Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Өй өмәсе (хикәя)
1.08.2013

Өй өмәсе (хикәя)

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елда Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире, мәктәп директоры булып эшли. 1979 елда мәктәп унберьеллык уку йортына әйләнгәч тә, Р.Газизов бүгенге көнгә кадәр әлеге мәктәпнең директоры вазифаларын башкаруын дәвам итә. Ул читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.

Рафаил Газизов исеме матбугат битләрендә 1960 елларда күренә башлады. Дистәдән артык китап авторы. Авыл тормышын тирәннән танып-аңлап яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый. Әдипнең шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә.

Р.Газизов – Мамадыш районының Шәйхи Маннур исемендәге һәм Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләкләре лауреаты. Ул – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре.

2006 елда Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара дипломга лаек булды. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Өй өмәсе (хикәя)

Өй өмәсе (хикәя)

Гариф абыйлар бүген безнең янәшәдә өй күтәрә. Тирә-юнь гөрләп тора. Таза-таза ир-егетләр тарткан ике куллы струклар, кәкре ышкылар күккә йомычка чөя. Ике сүзнең берендә үзенең сүзен үзе җөпләп «точка» дип ычкындыручы мүк салучы Точка Хуҗасының көр тавышы күтәрелеп килүче шомартылган бүрәнәләрдә таеп китә дә, түбәндә эшләүчеләрнең күңеленә чишмә суы булып тама. Агмал абый белән Тәхиятулла абый бүрәнәне икәү генә йөртәләр. Көрәшчеләр шул! Бүрәнәне шап итеп урынына салалар, агач урынына ябыша да кала, кадаклаган диярсең. Сөнгатулла абыйның стругыннан да шәп струк юк икән.

— Сат, кәкә, аның бәһәсе бер ярты инде,—дип кыса аны Хуҗа абый, — барыбер урлыйлар аны, менә күрерсең.

— Хуҗа абый, әти төсе бит,—дип кырт кисә егет, — андый әйбер сатыламыни, үзең дә беләсең бит.

Ул дәрт, ул уен-көлке. Үткән-сүткән өмәчеләрнең киеменә йомычка тыгып җибәрүдә Вәккәс абыйны уздырган кеше юк.

— Гаян өенә апкайтмакчы, хатынына ярамакчы була,  бигрәк хуҗалыкчан шул, — дип шаркылдый ул, — яшь хатынга яраулары ай-һай авыр дип язылган әкият китабында.

— Шулай шул, — дип кушыла Хуҗа абый. — Карт хатын сине көйли, яшь, хатынны син көйлисең.

Без, ун яше дә тулмаган малайлар, тегене алып килеп биреп, моны илтеп куеп, өлкәннәргә булышабыз. Ап-ак йомычка өемнәрен ерып йөрибез, өлкәннәр сыман, шикәр кебек агарган усак бүрәнәләргә сугып, куанычы булсын дип куябыз.

Өмәчеләр ашарга кереп китүгә, без дә ашап килдек. Табыннан кузгалган ирләр тәмәке тартырга утырдылар. —Ашны Тәхиятуллаларда әзерләп дөрес эшләгәнсең, Гарәфетдин, — диде Хуҗа абый, — өе иркен, хозяйкасы да бик ачык нәрсә, Җәмилә киленне әйтүем. Ашау түгел, теге әкияттәге тере суын эчү булды. Көне дә шәп, әле көндезгә кадәр бер сабый җил дә йокыдан уянмады, ә җил булса, мүкне тотам димә син, барыбер тигез салынмый. Бигрәк тә мондый мунчала мүге.

— Мунчала мүге болай ныкка килә анысы, — дип элеп алып китте Сөнгатулла абый. Менә без Рафаил энекәш белән, — абый минем җилкәгә кагып алды, — Малмыж болыныннан бер ат йөге җир мүге тырмап алып кайттык.

— Ярар микән, Хуҗа абый? — дип киңәшкән кебек итте үсмер егет.

