыңгырауга бастык. Ишекне ачкан кеше урысчалап кемнәр икәнлегебезне сорашты. Кайдан икәнлегебезне әйткәч:

— Үзебезнекеләр икән әле, — диде.

— Нәрсә, әллә сез дә безнең районныкымы? – дигәч:

— Юк, мин мәскәүски, татар кайда яшәсә дә, үзебезнеке, — дип, күңелне үстереп куйды.

— Ләкин дә, кадерле туганнар, монда беркемне дә кертергә рөхсәт юк. Чөнки дә бу йорт хөкүмәтски. Монда  Рәсәйнең өченче президенты Габсаматов Минһаҗ  Габсаматович эшли, — ди.

Минһаҗ абзыйның безнең авылныкы икәнлеген әйткәч, кесәсеннән телефон алды да:

— Господин третий Президент Мингаз Габсаматович, к Вам пришли односельчане, — диде.

Минһаҗ абзыйның:

— Пушчайте, — дигән тавышы ишетелде.

Лифтлары эшләми икән, чормага җәяүләп менеп киттек. Садретдин, ап-аек булса да, әйтеп ташлады:

— Беләсеңме Рәсәй кешеләре ни өчен башлы? — диде. — Чөнки дә алар егерменче катка җәяү йөриләр. Егерменче катка җәяү менеп җиткәнче, беләсеңме башка ничаклы акыллы уйлар килә, — диде.

Минһаҗ абзый безне кочак җәеп каршылады. Монда ничек килеп эләккәнен сөйләде.

— Монда килеп эләктем шуның өчен, егетләр, — диде, — көннәрдән бер көнне Вы Вы Пы шылтыратты.

— ДАМ белән икебезгә генә призидин булып эшләү авырга китте, бер-ике айга килеп китмәссең микән. Өченче призидин булып эшләп алырга, — ди.

— Берьюлы өч призидин булмыйдыр ул. Җитмәсә, мине сайламадылар да, — дим.

— Мин әйткәч, бездә барысы да була, — диде. — Син бит фантазер Лилин белән эшләгән, мактанчык Хруччов белән хат алышкан, склероз Ләнит Иличкә роман язып биргән кеше. Синсез коммунизым да төзеп булмады, капитализмны да синсез төзеп булмастыр, — ди. — Патшалар алганнар да алганнар җирне. Нишләргә белгән юк хәзер ул җир белән. Бер җирен сукаласаң, икенчесе чи кала. Камчатка чукчасының җиңен ямасаң, Тамбов урысының ыштаны тишелә. Берсен ияләштереп кенә өлгерәсең, икенчесе Рәсәйдән качарга чамалый, ди. Качмасыннар өчен бөтенесен бер учка тотарга кирәклеген беләбез, ләкин дә ничек итеп бөтенләйгә кысып бетерергә баш җитми, ди. Мин җибәргән Мәскәү кешеләре ригиуннарга күз-колак булып тора торуын, бөтен җирдә дә эреле-ваклы түрә-нәчәлникләрне дә без билгелибез, барыбер җыеп бетереп булмый. Бер җирдән кыссаң, икенче җирдән бүселеп чыга, ди. Килеп җит әле нимитленне Мәскәүгә.

Кая киткәнеңне берәүгә дә белгертмә. Монда сиңа уйлар өчен берүзеңә егерме биш катлы каттеж бирәбез, ди.

— Менә килеп урнаштым да уйларга керештем инде, егетләр. Уйлый торгач, доклад яздым, — дип, Минһаҗ абзый өстәл өсте тулы кәгазьләргә күрсәтте.

«Рәсәй белән ничек идарә итәргә?» дип атала ул доклад. Башта мин аны татарча яздым. Чеп-чи татар булганым өчен генә түгел. Беләсезме шуны, егеткәйләрем, татар телендә язганда акыллы сүзләрне күп табып була. Чөнки  дә татар, дөнья буйлатып үз-үзен эзләп йөргәндә, бөтен акыллы, мәгънәле сүзләрне җыеп үз теленә ябыштырган. Гарәбеннән дисеңме, Ираныннан дисеңме, хәтта ки Кытайның адәм аңламаслык сүзләрен дә эләктергән. Җаурупа теленнән дә җирәнмәгән, Урысны әйткән дә юк инде. Тик урыстан алганнары татарның үз сүзләре икән. Төшенәсезме инде?

