Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ә сез «Пушкин картасы»н алдыгызмы?
11.09.2021

Ә сез «Пушкин картасы»н алдыгызмы?

1 сентябрьдән илебездә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә кертелде. Ул 14-22 яшьлек рос­сиялеләргә юнәлдерелгән, чөнки нәкъ шушы яшьтәгеләр мәдәни тормышка иң аз тартылган катлам. Моның сәбәпләре күптөрле. Мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының әлеге чорда БДИ тапшырулары да, аннан югары уку йортына укырга керүләре… Мондый вакытта мәдәни мәнфәгатьләр арткарак калып тора. Бүгенге көндә программага 85 төбәктән 1354 мәдәният учреждениесе кушылды, шуларның 23е – Удмуртиядә.

 

 

“Пушкин картасы” нәрсә ул?

«Пушкин картасы» — Россия Президенты Владимир Путин инициа­тивасы белән илнең барлык төбәк­ләрендә 1 сентябрьдән старт алган проект. Әлеге программа ярдәмендә яшьләр дәүләт хисабына төрле мәдәни чараларга йөри алачаклар. Ягъни, кулларында әлеге карта булганнар төрле экскурсияләргә, концертларга, театр­ларга барырга мөмкиннәр.

Картаны кемнәр һәм ничек ала алалар?

Аннан 14 яшьтән 22 яшькә ка­дәрге яшь кешеләр файдалана ала. Карта алу өчен “Дәүләт хезмәтләре порталы»ның «Мәдәният» кушымтасында теркәлергә кирәк. Әлеге кушымта аша картаны электрон рәвештә яки гадәти пластик карта итеп «Почта банк» аша алырга мөмкин булачак. Картага 2021 ел ахырына кадәр 3000 сум, 2022 елда 5 мең сум акча күчереләчәк. Акчаны музейларга, театрларга һәм концертларга гына тотарга мөмкин. Быел тотылмый калган акча киләсе елга күчерелми. 2022 ел өчен карта белән 1 гыйнвардан файдалана алачаклар.

Билетларны ничек сатып алырга?

Программада катнашачак мәдә­ният учрежденияләре сайтларында «Пушкин картасы» буенча билетлар сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шулай ук мондый мөмкинлек популяр билет сату порталларында да булачак дип вәгъдә итәләр. “Дәүләт хезмәтләре порталы»ның «Мәдәният» кушымтасында һәм “Культура.рф” порталында «Пушкин картасы» бе­лән түләргә мөмкин булган чаралар исемлеге бар.

Кайда барырга мөмкин?

Удмуртиядә 23 мәдәният учреж­дениясе әлеге проектта катнашырга теләк белдергән. Алар арасында: «Лудорвай» архитектура-этнография музей-тыюлыгы, М. Т. Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексы, Удмуртия дәүләт циркы, Удмурт дәүләт филармониясе, Удмурт дәүләт курчак театры, Удмуртия дәүләт рус драма театры, Кузебай Герд исемендәге Милли музей, “Иднакар” музей-тыюлыгы, Глазовтагы “Россия” мәдәният үзәге, Якшур-Бодьяда мәгълүмати-мәдәни үзәк, Воткинскиның тарих һәм мәдәният музее, «Парафраз» Глазов драма театры, Сарапул драма театры, Можга шәһәрендәге «Яктылык» мәдәни-спорт комплексы, Сарапул шәһәренең «Точка» балалар театры мәктәбе, Можга тарихи һәм туган якны өйрәнү музее һ. б.