Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Өлкәннәр — авылның таянычы
19.05.2021

Өлкәннәр — авылның таянычы

Менә 12 елдан соң мин тагын Сосмак авылында. 2009 елда Илгиз абый Кадыйров белән килгән чакта да сосмаклылар белән очрашу китапханә бинасында узган иде. Бары тик очрашуга килүчеләр генә үзгәргән: ир-атлар сирәгәйгән, апалар өлкәнәйгән. Сосмак — Удмуртиянең Можга районындагы бердәнбер татар авылы, Нынек авыл җирлегенә карый. Биредә 120 ләп кеше яши.

Газетабызның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова: “Сезнең якларга соңгы вакытларда килгәнебез юк иде. Ниһаять, килеп җиттек”, — дип сүз башлауга, “Без “Яңарыш”ны алабыз”, — диде очрашуга килгән апаларның берсе. “Авыл башында ук калкулыкта, манарасындагы нурлы аен балкытып, мәчет каршы алды. Татар авылы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора, дип, шатланып, сөенеп куйдык. Әле генә Пычас­тан килдек. Анда 200 чамасы татар яшәсә дә, очрашуга килүчеләр сезгә караганда азрак иде. Удмуртиядә татар авылын саклап калуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Алга таба да телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лап яшәргә язсын! Музей да ясап куйгансыз. Татар китапларын табып, күргәзмә ясагансыз, тырышып эшләвегезгә рәхмәт, Халидә ханым”, — диде Рәмзия Габбасова. Аңа җавап итеп, Халидә ханым: “Яңарыш” аша республикадагы башка шәһәр-авыл­лардагы милләттәшләребез яшәеше белән танышып барабыз. Ул бердәнбер мәгълүмат чыганагы безнең өчен. Хәзер инде авылда да халык кимеде. Күпчелек йорт­ларда — бер кеше. Тик әле шулай булса да, ел саен “Татарча диктант” язу акциясендә катнашабыз. Узган ел гына онлайн булды. Республика күләмендә уздырылган чараларда катнашырга тырышабыз. Узган ел “Җәлил укулары”нда катнаштык. Китапханәдә план буенча эшлибез. Безнең китапханә Татар мәдәнияте үзәге дип атала”, — дип сөйләде.
Авылда газ кергән, су бар. Тик юллары начар. Авылның үзендә пекарня, анда дистәдән артык эш урыны булуы да сөендерә. Көненә меңләп ипи пешереп, аларны башка авыллардагы кибетләргә илтәләр. Заказ буенча татлы бәлешләр, пироглар, сумсалар, гөбәдияләр дә пешерәләр икән. Моның өчен Алсу һәм Илсур Муллануровлар гаиләсенә халык рәхмәтле. Фермерлык эшен хуҗалыклардан сөт җыеп, пай җирләренә ашлык, печән чәчеп башлап җибәргән булсалар, хәзер инде бизнесларын үстергәннәр тырыш һәм уңган-булган Муллануровлар. Авылга күчмә кибет атнасына бер тапкыр — һәр атнаның сишәмбесендә генә килә.

Йолалар саклана

Гореф-гадәтләребез, йола-бәй­рәмнәребез сакланырга тиеш. Шун­­лыктан сосмаклылар үзен­чәлекле йола — «Карга бот­касы»н уздыруга аеруча җавап­лы карыйлар икән. Алар аны «Дәрә боткасы» дип йөртәләр. Бала-чага иртән-иртүк өйдән өйгә кереп, ярма, май, йомырка (соңгы елларда сөтне фермерлар бирә) җыеп, бергәләшеп болынга чыгып, ботка пешерәләр. Аны үзләре дә ашыйлар, каргаларны да сыйлыйлар. «Карга боткасын авыз итү — саваплы гамәл», — диләр алар. Шәһәрләрдә яшәп, «Дәрә боткасы»на кайта алмаучылар авылдашларыннан, туган-тумачаларыннан әлеге ботканы бер генә калак булса да калдыруны сорыйлар икән.

Сораулар

Очрашу вакытында сосмаклылар үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр.

— “Моя Удмуртия” бездә күрсәтми. Без “Татарстан – Яңа Гасыр”ны тәлинкә аша карыйбыз. Ә Удмуртия тапшыруларын ул тотмый”, — дип, Удмуртия яңалыкларын бары тик газета аша гына белүләрен әйттеләр.
— “Авылда юл юк. Әле 7 бала автобус белән күрше Нынек авылына йөри: 6сы — мәктәпкә, берсе — балалар бакчасына. Балалар бар чагында юлны да эшләтәсе иде”, — диештеләр.