Әйе, татарча яздым докладны. Күрсәттем моны Вы Вы Пыга. Укып чыккан. Казанга килгәч татарча сөйләгәнен мин аны болай гына, кызык өчен генә дип уйлаган идем.

Юк икән, татарча Казандагы безнең түрәләрнең кайберсеннән остарак сөйләшә, хәтта ки яза да белә икән.

— Хөрмәтле Ге Ме Ге,- ди бу миңа, Казанда шунысы ошап бетмәде, татар түрәләре минем сөйләгәнне аңламаганнар, — ди. — Ә докладка килгәндә, шәп булган бу, тикмәгә генә Лилин янында йөрмәгәнсең шул, — ди. — Тик син моны ДАМга да күрсәт инде. Ул да татарча бик әйбәт белә, — ди.

Мине аның янына илтеп куйдылар. Зур гына кабинетта Роберт Миңнуллин дигән шагыйрьнең китабын укып утыра.

— Ярый әле укыдым, юкса белми кала идем татарда талантлы шагыйрь барын, — ди. – Чын призидинт булып сайлангач, Роберт абыйга «Талантлы шагыйрь, үткен каләмле публицист һәм филолог» дип тилиграм сугам әле, -ди. — Ну шулай да, Минһаҗ абзый, докладны урысча да яз инде, ни әйтсәң дә, Рәсәйдә урыс теле дәүләт теле һәм дә ки татарлар үзләре дә татар телен өнәп бетерми, — ди.

Менә татарлар өчен докладны урысчага күчереп утырган көнем.

Мин докладны сезгә биреп җибәрәм, Җомабикә апагыз әнгличәнчәгә аударсын. Ул, ни әйтсәң дә, Казан бае кызы, — ди. — Аннан соң докладны бергәләп укып чыгыгыз, бәлкем, өстәр-киметер җирләре бардыр, — ди.

— Печтик тә охшамаган. Сөйләшүең дә әллә ничек.

— Призидин булгач, Садретдин, Кайперде авылы теле белән сөйләшеп булмый инде, — диде дә Минһаҗ абзый, — син, Садретдин, холодильниктан үзеңә кирәген ал, миңа монда ташып кына торалар, — диде.

Садретдин үзенә кирәген кесәләренә тутырды да, егерме бишенче каттан йөгереп кенә төшеп, авылга чаптык.

Авылга кайткач, Вәлиәхмәт абыйларга барысын да сөйләп бирдек тә докладны укырга керештек.

 

Доклад. Минһаҗ Габсаматов «Рәсәй белән ничек идарә итәргә?»
1 нче пункт. Нәрсә эшләнгән?

Рәсәйнең бөеклеген, дөньяны бәхетле итәр өчен Рәсәйдә ниләр эшләнгәнен барысын да язып тору кирәкмәс. Аның өчен мәктәптәге бот буе малайларны укыта торган китаплар да җитеп арткан. Анда барысы да бик дөрес язылган. Печтик кенә дә ялган юк. Чыннан да, Мәскәү чыгарган китапларда язылганча, җир йөзендә урыстан башка рәтле-җүнле кеше юк. Әгәр дә Ходай Тәгалә урысны яратмаса, дөньяның рәте-чираты булма¬ган булыр иде, йөрерләр иде шунда миллиардлаган җүләр иңге-миңге булып. Безнең ише халыклар ат кебек көне-төне эшләрләр иде дә аек килеш ятып йокларлар иде. Ә урыс агай-энеләр, «Рабута — не волк, в лес не убежит» дигән үтә дә акыллы мәкальне уйлап чыгарып, эш эшләп интекмиләр. Шәп бит — эшләсеннәр дураклар. Ничек итеп батыр булырга да элеккеге урыслар рицип язып калдырган. Аның өчен 33 ел буе пич башында ятарга кирәк икән. Шунда Муромис кебек ятасың, ди. Төшеп бер киереләсең, киереләсең дә кулыңа күсәк алып чыгып китәсең. Уңга-сулга селтәнеп барасың. Күсәк бе¬рәүләрнең башына эләксә, теге дөмегә, бүтән җиренә эләксә, инвалит булып пинсе алып ята. Шулай итеп җирнең читенә барып чыгасың да, бу минем җирем, дисең. Анда элек яшәгән чүчмәкләрне «килмешәк» дип атыйсың. «Килмешәк» дигәнгә ачулары килгәннәргә «диаспыра» дип исем кушасың. Бик тә матур сүз. «Диаспыра» дисәң, спурлаша дигәнне дә аңлата. Пич башында ятуның тагын бер файдасы барлыгын да без мескеннәр урыс абзыйлар¬дан белдек. Садретдин әйткән була: «Юк, — ди, — аны без үзебез бүтәннәргә өйрәттек, — ди. — Безнең Җәмилә дигән хатын өйрәтеп калдырган», — ди. — Надан ул Садретдин — Җәмилә белән Емеляны бутый. Җәмилә пич башында ята торган хатынмы инде. Укымаган татар хатынының башына пичкә аяк ясау уе ничек килсен?! Вакыты бармыни аның шул турыда уйлап ятарга.

