Өйдә ятып, акча эшләп буламы?
Соңгы елларда сөйләм теленә «фриланс» дигән матур сүз килеп керде. Кыскача гына әйткәндә, бу Интернет аркылы өй шартларында эшләү дигәнне аңлата.
Фриланс юнәлешен яшьләр дә, декрет ялында утыручы әниләр дә, хәтта лаеклы ялга чыккан апа-абыйлар да сайлый. Менеджер, ИТ-компанияләр хезмәткәре, социаль челтәрләрне алып бару, текстлар язу — Интернетта теләгән һөнәрне табып була. Тик барысы да шулай җиңел һәм рәхәт микән? 2 елдан артык фрилансер булып эшләүче Марат Хәмидуллин үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул барлык уңай һәм тискәре якларын яхшы белә.
«Мәсәлән, офиста синең үз бүлмәң бар, эшкә билгеләнгән вакытка киләсең. Көн дәвамында ниндидер сорауларың туа икән, хезмәттәшеңнән тиз генә сорап, кыска вакыт эчендә бу эшне башкарып куярга була. Ә өйдә эшләгәндә, хезмәттәшләрең белән онлайн аралашырга, мөһим әйберне сорагач та, күпмедер вакыт көтәргә кирәк. Ә ул хәтта җавап та бирмәскә мөмкин. Бөтен җаваплылык та тулысынча бары тик синең өстеңдә. Күпләр өчен бу авырлыклар тудыра. Иң беренче, үз-үзеңә эш сәгатеңне төзергә кирәк. Сатып алучыларны да, сиңа эш тәкъдим итүчеләрне дә үзең эзлисең. Әле үз-үзеңә хисапчы да була белергә кирәк. Хәтта принтердагы кәгазең бармы юкмы, анысын да бары тик син генә контрольдә тотасың», – ди ул. Өйдән генә эшләүнең тагын бер кимчелеге – сәламәтлеккә зыян килә. Марат хәрәкәтләнүнең аз булуына басым ясый: «Әгәр дә синең эш урының бар икән, офиска җыенып бару да ниндидер бер хәрәкәт була. Ә өйдә алай түгел, хәрәкәт кими. Бу сәламәтлеккә, гомуми халәткә бик нык йогынты ясый. Син компьютер каршында ашыйсың, гел утырып торасың, арыганлык барлыкка килә. Хәрәкәт җитмәгәч, тазара да башлыйсың. Телисең икән, көндезге вакытта йоклап та алсың. Шуңа күрә төнге йокы бозыла».
Тик шулай да фрилансер булуның уңай яклары да бар. Мәсәлән, юлга акча һәм вакыт сарыф ителми. Эш таләпләренә туры килә торган кием дә алырга кирәкми. Кыскасы, син үз-үзеңә хуҗа. «Өйдә эшләгәндә, тынычрак. Чит кешеләр, кемнеңдер сөйләшүләре комачауламый. Җыелышларга әзерләнәсе, аларда көне буе утырасы да юк. Өйдә син үзеңә-үзең җитәкче», – диде әңгәмәдәшем. Ә иң мөһиме, өйдән берничә оешмага эшләргә мөмкин. Димәк, хезмәт хакың да югарырак булачак. Белгечләр әйтүенчә, читтән торып эшләү, аеруча веб-дизайнер, ИТ-хезмәткәрләр, төрле текстлар яза белүчеләр, репетитор кебек һөнәр ияләренә уңайлы икән.
«Өйдән генә эшләүгә ничек карыйсың?»
Рамилә, 18 яшь: «Бик уңайлы, җайлы һәм заманча дип уйлыйм. Аеруча бу зур мегаполисларда яшәүчеләргә кагыла. Чөнки шәһәрнең бер башыннан икенче башына кадәр барып җиткәнче, бик күп вакытыңны юлда уздырырга туры килә. Ә өйдә компьютер, Интернет бар икән, эшеңне тиз генә башкарырга мөмкин».
Артур, 23 яшь: «Һөнәреңә карап, эшләү тәртибен дә билгелисеңдер инде ул. Өйдә эшләү ул язучыларга, компьютерда ниндидер программа ясаучыларга бара торгандыр, бәлки. Мин, мәсәлән, киләчәктә табиб булачакмын. Әлбәттә, өйдә утырып эшләү мөмкинлегем булмаячак».
Зилә, 21 яшь: «Эш тәкъдим итүче ышанычлы икән, белгән өлкәңдә үз көчеңне сынап карарга була. Шулай ук син үзең дә йөкләнгән эшне җаваплы итеп башкарырга тиеш».