Менә шулай яшибез

Авыл тарихы турында Зөлфирә абыстай: “Мин үзем сугыш чоры баласы. 1939 елгы. Әтием сугышка китте. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килде. Өй саен 4-5, 6-7 бала иде. Пилорамада, басуда эшләдек. Урманда агач кисеп, юкә кисеп, мунчала ясау өчен елгага юкә кабыгы батыра идек. Мунчала белән сату итте авыл халкы. Барысы да кул көче белән эшләнде.
Безнең авылга 1880 елда Киров өлкәсе Иске Сосмак авылыннан күченеп килеп, нигез салганнар. Яңа җирләр, чишмә, урман якын булуы да кызыктыргандыр. Ә менә мәчет ачылгач, минем әтинең бабасы Мөхәммәтша бабай белән Гайшә әби Киров өлкәсе Малмыж­дан күченеп килгәннәр. Кирпеч заводында эшләделәр. Җитен тартып, аны да киптердек. Фронт өчен җепләр әзерләдек. Хәзерге вакытта бар да яхшы, Аллаһка шөкер”, — ди.
Халидә Мөхәммәтдин кызы Сә­лә­хиева: “Мин үзем төп Сосмакныкы. Биредә туып-үсеп, шунда укып, шушы авыл егетенә кияүгә чыктым. Ирем белән 36 ел бергә гомер итәбез. Һөнәрем буенча фельд­шер. Можга медицина училищесын тәмамладым. Китапханәдә 10 ел эшлим. Авылыбыз — районда бердәнбер татар авылы бит. Балалар татар телен, гореф-гадәтләрне оныт­масыннар иде дигән теләк белән, татар телен өйрәнү курслары оештырдым. Кызганыч, балалар русча сөйләшәләр. Хәзер аларга татар теле чит тел кебек. Мәктәптә русча, гаиләдә дә ата-аналары, әбиләре русча сөйләшә икән, бала кайдан ана телен белергә тиеш?! Татар авылында “Здрасьте” дип дәшүләре бер дә килешеп бетми. Ял вакытларында авыл­га шәһәрләрдән балалар кайта, алар белән дә төрле чаралар оеш­тырабыз.
Авылда ир-ат аз булса да, алар барлык эшләрне дә бергәләп эшлиләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл дә ясап куйдык. Аның ташын 1995 елда Рифнур Галиев ясаткан иде. Һәйкәлнең плитәләре ватылгач, Нынек муниципаль районы башлыгы Сергей Афанасьев үзе яңарту эшләрендә башлап йөрде. Авылдагы ир-атлар белән бергәләп яңартып куйдылар. Сугыштан кайтучылар — 57, яу кырында калганнары — 87. Узган ел мәчетнең коймаларын яңарттык. Шул эшләр турында альбомга язып, фотоларын куеп барам. Тарих шулай языла бит ул.
Авылыбызда Өлфәт Дәүләтов бар иде, аның балалары — Минерәүфә, Нәдифә апалар, Рафинат абый Можгада яшиләр. Авылда нинди генә эш булса да, аларга хәбәр итсәк, беркайчан кире какмыйлар, ярдәм итеп торалар. Зиратта өмәләргә дә кайталар”, — ди.
Фельдшер Камәрия Кәлимуллина: “Авылда фельдшер булып эшлим. Мож­гадан табиб белешмәсе алып кайтучыларга капельницасын да, уколын да куям. ЭКГ ясыйм, кан алып, район хастаханәсенә җибәреп тикшертәм”, — ди. Туган тел турында сүз чыккач, Камәрия ханымнан: “Балаларыгыз татарча беләме?” — дип сорамый булдыра алмадым. “Кызларым яхшы белә, гел татарча сөйләшәбез, тик менә 4 яшьлек оныгым русча гына сөйләшә. Аны өйрәтергә тырышам, әлегә бирешәсе килми”, — ди.
Очрашуга килгән яулык япкан, дин юлындагы ханымнарны күреп сөендек. Алсу Хөснулла кызы Галиева бирегә 1994 елда килен булып төшкән. “Әнием ягыннан әбигә җәйләрен кунакка кайтып йөри идем. Шушы авыл егете белән танышып, очрашып йөрдек, соңрак кияүгә чыктым. Ирем белән 2 кыз үстерәбез. Мал-туар асрыйбыз, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Авыл халкы дус, тату, бер-беребез белән ярдәмләшеп яшибез. Балалар белән татарча сөйләшергә тырышабыз, тик алар җавапны рус телендә кайтаралар. Шунысы аяныч”, — ди ул.
Раушания Мәүлитова: ”Чыгышым белән Татарстанның Тәтеш районыннан, ирем — Кукмарадан. Чаллы шәһәреннән 1992 елда бирегә күченеп килдек. Өй җиткереп чыктык. Үзем колхозда бухгалтериядә эшләдем. Ирем Тәлгать инженер иде, аннан колхоз рәисе итеп куйдылар. Мәчет төзелешендә дә ярдәм итте. Аның аен Казаннан алып кайтучы да ул. Балаларыбыз монда укыды, хәзер дә татарчаны яхшы беләләр. Яшәргә тырышабыз, мал-туар асрыйбыз, мәчеткә дә йөрибез. 1996 елда колхоздан пай җирен алып, үзебез печән чәчә идек. Иремнең сәламәтлеге какшагач, ул җирне арендага тапшырдык. Арендага алучы шуның өчен печән бирә. Фуражны сатып алабыз. Китапханәгә китаплар укырга йөрим, “Яңарыш”ны да биредә укып китәм. “Татарча диктант” язуда катнашам, бик теләп язам, бик ошый. Мәктәптә укыган чакта ук минем татар теле һәм әдәбиятыннан “4”ле, “5”ле билгеләре генә иде. Кайчак шигырьләр язгалыйм».
Зинфира Габдрахманова: “Авылда мал тотып гомер итәбез. Ирем урыс булгач, кечкенә кызымның бик татарча сөйләшәсе килми. Олы кызым Чаллыда эшли. Анысы татарча белә. “Яңарыш”ны да әнкәй исән чагында яздыра идек”.
Фәнис хәзрәтнең әнисе Гайшә Гарипова: “5 ул үстердем, 4се исән, Аллаһка шөкер. Хәзер бит алар карамагында. “Әнкәй” дип кайталар, “әнкәй” дип китәләр. Авырлыкларны күп күрергә туры килде, хәзерге тормышка шатланып яшәргә кирәк. Мин балаларым, оныкларым белән бик горурланам».
Салисә Гыйлаҗева: “Йортыбызга су, газ кергән. Рәхәт яшибез. Пенсияне түләп торалар. Мәчеткә дә йөрибез. Фельдшерыбызга баш иеп, рәхмәт әйтәбез”.
Мәүлидә Бурганова: “Әти-әни үл­гәч, Ижаудан авылга кайттык. 20 ел монда яшибез. Ирем үлгәч, балалар алып китәбез дигән иделәр. Минем бер дә китәсем килми әле. Аяк­лар йөргәндә, беркая да китмим”.