Ә менә Емеля «по моему хотению» дип бер әйтүе була, пич атлап та китә. Пич тыңламаса, үзе атлый торган итекләре бар, шуңа аякларын тыга да, итекләр Емеляны үзе ашата торган эскәтер янына алып килеп утырта.

Тагын бер нәрсә дөрес язылган китапларда: урыс урманы, урыс каены диелгән. Моны да пич башында ятучы уйлап чыгарган, билгеле. Искитмәле нәрсә бит. Үзе үскән каенны, үзе үскән урманны «минеке» ди әйтергә баш кирәк бит. Урыс алмагачы, урыс чиясе дигән сүзләр юк бит. Чөнки дә аларны утыртасы, үстерәсе бар. Үзе үскәнне «минеке» дисең дә, вәссәлам. Тик мин моңа риза ук түгел, нигә каен гына? Усак, өрәңге ише агачларны да минеке дияргә иде. Алар да урыс урманында үсәләр бит. Инде дә үләннәрне дә минеке дисәң, тагын да яхшырак. Урыс әрекмәне, урыс алабутасы бик килешеп тора лабаса. Татарга шайтан таягы калса бик җиткән. Шайтан таягын татарник дип әйтергә 33 ел пич башында ятарга кирәк шул. Бүгенге урыс туганнар, бабаларыннан үрнәк алып, мондый изге эшне дәвам итәргә тиешләрдер. Аларга эш муеннан. Нигә менә каларада жугын татарва дип атамаска. Туры да килеп тора бит.

Мин инде китапларда дөрес язылган нәрсәләрнең бөтенесен дә санап чыкмыйм. Җыеп әйткәндә, урыс эшләгән бөтен эш дөрес. Үз телләрендә ялган нәрсә сөйләп йөрмәсеннәр тагын дип, Мәскәү бүтән халыкларны Мәскәү телендә генә сөйләштерергә законнар чыгарып ифрат дөрес эшли. Ничу болтать на каком-то тарабарском языке. Әнә беркөн Садретдин үз телендә сөйләп тора. Ишегалдында, ди, сыер, сарык, кәҗә, эт, тавык, мәче —  барысы да үзенчә сөйләшә, берсе дә «минем телем бөек» дип кәпрәйми. Хәтта дуңгыз булып дуңгыз да «минем телдә сөйләшегез» дип мыркылдамый, ди. Надан дисәң дә надан бу Садретдин — үз телендә сөйләшкәннәре өчен  сыер, сарык ишеләрне суеп ашыйлар ич. Шуны да белми Садретдин бахыр.

2 нче пункт. Тагын нәрсә эшләргә?

