Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Өе барның – көе бар
7.08.2013

Өе барның – көе бар

Удмуртия Республикасы Президенты яшьләр белән булган бер очрашуында: “Яшь гаиләләргә торак” программасы ничәнче елга кадәр эшләячәк?” — дигән сорауга, “Яшь гаиләләргә кагылышлы торак мәсьәләсе тулысынча хәл ителеп бетмәгәндә, бу программа эшләячәк әле”, — дип җавап биргән иде.

Дөрестән дә, шундый изге максат белән республикабызда “Яшь гаиләләргә торак” программасы инде бишенче ел эшли. Шушы вакыт эчендә аның нигезендә 4500 пар тораклы булды. 2013 ел азагына тагын 1000 гаиләдә өй туе көтелә. 2009 елдан алып яшь гаиләләр өчен 61 торак йорт төзелүе, әлеге йортлардагы фатирларның хаклары базар бәяләреннән 15%ка түбәнрәк булуы, еллык кредит ставкасының 5%ны тәшкил итүе, чыннан да, яшь гаиләләрнең хәленә кереп, уңай шартлар тудырылуы турында сөйли. Әлеге программа республика бюджетына да кыенлыклар тудырмыйча калмый. Бу программа эшләү дәвамында аны финанслауга республика бюджетыннан 850 млн сум акча бүленгән.

Ләкин республика җитәкчеләре яшь гаиләләрне тораклы итү максатында ныклы тора. 2009 елларга караганда, ташламалы кредит тәкъдим итүнең шартлары да күпкә йомшарды. Әледән-әле гаиләләрнең хәленә кереп, мөмкинлекләрне киңрәк ачу юнәлешендә эшлиләр. Мисал өчен, гаиләләрнең яшенә карата таләпләр үзгәрде. Элек ир белән хатын 35 яшькә кадәр булган очракта гына ташламалы кредит алу мөмкинлегенә ия булса, хәзер исә гаилә башлыкларының берсенең дә 36 яшькә кадәрле булуы җитә. Программа эшли башлаганда гаилә әгъзаларының бюджет урынында эшләве соралса, хәзер исә бар тармакта эшләүче яшь гаиләләр дә программада катнаша ала. Хәтта бу программа аша ялгыз бала тәрбияләүче 36 яшькә кадәр булган аналар да дә торак мәсьәләсен хәл итә ала.

Ә торак белән яшь гаиләләрне тәэмин итүдә катнашучы төзелеш кампанияләренә килгәндә, киресенчә, аларга карата таләпләр үскәннән-үсә бара. Әйтик, баштагы елларда төзелеш кампанияләре “Яшь гаиләләргә торак” программасында үз теләкләре белән генә катнашса, хәзер аларга бу программа кысаларында торак йортлар җиткерү мәҗбүри булып тора. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк: бүгенге вакытта республикабыздагы “ФГУП ГУССТ №8 Россия махсус төзелеше”, “Аспэк-Домстрой”, “Комплекс-Строй”, “Уралдомстрой”, “Титан-Инвестстрой”, “Спектра, “Автозаводские-2”, “Недвижимость”, «Смальта», «СК» Октант”, “Новый дом” “Развитие” төзелеш компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, “Линекс”, “Ресурс” ябык акционерлык җәмгыятьләре “Яшь гаиләләргә торак” программасы буенча йортлар төзелешендә катнаша.

Удмуртия Президенты Александр Волков “Яшь гаиләләргә торак” программасының эшчәнлеге нәтиҗәле булуны саннар белән күрсәтә: “ Узган елда республикабызда 23400 бала дөньяга килгән. Бу сан илебездә туучылар саны югары булган 1990нчы елларга тиң. Килешерсез дип уйлыйм: мөмкинлекләрсез, авыр яшәү шартларында бер гаиләнең дә бәби табасы килмәс иде. Идел буе федераль округында туучылар саны буенча республикабызның беренче урында булуы торак мәсьәләсенә кайгыртучанлык белән каравыбызның нәтиҗәседер”, — ди ул.

Әйе, гаилә корып яши башлаган парлар өчен иң беренче җитди мәсьәлә – торак. Дәүләт үзе бу мәсьәләне кайгыртып торганда, гаиләне бәхетле итү күпкә җиңелрәк.