1.10.2020
Өлкәннәрнең догасында булыйк!
1 октябрь – Өлкәннәр көне
Өлкәннәрне зурлап, хөрмәт белән
Утыртыйк без һәрчак табынга.
Озын тормыш юлы узган алар,
Бирешмичә җилгә-давылга.
Чәчегезнең һәрбер көмешенә
Рәхмәт әйтеп, башны иябез.
Сез лаеклы хөрмәт ихтирамга,
Газизләрдән газиз, диябез.
Яшәгез сез, җирнең чәчәкләре,
Үрнәк-маяк булып яшьләргә.
Үгет-нәсыйхәт һәм киңәш биреп,
Киләчәккә олы эшләргә.
Кадерләрен һәм хәлләрен белеп,
Ярдәм итеп торыйк һәрвакыт.
Догасында булсак өлкәннәрнең,
Килеп торыр безгә гел бәхет!
Кәүсәрия Нуруллина.