Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Өзелгән җыр эзләреннән” рәсем конкурсының җиңүчеләре билгеле булды — Итоги конкурса рисунков
25.02.2021

“Өзелгән җыр эзләреннән” рәсем конкурсының җиңүчеләре билгеле булды — Итоги конкурса рисунков

19 февральдә “Яңарыш” газетасы редакциясендә  “Өзелгән җыр эзләреннән” исемле рәсем конкурсына йомгак ясалды. Бәйге Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган иде.

Конкурска Удмуртиянең Балезино, Юкамен районнарыннан, Можга, Ижау шәһәрләреннән 179 рәсем килде. Катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре дә бар.

Укучылар Муса Җәлилнең иҗаты белән кызыксыналар икән. Алар шагыйрьнең күп төрле әсәрләренә иллюстрация ясаганнар. Шулай да күпчелек “Кызыл ромашка” шигыренә өстенлек биргән. Иң күп рәсемнәрне 11-14 яшьлек укучылар юллаган.

Рәсемнәргә яшь төркемнәренә бүлеп бәя бирелде.

I төркем – 6-7 яшь

I урын – Кира Петрова, (Можга шәһәре, 14 нче мәктәп);

II урын – Айсель Габидуллина, (Ижау шәһәре, 8нче мәктәп);

II урын – Камилла Ибраһимова,  (Можга шәһәре);

II урын –Мәликә Ильясова, (Можга шәһәре ),

III урын – Аделина Касимова, (Балезино районы Кистем авылы);

II төркем — 8-10 яшь

I урын – Елизавета Пушина, (Ижау шәһәре, 10 нчы мәктәп);

II урын – Алия Абашева, (Юкамен районы Палагай авылы);

III урын –Наталья Винер, (Ижау шәһәре, 45 нче мәктәп).

III төркем — 11-14 яшь

I урын – Таисия Масленникова, (Ижау шәһәре, 89 нчы мәктәп);

I урын – Анастасия Александрова, (Ижау шәһәре, 51 нче мәктәп);

II урын – Виктория Пушина, (Ижау шәһәре, 10 нчы мәктәп);

II урын – Полина Колесникова, (Можга шәһәре, 1 нче мәктәп);

III урын –Екатерина Трубицына, (Ижау шәһәре, 20 нче мәктәп).

IV төркем – 15-18 яшь

II урын – Анна Кривенкова, (Ижау шәһәре, 5 нче мәктәп);

III урын –Аделина Ямалиева, (Ижау шәһәре, Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназия).

Катнашучылар һәм җиңүчеләргә дипломнар , истәлекле бүләкләр тапшырылачак.