Рәсәй кебек очсыз-кырыйсыз ил белән идарә итәр өчен иң беренче нәүбәттә халыкка ышанырга ярамый. «Халык, халык» дип туктаусыз сөйләргә, һәрбер этлекне халык соравы буенча дип әйтергә кирәк. Әмма дә ләкин халык әйтә дип, аның сүзен тыңлап идарә итү димакратлар уйлап чыгарган әкият. Кайбер татарлар әйтә, «халык — сарык ул» ди. Дөрес үк түгел, халык сарык кына түгел, кәҗә ул халык. Сарык әле ул көтүдә чыбыркы шартлатып күл буена китереп тупласаң, шун¬да өелешеп ята. Ә кәҗәнең күзе һәр минут-секундта уңга-сулга карап тора. Син читкә борылганда, бодай басуына керә дә китә. Чыбыркы белән сыртына сыптырып та акыл кертеп булмый аңарга. Суеп ашасаң, ите дә юк бит әле ул мөртәт хайванның. Халык та шулай: ачка үлмәслек хезмәт хакы белән пинсе түләп торсаң да, мырларга гына тора. Байлары белән әле сөйләшеп тә була. Сүгенеп «налук салып иманыңны алам» дисәң, артык дуламый. Кара халыкның налук түләргә акчасы да юк, шуңа бернәрсәдән курыкмый. Шуңа күрә нишләргә? Аларны кулга ияләштерергә кирәк. Ничек итепме? Нәчәлствоны ияләштергән шикелле. Мәскәү билгеләп куйган нәчәлство нишли? Мәскәү сүзен сөйли? Ә нигә менә кара халыкны да Мәскәү билгеләми? Әйтик, кара халык кайда, кем булып эшли? Урам себерә, шәһәрдәге зур өйләрнең подъездын юа, җир сукалый, печән чаба, машина йөртә. Вәлиәхмәт әйтмешли, һәм башкалар, һәм башкалар. Әгәр дә Мәскәү Казандагы йә Чабаксардагы, йә булмаса Сахалиндагы урам себерүчене үзе билгеләп куйса, мистный нәчәлство нишли ала? Әйтик, Казаннан — Гаптрине, Уфадан Әҗмәголны Мәскәү билгеләп, кулына Мәскәү язган документ тоттырсаң, беләсезме ул мистный нәчәлник белән ничек сөйләшә? Әйтеп кара син аңа «урамны начар себергәнсең, идәнне начар югансың» дип, ул синең йөзеңә себерке йә булмаса мунчала белән берне генә ямаячак. Әгәр дә инде аларга «нәчәлствога күз-колак бул» дип тә әйтсәң, тегеләр шып та итә алмаячак. Алып ыргытырлар иде, Мәкәү арттан карап тора. Габдулла Тукай әйтмешли, никуда не динешся «тотса Мәскәүләр якаң». Әгәр дә кара халыкны ара-тирә Мәскәүгә чакырып алып, тамагы туйганчы ашатып, күчтәнәчкә берәр пачкы чәй дә биреп җибәрсәң, «ура» кычкырачаклар.

Бомжларны да Мәскәү рәзнәрәткәсе белән Рәсәй буенча бүлеп чыксаң, дөрес булыр. Көләргә ашыкмагыз. Бомж да кеше, белсен үзен Мәскәү яклаганын, бөек диржаваның патриуты икәнен сизсен.

Акча мәсьәләсендә болай. Без тапканның 70 пратсинтын тартып алу дөрес. Әмма ләкин ул гына аз. 100 пратсинтын да алырга кирәк. Үзләренә кирәкне ялынып сорасыннар. Акча сораучы мескен була бит ул, ә мескен¬не теләсә нишләтеп була. «Сувиринтит» дип акырып йөрми инде ул аннары. Сувиринтит кайгысы булмый аңарда, корсак кайгысы була. Владимир Илич Линин әйтә иде миңа: «Бел, Минһаҗ Габсаматович, ач кеше ривәлүтсия ясамый, ривәлүтсияне тук кеше ясый», — дия иде. Кулга ияләштерелмәгән кара халыкның әйтүе бар, «акчаны без табабыз, акча бездә булсын» дип. Сез әйте¬гез аңа, «акчаны бездә ат та эшләп таба, кайчан аның акча сала торган партманиты булган» диегез.