— Түр ягына үзем салырмын, нишләп ярамасын, моңа кадәр өй салган кешеләр шулай эшләде бит, торалар рәхәтләнеп, җылыга да килә.

Тагын балталар шакылдады, ышкылар чыжлады, мүк кагучыларның имән чөйләргә китереп суккан тукмаклары такылдады. Алар­га Хуҗа абыйның җыры кушылды:

«Гөлмәрфуга барсаң суга,

Сөйләшербез барсын да…»

Гөлләр үсә, таллар үсә, ап-ак чәчәкләрен кешеләргә бүләк итә-итә шомыртлар үсә. Ләкин аларның берсен дә өмә көнне күтәрелгән өйнең үсүе белән чагыштырып булмый. Аның шомартылган ап-ак бүрәнәләре бөтен тирә-юньне яктырта. Өмәчеләрнең йөзләрен балкыта, ә аларның елмаюы урамнан үткән-барган кешеләргә күчеп бөтен авылны нурландыра.

— Бүген Гарәфетдиннәрнең өй өмәсе бит, — дип сүз башлый авылдашлар. — Урманда баракта яшәделәр, сугыш чорында Нуридә землянкада торды, куанычы гына булсын инде. Бер кызлары, өч малайлары бар. Аларга өй бик кирәк шул, — дип сөйләшүләр бүген көне буе дәвам итәчәк һәм йокларга ятканда укый торган догалардан соң гына телгә алынмаячак.

Үсә өй! Әле аның, яңа гына йомыркадан чыккан чеби йоны кебек, урыны-урыны белән мүкләре дә тырпаеп тора, әле өске рәтләрне күтәрү өчен корылган колгалары һәм аларга салынган такта, сайгак­лары өйне каплый, ләкин аның сафлык сибелеп торган бүрәнәләреннән төшкән яктылык үзенә тарта, ашыгыч эш белән үтеп баручы кешене дә дәшеп китерә, җылы бүрәнәләренә тотындыра. «Армый эшләгез», —  дип әйттерә.

Үсә өй! Бәхет, шатлык, хезмәт чәчәге булып үсә.

Тиз үсте Гарәф абыйларның өе. Өмәчеләр урамны ялт итеп җыештырдылар.

— Куанычы булсын, Гарәфетдин, — диде Точка Хуҗасы.

Күңеле булган хуҗа шатлыгыннан сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Ул гәүдә авырлыгын аксак аягыннан сау аягына күчереп, тураеп басты, челт-челт иткән күзләренең берсеннән яшь бөртеге сытылып чыкты һәм ул башыннан ямьшәйгән түбәтәен йолкып алып баш иде.

Усал сугыш чукмары Гарәфетдинне, шушындый хәлдә күреп, авылдашлары җиңел сулап куйдылар, кешенең кешелеге кайда да югалмый икән, дигән сүзне беркем дә әйтмәде, болай да аңлашыла иде.

Өмәчеләрне табын янына чакырдылар. Алар Тәхиятулла абыйларга кереп киттеләр. Без Дөлкәфил белән Чегән Хәмисләренең капка төбендә утырып калдык.

— Җырлар җырларлар, — дидем мин.

— Исерерләр дә әле, — диде Дөлкәфил, — кызмача кеше кызык бит ул.

Берәр сәгать вакыт үттеме-юкмы, капкадан Гарәф абый, ә аның артыннан өй хуҗасы Тәхиятулла абый килеп чыкты. Нәрсәгәдер ачуланышалар, аңлашылмый. Очынып килгән Тәхиятулла абыйны, гәүдә авырлыгын аксак аягыннан биек аягына мәче тизлеге белән күчергән Мәтә Гарәфе сугып та екты. Тәхиятулла абый, шактый араны очып барып, капка баганасы төбенә барып төште. Ул җәһәт кенә сикереп торды да Гарәф абыйга очынды һәм яңадан капка баганасы төбенә барып төште. Безнең күзләр шар булды.