Мәчет — авыл күрке

Сосмакка килеп, мәчеткә керми китү мөмкинме соң?! Фәнис Гарипов биредә 2 ел имам вазифасын башкара. Ул: “Башта Муллаәхмәт абый, Фоат абый имам булган, алар мәрхүм булгач, мәчет буш торды. Мин авыл­га күченеп кайткач, авылдашларым. “Әйдә, мәчет буш тормасын”, — дип сайлап куйдылар. Мәчет кенә түгел, Аллаһы Тәгалә йорты бит ул. Үзебезнең йортны ничек карап торсак, аны да шулай матурлап, чис­тартып, яңартып торырга кирәк. Бу эштә Ижау мәчетеннән дә булышалар. Иганәчеләр дә ярдәм итә. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, юк димиләр, кире какмыйлар. “Ни кирәк?” — дип кенә сорыйлар. Можгадагы “Все из дерева” кибетеннән төзелеш материаллары, микрофонны Можга төзелеш оешмасы директоры алып бирде. Түбән Камада яшәүче авыл кияве (төзелеш фирмасында эшли) стеналарны эшләттерде. Мәчет 1994 елдан бирле эшли. Сәдака акчаларын мәчетнең чыгымнарына тотабыз. Быел мәчетнең фасадын төзекләндерәсе бар. Койманы узган ел кордык, эчке эшләрне башкардык. Тышкы ягын буйыйсы бар. Зиратны карап торабыз. Олы эш эшләнде: һәйкәлне яңарттык. Үз көчебез белән тырышып, авылдашлар белән бергәләп эшлибез. Өмәләргә читтә яшәүчеләр дә кайталар. Гает вакытында 50гә якын ир-ат, 40лап хатын-кыз була. Чөнки Можгадан, Ижаудан да авылдашларыбыз туган авылларына кайталар. Авылдашларга рәхмәт! ” – ди.
Алга таба да мәчетләрдә азан тавышлары тынмасын, китапханәләре гөрләп эшләсен, балалар ана телен онытмасыннар иде, дигән теләктә саубуллаш­тык сосмаклылар белән.

Гөлнара Вәлиева.