Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Өмет чаткылары сүнмәсен
28.08.2020

Өмет чаткылары сүнмәсен

Башка еллар белән чагыштырганда, 2020 ел шактый үзенчәлекле булды. Карсыз диярлек кышлар артта калды, инде җәйләрдә ниләр күрербез икән дип кайгырдык. Шөкер, яңгыры да вакытында килеп яуды, челләсе дә җитәрлек булды. Бүгенге көндә үстергән уңышларыбызны сөенеп барлыйбыз.
Бу ел тулы мәгънәсендә кәбисә елы булып истә калыр. Аның төп “герое” — таҗлы вирус. Ул җәмгыятьнең барлык тармакларына да кагылды, кешеләрне тормышка башкача карарга өйрәтте. Иң зур үзгәреш кичергән тармак­лар арасында белем hәм тәрбия бирүче оешмалар да бар.
Яңа уку елы якынайган көннәрдә укы­тучыларның да, укучыларның да, ата-аналарның да башында йөзләгән сорау кайный, өстәвенә төрле имеш-мимешләр кеше теленнән төшми. Шулай булмыйча, ярты ел эчендә белем бирү системасының асты өскә килде бит. Иң яманы, бу үзгәрешләргә берәү дә әзер түгел иде. Дистанцион укуның беренче атнасында булган ыгы-зыгыларны искә төшерәсе дә килми. Уку елының азагына бераз җайлашсак та, җавапсыз калган сораулар әле дә бихисап.
Июнь, июль айларында чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарын оештыру, аларның урта hәм югары уку йортларына керүе кебек мәсьәләләр көн кадагында булды. Бу өлкәләрдә дә хәлләр үзгәрде. Чөнки үзлектән белем алуга барлык балалар да бертөрле карамады. Кемдер үз кө­че­нә ышанды (ни кызганыч, андыйларның күбесенең билгеләре түбән тәгәрәде), ә кемдер Интернет киңлекләрендә әзер җаваплар эзләде (алар гомер күрмәгән ях­шы билгеләр тупладылар). Бер баланың шатлыгы эченә сыймый: “Математикадан гел “өчле”гә укыдым, ә аттес­татка “дүртле” китте”, — ди. Ни кызганыч, мондый очраклар җитәрлек. Урта hәм югары уку йортларына керү быел шактый катлаулы булды, бер урынга берничә бала дәгъва кылды. Бигрәк тә техникумнарга керү авырлашты. Борчыганы шул, тирәнрәк белемле балалар урынсыз калмасмы икән? Әлбәттә, алар 10нчы сыйныфка бара ала. Бармаслар шул. “Укытучыларсыз алган белемнәр белән ничек БДИны бирербез?” — дип куркалар.
Узган уку елының маҗаралары шулайрак. Алдагысында тагын нинди реформалар көтәдер инде, әлегә тәгаен гына әйтүче юк. Бары бернәрсәне яхшы аңлыйбыз – уку-укыту процессы искечә булмаячак. Иң яманы: бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә җәмгыятьтә тоткан урыны болай да түбән тәгәрәгән укытучының хәле тагын да катлау­ланачак. Укучыларга да җиңел булмас. Яңа шартларны үтәрлек мөмкинлекләр мәк­тәпләрдә гомумән юк. Ничек кенә булмасын, ата-аналар, укучылар hәм укытучылар яңа уку елына әзерләнә, бар да җайланыр дигән өмет белән яшиләр.
Аларның фикерләре белән танышып китик әле.