— Менә сиңа Сабан туе батыры! — диде Дөлкәфил.

Кечкенә капкадан Хуҗа һәм Агмал абыйлар күренде. Хуҗа абый:

— Гарәфетдин, нишлисең, рәхмәтең шул мыни?— дип, ямьсез сүгенүче Гарәф абыйны тыймакчы булды. Мәтә Гарәфе берничә тапкыр:

— Абый, кит, — дип этеп җибәрсә дә, Хуҗа абый китү турында уйламады да. Чираттагы килүендә аны Гарәфетдин этеп җибәрмәде, суырып китереп иңбашыннан умырып тешләп алды. Китте кан, Хуҗа абыйның ап-ак күлмәге күзгә күренеп кызара башлады.

— Менә, җәмәгать, нишләтте бит, хайван, — дип кабатлады ул аптыраудан нәрсә әйтергә белмичә

— Берьюлы ике чәнтиендә ике потлы герләр уйната торган Хуҗа абый бит! — диде Дөлкәфил.

Мәтә Гарәфен йөгәнләргә Агмал абый тотынды. Алар дуслар да кебек.

— Әти җиңә аны, бәлки, әле тыңлар да, —диде Дөлкәфил.

Агмал абыйга сүз дә әйттерми Мәтә, тоттырмый да. Әле тегене сугып ега, әле моны. Кеше арасыннан:

— Сиңа да кирәкме? — дип кычкырган тавыш ишетелде, кешеләр чәчелеп китте. Тотарга дип килгән Агмал абыйны, Гарәф абый үзенә тартты һәм аның… борынын тешләде. Хәтта миңа кетердәгән тавыш ишетелгән кебек булды.

— Өч тапкыр район Сабан туеның көрәш батыры бит, — дидем мин, Дөлкәфилгә борылып. Ә малайдан җилләр искән, инде ул әтисенең биленнән барып кочаклаган иде.

Урам уртасында Агмал абый елый:

— Болай да ямьсез генә, шадра гына Агмал идем бит, — дип суза ул, — харап итте Мәтә, хәзер бу борын белән мин кая барыйм, кемгә күреним?

Аны Минеһаҗәр апа белән Дөлкәфил өйгә алып кереп киттеләр, тиздән борынын зур яулык белән бәйләгән Агмал абый койма аша гына тамашаны күзәтә иде. Ә сугыш дәвам итте.

Олы яшьтәге Хуҗа һәм Агмал абыйларны имгәтүгә һәм өмә ашы әзерләтүче Тәхиятулла абыйга кул күтәргәнгә ачулары килгән яшьләр җыйнаулашып Мәтә Гарәфен чорнап алдылар. Хәзер теткәләп бетерәләр сугыш чукмарын! Яшьләр Гарәф абый өстенә өелделәр. Сүгенгән, тавышланган, кырмыска оясы кебек кайнаган өем эченнән мәче җитезлеге белән Мәтә Гарәфе килеп чыкты да, очраган бер кешене сугып ега башлады. Өч тапкыр Мәтәнең өстенә килеп өелде яшьләр, һәм өченчесендә дә кыен ашадылар: күзләре күгәрде, йөзләре имгәнде. Яшьләр кул селтәп тарала башладылар.

Ә урам уртасында берүзе калган Мәтә Гарәфе:

— Барыгызны да егылып, бөгелеп, сыгылып… — дип сүгенүен дәвам итте. Бу аның өмәчеләргә рәхмәте иде.

— Өйләренең куанычы булмас, — диде  Кәримә карчык, — йә ут-мазар чыгар.

Нәкъ шулай булып чыкты да. Шактый еллар үткәч, Гарәф абыйларның ул өйләре янып кара күмергә әйләнгән көнне минем хәтергә кылт итеп мәрхүмә Кәримә карчык әйткән сүзләр төште.

— Куанычы булмас, йә ут-мазар…