Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Өе барның – көе бар
21.09.2012

Өе барның – көе бар

Бу татар халык мәкалендә дөреслек ярылып ята. Яшь парларга гаилә учагын кабызып җибәрү өчен шарт – бер түбә астында яшәү кирәк. Үз почмагың булганда гына күңелең көр, тыныч була. Балалар үстерергә шартлар барлыкка килә. Ләкин өйләнешү белән торак сатып алу бар гаиләләрнең дә хәленнән килми. Кайберәүләр торак мәсьәләсен банктан ипотека кредиты алып хәл итә. Әмма кредит процентлары зур булуы, әле гаилә корып яши генә башлаган парлар өчен авырга туры килә. Алар бу кредитны түләү өчен бар табышларын аны түләргә сарыф итәргә тиеш була.

Сөенечкә каршы, Удмуртиядә берничә ел рәттән “Яшь гаиләләргә — торак” дип аталган Президент программасы эшли. Әлеге программада катнашып, торак мәсьәләсен уңышлы хәл итүче гаиләләр артканнан-арта бара.

11 сентябрьдә Ижауда УР Президенты Александр Волковның “Яшь гаиләләргә — торак” программасы буенча төзелгән яңа йортның яшь хуҗаларына тантаналы рәвештә ачкыч тапшыру чарасында катнашырга туры килде миңа. “Восточный” 8 микрорайоны Берш урамында урнашкан әлеге йорт 2011 елда төзелә башлаган. Бу 10 катлы йорттагы 160 фатирның 128е программа буенча яшь гаиләләр сатып алу өчен төзелгән. Фатир ялт итеп тора, кер дә утыр. Өй алдында балалар уйнау өчен матур итеп мәйданчык та төзелгән.

Йортны ачу тантанасында УР Президенты Александр Волков, шәһәр хакимияте, УР төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте вәкилләре, ООО “АСПЭК” җитәкчеләре катнашты.

Үзенең тәбрикләвендә Александр Волков республикабызда яшьләрнең торак мәсьәләләрен кайгыртучы мондый программаның күпләр өчен зур терәк булуы хакында әйтеп үтте. “Удмуртия Хөкүмәте һәм Россия Сбербанкы арасында төзелгән килешү буенча яшь гаиләләргә 5% белән кредит бирелә. Банк куйган процент белән 5% арасындагы аерма регион бюджетыннан түләнә. Илебездә мондый программаның бер җирдә дә аналоглары юк. Мин үз чыгышларымда бу турыда еш телгә алам, нишлисең күңелле әйберләр хакында кабатлау да күңелле шул”, — дип сөйләп үтте. Республика башлыгы сњзләреннән књренгәнчә, быел бу программа 350 миллион сумга төшәчәк. Иң әһәмиятлесе: бу программа ярдәмендә 3 ел эчендә 5 меңгә якын яшь гаилә үзләренең торак мәсьәләсен хәл итә алуы. Яңа елга тагын берничә шушындый йорт тапшырылачак һәм йөзләгән яшь пар бәйрәмне яңа фатирларда каршылаячак. Быел бу программа узган елны кредит алу өчен гариза язган күпбалалы гаиләләр өчен эшләячәк. Документлар џаман кабул ителә. Әлеге программа нигезендә киләсе елда тагын 1000 яшь гаилә фатирлы булачак икән.

Яшьләргә гаилә корып, балалар үстерү өчен шартлар тудыру игътибар үзәгендә булуын ассызыклап, Александр Волков балалар бакчалары хакында да әйтеп үтте. “3 яшьтән зуррак булган балаларны бакчалар белән тәэмин итү максатын без куелган сроклардан 3 елга иртәрәк хәл иттек. Хәзер исә ясле төркемнәре буенча эш башланды”, — дип, яшь парлар белән сөенечле хәбәрне уртаклашты ул.

Кызыл тасмаларны кисеп, йорт эченә аяк атлаганнан соң, әлеге йорттан фатир сатып алган бер яшь гаилә Президентны үзләренә кунакка чакырды. 10 һәм 3 яшьлек уллары булган Борисовлар гаиләсе иде ул. Алар моңа кадәр 3 бүлмәле фатирда 3 гаилә бергә яшәгәннәр. “Үзебезнең фатирыбыз булуына әле һаман ышанып бетмибез!” — ди хуҗабикә. Чәй табынында уллары Антон алдан әзерләгән шигырен сөйләде, гаилә башлыгы Президентның автографын алды. Яшь гаиләнең яңа йорт каршында төшкән фотосурәткә Ул: “Яңа фатирда бәхетле гомер итегез!” — дигән теләк язды.

Әйе, үз фатирыңны сатып алу — олы бәхет булса, тату, күркәм гомер итү, балалар тәрбияләү һәр гаиләнең изге бурычы ул.

Элмира Нигъмәтҗан