“2020 ел безнең гаилә өчен белем бирү системасы үзгәрү белән истә калыр, мөгаен. Без дә, балалар да бу үзгәрешләргә әзер түгел идек. Безнең балалар шөгыльләнгән бе­лем бирү платформасының да әзерлеге чиле-пешле булды. Алай да уку елы азагына бу җи­тешсезлек бетерелде. Хәтта безгә мондый формада уку ошый да башлады. Әлбәттә, укытучыларсыз белем алуның тискәре яклары да җитәрлек. Беренчедән, бала­ның яисә ата-ананың кайбер темаларны ялгыш аңлавы мөмкин. Икенчедән, балаларга сыйныфташлары hәм укытучылар белән аралашу җитмәве үзен сиздерде. Гомумән, балаларның белем сыйфаты түбән тәгәрәде. Минем фикерем шул: балалар традицион формада мәктәптә укытучылар ярдәмендә белем алып, өйдә аны үзләштерү hәм ныгыту өстендә эшләргә тиеш. Шуңа күрә мин укытучыларга нык сәламәтлек, түземлек hәм уңышлар телим. Лимира, 10нчы сыйныф укучысы: “9 ел уку дәверендә без бер­ничә тапкыр үзгәреш чорына эләктек. Яңа программалар, яңа дәреслекләр белән яңа стандартлар буенча уку бездән башланды. Инде быел үзлектән белем алып, 9нчы сыйныфны тәмамлау насыйп булды. Имтиханнарсыз аттестат алучылар да без булдык. Алда тагын безне яңа федераль программалар буенча белем алу көтә. Ә бу уку елы миңа ошады дип әйтә алмыйм. Чөнки башта мин югалып калдым. Шулай булуга карамастан, уку елын гел “бишле” билгеләренә генә бетердем. Дис­танцион укуның бердәнбер уңайлылыгы ул — вакытыңны үзең планлаштыру. Минем мәктәптә укый­сым килә, сыйныфташларымны сагындым. Ярый әле бер ай буе бию түгәрәгенә йөрибез hәм анда аралашабыз. Алдагы уку еллары традицион формада узар, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлармын дип өметләнәм”.Эльвира, 4 бала әнисе.

Лилия, 10нчы сыйныф укучысы: “Гомеремдә дә ишетмәгән дис­танцион формада укуны мин бик уңайлы булды дип әйтә алмыйм. Дуслар, сыйныфташлар, укытучылар бик озак күрешә алмадык. Кай­бер сорауларга җавапларны хәтта Интернетта да таба алмадым. Сайтларның авырлык белән генә эшләве, барлык фәннәрнең дә бер платформада булмавы аркасында килеп чыккан буталчыклар мәктәпне, укытучыларны юксынуымны тагын да көчәйтте. Әлбәттә, болай укуның берничә уңайлы ягы да булды. Туйганчы йокларга, үзең теләгәндә ял итеп алырга мөмкинлек туды, дәресләрне әзерләү өчен буш вакыт артты. Ә менә җәй миңа барыбер ошады. Күптән түгел гаилә белән тоз­лы күлләргә дә барып кайттык. Түземсезлек белән яңа искечә уку елы башланганын көтәм. Күп уйланганнан соң мин 10нчы сыйныфка барырга булдым”.

Юлия, булачак студент: “4нче чирек минем өчен катлаулы булды. Болай да имтиханнарны ничек тапшырырмын, кая укырга керермен икән дип баш ватканда, репетиторларга йөреп, белемнәрне ныгытканда, бар да челпәрәмә килде. Курку хисе тагын да көчәйде. Әниләр безнең киңкырлы укытучыга әйләнде. Ярый әле, 9нчы сыйныф артта калды. Хәзер кая укырга керергә дип баш ватам, чөнки үзем теләгән уку йортына керә алмадым. Чиле-пешле белемнәр белән ничек яңа уку елын башлап җибәрербез инде, дип кайгырам. Укытучыларга да бик авыр булачак. Уңышлар телим барыбызга да”.

Ирина, 8нче сыйныф укучысы: “Мин — парта артына утырып укыр­га, укы­тучыларның өй эшләрен тик­шерүенә, такта яны­на чыгып җавап бирергә күнеккән кыз. Өйдә утырып, үзлектән укырга теләмим мин башка. Алдагы елларда мәктәптә укырбыз дип өметләнәм”.
Ярослав, 8нче сыйныф укучысы: “Мәк­тәпкә барасым килә дип әйтмәс идем, өйдә дә бик рәхәт. Ләкин темаларны безнең укытучылар бик яхшы аңлата икән, алардан башка белем туплау бик авыр. Бүтән болай газап­ланмасак иде инде”.

“Амин” диясе генә кала.Си­кәл­тәле белем алу юллары да җайланыр, тигезләнер дип өмет­ләник. Ә моның өчен, дәүләт органнарында төпле белемле hәм эш тәҗрибәсе булган түрәләр эшләргә, чынбарлыкка туры килә торган кануннар кабул итәргә тиешләр. Өметсез шайтан гына була, без — кешеләр, якты киләчәккә ышанычны югалтмыйк.

Мәүлидә Фәйрузова, Сарапул шәһәре.