Бик тә кирәкле һәм дә ки Рәсәйдә күптәннән эшләнеп килгән тагын бер нәрсә бар. Ул тауларга, күлләргә, елга¬ларга, шәһәрләргә һәм аның урамнарына Мәскәү әйткән исемнәрне кушу. Әйтик, Кавказдагы Аюдаг, ягъни мәсә¬лән, Аю тавы дигән тау бар. Мәскәү аны үзенеке итте дә Медвежья гора дип атады. Бештауны Пятигорск итте. Бик шәп — онытсыннар элеккеге исемнәрне. Тик эш ахырынача эшләнеп бетмәде. Байкал күле, Кабан күле дигән исемнәр Рәсәйне ямьсезләп тора. Татар бyгазы белән дә нидер эшләргә кирәк. «Татарский пролив» дигәч, татарлар безнеке дип кул чабарга мөмкиннәр, «Татарское горло» дисәң, бик үкермәгез дигәнне аңлатачак. Татар авыллары белән дә шулай. Чыпчыкны «Чепчуги» дип, Күнне «Конь» дип дөрес эшләделәр. Ә нигә бүтәннәрен дә шулай эшләп чыкмаска. Аларны татар аңламаслык итәргә кирәк. Әйтик, Шәйморзаны «Шея морда», Әлкине «Алкаш», Әтнәне «Одна», Пүкәлне «Пукал»… Вәлиәхмәт әйтмешли, һәм башкалар, һәм башкалар.

Хәзер бездә авыл урамнарына исем куша башладылар. Элек тә кара халык кушкан исемнәре бар иде аларның. Түбән оч, Югары оч, Урта урам, Чокырлы урам дип йөртә идек. Алар начар булып чыкты, Карыл Maркыс, Ламанусов, Масковски кебек исемнәр кушып чыктылар. Безнең утыз йортлы авылда Пушкин, Чайкувски, Тукай урамнары бар. Менә ул Тукай нәрсәгә кирәк иде инде? Аның безнең авылга ни катнашы бар? Пушкинның ни катнашы бар дип бәйләнә башласалар, әйтәсең, син урысның бөек шагыйренә каршымыни, дисең. Нәрсә, мижнатсианальный низаг чыгарырга телисеңме, дисең. Яки дә Пушкин бабасының әтисе гарәп булган, ә синең авыл Гарәбстанда чыккан динне тота, шулай булгач, ничек катнашы булмасын, дисең. Димәк ки, ни килеп чыга? Татар авылларындагы урамнарга кушыласы исемнәрнең исемлеген Мәскәү төзеп бирергә тиеш. Тыкрыклар¬ны да онытмаска кирәк. Юкса Кәҗә тыкрыгы, Мәче тыкрыгы дип йөртәләр кайсыбер авылларда. Беткән¬мени матур исемнәр! Мәсәлән, Илминский, Канашвич, Иван Грузный, Микулай II, Сталыпин… Вәлиәхмәт әйтмешли, һәм башкалар, һәм башкалар. Мәскәү яклыларның ачуын китерә торган янә бер нәрсә бар — шәһәр урамнарында татарча сөйләшүчеләр күренә башлады. Туктатырга кирәк бу бизабразияне. Әгәр ике татар үз телләрендә кәлә-бәлә килә икән, туктатасың да «гавари мәскәүским языком» дисең. Аңламасалар, бөек тел белән мәскәүски итеп сүгенәсең.

Рәсәй белән ничек идарә итәргә кирәк дигәндә, җыеп әйтсәк — кысарга, кысарга, кысарга. Кысканда астагыларны үз итеп, хәйлә белән йомшак кына итеп кысарга, кысылганын сизмәсен, рәхмәт әйтеп торсын. Өстәгеләрне жәлләп тормаска. Барыбер берни эшли алмыйлар алар. «Астыңнан эскәмияңне тартып алам» дисәң, дер калтырыйлар. «Әпипә»гә биюеннән туктап, шунда ук «Барыйна»га бии башлыйлар. Янә бер киңәш: кысканда гел «димакратия» дип кычкыру дөрес. «Татарларны Мангулиягә куам» диюче Жириновскига күз-колак булыгыз. Җибәрергә ярамый татарларны Мангулиягә. Ул халык Мангулиягә китсә, качачак Рәсәйдән. «Котылдык» диячәк. Аннан соң Татарстан дигән хәзерге җирдә шайтан таягы гына үсәчәк.

Менә шулай. Язасын яздым бугай. Онытып калдырганнарын тагын язармын.

Имзам: Габсаматов Минһаҗ Габсаматович.