Өлгер Нурсинә апа
Кечкенә генә гәүдәле, өлгер, җитез, орчык кебек бөтерелеп кенә йөри торган Нурсинә апа Минәҗеваны белгән кешеләрнең барысы да аны бик хөрмәт итәләр. Ижауның Ленин районында яши ул. Ул үзе яшәгән төбәк, аның халкы өчен янып-көеп йөри, җәмәгать эшләрендә, милли чараларда актив катнаша. Күп еллар инде Муса Җәлил урамында яшәүче милләттәшләребезне “Яңарыш” газетасына яздырып тарата. “Дуслык” ансамбленә йөрергә вакыт таба.
3 июльдә Нурсинә апага 85 яшь тула. Аны олы юбилее белән барлык милли оешмалар, “Яңарыш” редакциясе исеменнән котлап, саулык-сәламәтлек, озын гомер, һәрчак шулай көләч йөзле булып калуын, иминлек, бәхетле гомер телибез.
Гаҗәеп ханым ул Нурсинә апа,
Уңган, сабыр, йомшак күңелле.
Кешеләргә ярдәмчел, ихлас ул,
Изгелек, нур тулы күңеле.
Үз иңендә күтәргән ул барлык
Бу тормышның авыр йөкләрен.
Кечкенә булса да, сыгылмаган,
Туры тоткан тормыш йөгәнен.
Эш арасында да вакыт табып,
Чигү чигә, йон җегерли, бәйли.
Аллы-гөлле чәчәкләр үстерә
Бакча, ишегалды тирәли.
Урам комитеты рәисенең
Вазифасын төгәл үтәде.
Яшүсмерләр белән бергәләшеп,
Бик күп конкурслар үткәрде.
Тормышы мул хәзер, җиңел бара,
Яшь тә бара аңа ияреп.
Сиксән биш яшен тутыра бүген,
Бик рәхәттә яши сөенеп.
Кырык сигез ел ул берөзлексез
“Ижсталь” заводында көч куйган.
Олы бәя — Рәхмәт хатларына,
Күп медальләргә лаек булган.
Тормыш юлы бик җиңел булмаган,
Намус белән ялсыз эшләгән.
Балалар үстергән, кеше иткән
Беркемнән дә ярдәм көтмәгән.
Бала югалтуны да кичергән,
Гомерлеккә яшьли тол калган.
Тик эш белән бар кайгыны җиңгән,
Тик эш белән алга атлаган.
Бүген янда кызы – зур терәге,
Үсеп җитте онык-оныкчыклар.
“Әби” диеп янда булулары —
Шуннан да зур нинди бәхет бар?!
Ансамбльгә йөри, җырлый, бии,
Спектакльләрдә катнаша.
Күңеленә рәхәтлек таба ул,
Концертларда чыгыш ясаса.
«Яңарышка» теләп ярдәм итә —
Өйдән-өйгә кереп яздыра.
Кар-яңгырга карамыйча аны
Вакытында илтеп тапшыра.
Бу матур тормышта ләззәтләнеп,
Яшә, Нурсинә апа, озак син!
Якыннарың ихлас котлый сине,
Артып торсын шатлык, бәхетең!
Роза Фәрхетдинова, Ижау шәһәре.