Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Өлкәннәр көне белән!
29.09.2016

Өлкәннәр көне белән!

Хөрмәтле өлкәннәр!

Чирек гасыр дәвамында октябрьнең беренче көнендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм безгә буыннар бәйләнеше, өлкәннәр алдындагы бурычыбыз хакында искәртеп тора. Бу көн сугыш һәм хезмәт ветераннарына, республикада яшәүче өлкәннәргә тырыш хезмәтләре, зирәк киңәшләре өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирә.
Сезнең буын җилкәсенә бик күп сынаулар туры килде. Сез дәһшәтле сугыш елларын узып, җимереклекләрне торгызып, ныклы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын булдырдыгыз, космоска юл салдыгыз. Рес­публикабыз да сезнең хезмәт белән ныгыды. Өлкән буынның бердәмлеге, милләтпәрвәрлеге, ныклыгы яшь буын өчен үрнәк булып тора.
Өлкәннәргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе һәрчак хакимиятнең игътибар үзәгендә булды. Тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру, өлкән буынның сәламәтлеген кайгырту максатыннан медицина хезмәтен күрсәтү системасы камилләштерелә, махсус ташламалар булдырыла, социаль хезмәт күрсәтү, эшкә урнаштыру, укыту буенча төрле программалар тормышка ашырыла.
Өлкән яшьтә булуыгызга карамас­тан, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз сокландыра. Акыллы киңәшләрегез, файдалы гамәлләрегез белән ярдәм итүегез өчен рәхмәт сезгә.
Сезгә ихластан ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле тормыш телибез. Һәр көн сезгә якыннарыгызның, балаларыгыз, оныкларыгызның мәхәб­бәтен, кайгыртуын бүләк итсен.

Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев.