Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Өйдә кем хуҗа?
24.04.2014

Өйдә кем хуҗа?


Көнбатыш иллә­рендә бу со­рауны кую бөтенләй мәгъ­нәсез булып тора. Алар өчен ир һәм ха­тын сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итүче тигез хокуклы бизнес-партнерлар кебек кенә булып калалар. Бездә дә шуңа әйләнеп баруы күз алдында.
Әлбәттә, хатын-кыз­ла­ры­бызның хуҗа тәхетенә үрмәләүләрендә без ирләрнең дә өлеше зур. “Изге урын буш тормас”, — диләр. Әгәр ир атналар буе кайдадыр эчеп йөрсә яки сау-сәламәт булып көннәрен диван өстендә үткәрсә, эшкә йөрисе, гаиләсен тәэмин итәсе килмәсә, хатынга нишләргә? Ай саен утына-газына түләү кәгазьләре килә. Өстәвенә балалар ашарга сорый, аларны да карарга кирәк. Хәсрәт ирнең дә диванда ач карынга ятасы килми… Ничарадан-бичара хатын-кызга гаилә иярен үзенең нәзек җилкәләренә салырга һәм арбаны үзенә тартырга туры килә.
Кайберәүләр ирнең ху­җа булуын шулайрак күзаллыйлар: ир — гаиләсен әсирлектә тотып, башкаларга суларга да, як-якка карарга да ирек бирмәүче явыз патша. Ә хатын — көн-төн башын күтәрми иренә хезмәт итүче мескен кол. Аның авызын ачып сүз әйтергә дә, үз фикерен белдерергә дә хакы юк. Мондый мисаллар да тормышта аз түгел.
Шулай итеп, күпме гаиләләрнең көймәсе уртадан йөзәсе урында, ярның бер ягыннан икенчесенә бәргәләнә. Шуңа күрә дин гаиләдә ир хуҗа дип әйткән икән, ул аны дөрес итеп аңларга һәм алтын урталыкны табарга өйрәтә. Буыннар алышынып, кешеләрнең уй-фикерләре үзгәрсә дә, Аллаһ куйган канун искерми, ул һәрвакыт камил һәм мөһим булып кала. Иманлы гаиләләр шушы хикмәтле канунны үз үрнәкләрендә бөтен дөньяга күрсәтергә тиешләр.
Гаиләдә ир белән хатынның урыннарын Аллаһы Тәгалә “Ниса” сүрәсендә Үзе билгеләде: “Ирләр-хатыннар өстеннән карап, кайгыртып торучылар”. Әмма, кем соң ул хуҗа һәм ни сәбәпле, Аллаһ гаилә дилбегәсен иргә тоттырды? Аллаһ кешеләрне төрле дәрәҗә­ләрдә яратты. Берәүгә байлыкта, икенчегә саулыкта, өченчегә бала-оныкта өстенлек бирде. Шулай итеп, бер өлкәдә ир, икенче өлкәдә хатын-кыз өстен булырга мөмкин. Гаилә хуҗасына килгәндә, Аллаһ бу урында өстенлекне ир затына бирде. Иргә гаиләсен карау, кайгырту өчен өчен физик яктан көчлерәк тән, салкын караш насыйп итте, ирләрнең холыклары да корырак, алар хискә әзрәк бирелүчән булды. Аерылу-талак та шәригатьтә ир кулында. Балалар да атаның фамилиясен йөртә, атасының исеме белән чакырыл. “Ни өчен шәригатьтә талакны ир генә әйтә ала?” — дигән сорауны еш бирәләр. Моңа бер абыстай шулкадәр төгәл итеп җавап биргән иде: “Әгәр безгә дә талак әйтергә яраса, без аны көненә әллә ничәне әйтер идек. Ярый әле ярамый, гаиләләребез җимерелеп бетәр иде”, — диде.
Гаиләдә, илдә, армия башында ир затының булуы, аның бар җирдә дә хатын-кыздан өстен булуын күрсәтми. Аллаһ бер мәйданда өстенлекне иргә, икенчесендә хатын-кызга бирде. Ир күпме генә тырышса да, бала таба алмый. Җир өстендә булган иң зур дәрәҗәләрнең берсе ана булу кешелек тарихында бер иргә дә татымады һәм татымас. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез янына бер кеше килеп: «Минем яхшылыгыма иң лаек булган кеше кем?» — дип сорагач, ул: «Әниең», — дип җавап бирә. Теге кеше: «Соңра кем?» — дигәч, Пәйгамбәребез: «Әниең!» — ди. Сорауны өч тапкыр кабатласа да, җавап шул ук була. Дүртенче мәртәбә сораганнан соң, Пәйгамбәребез: «Әтиең», — дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Бала тәрбиясе, киләсе буынны тәрбияләү вазифасында да ир хатын-кызга тиң түгел. Чөнки, балага ана биргән тәрбияне әти бирә алмый. Хуҗа, иң элек, үз ху­җалыгын кайгыртырга тиеш. Пәйгамбәребез: “Һәрберегез көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы” , — диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Дин буенча гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту, иң элек, ир вазифасы булып тора. Хатын-кыз ничек баламны ашатыйм, каян акча табыйм, дип, чәч-баш туздырып, күз тондырып чабарга тиеш түгел. Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазифалар өчен ирдән сораячак. Хатын-кыз исә иренә ярдәм итүче. Шуңа күрә муенына гаилә иярен кигән ир-ат гаилә арбасын тартырга да тартырга тиеш. Менә шул вакытта ир заты чын ир һәм хуҗа, андыйның башына таҗны да, кулына пультны да тоттырырга була.
Арбаны тарту җиңел эш түгел, бигрәк тә арбадагыларның саны арт­кан саен. Ләкин бу урында күңелендә иманы булган, гаиләсенә ихласлык белән хезмәт итүче иргә зур сөенеч бар. Аллаһ каршында ирнең хәләл гаиләсе өчен кылган һәр хезмәте, маңгаеннан тамган һәр тир тамчысы изге сәдакадан китә. Пәйгамбәребез: “Динарны (алтын тәңкә) Аллаһ юлында тотарга була, кол азат итүдә, мескенгә сәдака итеп бирергә һәм гаиләңә сарыф итәргә мөмкин. Иң саваплысы — гаиләңә тотылганы”, — диде (Мөслим риваяте).
Кызганыч, бүген ир исемен йөртүче күп затлар үз гаиләләрен матди яктан кайгырта алмыйлар. Замананы сүгәләр, тормыш авыр, хөкүмәт әшәке, патшалар гаепле… Әлбәттә, синең гаиләңне, беренче чиратта, патша да, хөкүмәт тә кайгыртырга тиеш түгел. Элгәре заманнарда хәзерге кебек уңайлы машинасы да, сәфәр чыгарга юлы да булмаган. Хәзерге кебек мең зар белән берне түгел, 6-7 бала үстергәннәр. Әбиләребезгә: “ Зинһар, тагын берне генә тап инде, 400 мең акча бирер идек”, — дип тә әйтмәгәннәр… Аталар ат җигеп җир сөргәннәр, урман кисеп йорт күтәргәннәр, утын белән өй җылытканнар. Әниләр мичкә ягып ипи салганнар, елгада кер чайкаганнар. Балага гипоаллергенный пам­персы, юындырырга җылы суы түгел, кидертергә ыштаны да булмаган… Ий, Раббым, шул әти-әниләребездән, әби-бабайларыбыздан разый бул. Урыннарын җәннәттә кыл. Амин.

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.