Ашыгыч ярдәм күрсәтә беләсеңме?
… Узган язда булган вакыйга бүгенгедәй хәтердә. Җәмәгать транспортында эшкә барган чак иде ул. Башымда мең төрле уйлар кайный. Янәшәмдә утырган ханым гына, көннең яңа башлануына карамастан, никтер көр күренми, башын утыргычның аркасына салган да йоклап бара. Бара торгач, минем җилкәмә башын салды. “Бу нинди хәл соң, нормаль кешеме ул, әллә эчкәнме?” — дип борылып карыйм дисәм, гәүдәмне кузгатуга авып ук китте. Чак тотып калдым. Баксаң, ул аңын югалткан булган. Аңа ничек ярдәм күрсәтергә белмичә, коелып төштем. “Ярдәм итегез!” Куркуымнан авызымнан иң беренче чыккан сүз шул булды. Кызганычка каршы, янәшәдәгеләр дә ничек ярдәм итәргә белмәделәр. Кондуктор йөгереп килеп, тәрәзәне ачты. Ханым, шушы урында аңына килеп, башын күтәрде.
Кичен өйгә кайткач, бу вакыйга турында иремә сөйләдем. Үземнең бернинди ярдәм күрсәтә алмыйча аптырап калганым турында әйткәч, ул: “Шулай бит ул, ничә тапкыр искәргәнем бар, авырып егылган кешегә тиз генә беркем дә ярдәмгә ашыкмый. “Ах, ух”, — дип таптанып тик торалар, әле яныңа ук килеп басып комачаулыйлар”, — диде. Хезмәте буенча тәҗрибәсе булгач, аның минем алдымда эпилепсиядән егылган яшүсмер малайга да, йөкле хатын-кызга да ярдәм иткәне булды. Тик без һәрберебез дә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер түгелбез. Телефон аша ашыгыч ярдәм чакыртудан ары уза алмыйбыз. Ә медицина хезмәткәрләре килгәнче күпме вакыт үтә!
17 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау транспорт полициясе бүлеге гадәттән тыш хәлләр вакытында кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча шәхси состав өчен дәрес оештырды. Бу чараның темасын ишетү белән, катнашу теләге белдердем. Һәркем кирәк вакытта кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш дип саныйм.
Дәрес Горький тимер юлының Ижау төбәгендәге укыту-тренировка үзәгендә инструктор җитәкчелегендә һәм махсус тренажерлар кулланып узды. Анда полиция хезмәткәрләре белән беррәттән мин дә ясалма сулыш һәм йөрәк массажын дөрес ясарга, шулай ук яраны бәйләргә, жгут салырга һәм башка беренче ярдәм күрсәтү тәртибенә өйрәндем. Зыян күрүченең хәлен, алынган травманың төрен, медицина хезмәткәрләре килгәнче ярдәм күрсәткәндә нинди гамәлләр кылырга кирәклеген, балаларга һәм сабыйларга беренче ярдәм күрсәтү үзенчәлекләрен билгеләү буенча теоретик мәсьәләләрне карадык.
Транспорт полициясе Иҗтимагый советы вәкиле, Горький тимер юлының Ижау төбәге куркынычсызлык хезмәте башлыгы,ә кайчандыр Ижау шәһәре штаб начальнигы булып эшләгән Сергей Агиев. Әлеге чарага нәтиҗә ясап, зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады. “Әгәр хезмәткәр кирәкле ярдәмне күрсәтмәсә, ул җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре беренче чиратта һәлакәт урынында кала. Кешеләрнең гомере аларның сыйфатлы һәм үз вакытында беренче ярдәм күрсәтү сәләтенә бәйле. Шуңа күрә бу чарага җаваплы карагыз, игътибарлы булыгыз!» — диде Сергей Агиев. Шулай ук ул, Иҗтимагый совет әгъзасы буларак, полиция хезмәткәрләре өчен зыян күрүчеләргә беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча зачетлар системасын кертү тәкъдиме белән чыкты.
Дәрес ахырында очрашуда катнашучылар өчен уку үзәге буенча экскурсия үткәрелде. Төрле укыту класслары белән таныштык. Локомотив машинистының махсус тренажер комплексларында булып, тренажерда гына булса да, әмма нәкъ чынбарлыктагы кебек поезд йөртеп карадык. Локомотивның тормоз юлы йөз метрга сузылуы турында күп тапкыр ишеткәнем бар. Тик тренажерда рычаглар артында утырып, экранда син үтәсе юл участогын күргәч, башлар әйләнә. Юлыңны кисеп, КамАЗ яки берәр кеше килеп чыга, инструктор тормозга басарга күрсәтмә бирә, син ул кушканча шунда ук тиешле рычагка бассаң да, поезд һаман бара да бара… Тренажерда шөгыльләнеп карагач, тимер юлда йөрү, теләсә кайсы урында аның аша чыгу ни өчен тыелганын ачыграк төшенәсең. Имин һәм сәламәт булырга язсын һәммәбезгә!
Элмира Нигъмәтҗан.