Әхтәм Чугалаев: «Безнең бурыч – әхлаклы балалар әзерләү»
Без һәркайсыбыз татар халкының мәдәниятен, телен саклап калуга һәм үстерүгә үз өлешебезне кертәбез. Бу эштә Хөкүмәт, депутатлар һәм Татарстан Республикасы Президентының роле бик зур. Без, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар, мәгариф хезмәткәрләре, Татарстанның татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерүне кайгыртуын тоябыз.
Лицейга, беренче татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезхан исеме бирелде. Бу лицейның үзенчәлеге шунда, ул ата-аналар нияте белән барлыкка килде. Һәр шәһәрдә дини инанулары аркасында үз балаларын гомуми белем бирүче гадәти мәктәптә укытмаска омтылучы гаиләләр бар, бу баланың тормышка яраклашуына, җәмгыятьтә интеграцияләшүендә билгеле бер кыенлыклар тудыра. 2010 елда миңа мондый ата-аналар, үз балалары өчен мәктәптә билгеле бер шартлар тудырып укытуны оештыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Шул ата-аналар арасында кайчандыр мин сыйныф җитәкчесе булган, чыгарылыш сыйныф укучысы да бар иде. Без мәктәптә укытудан тыш, баланың тормышка яраклашуы, күмәк эш күнекмәләрен һәм осталыкларын формалаштыру, җәмгыятьтә яши белү дигән темаларга озак сөйләштек. Бу моннан 11 ел элек булды. Нәкъ менә шул вакытта ата-аналар берләшеп, үз балаларын укыту өчен мәктәп бинасын төзергә дигән карарга килделәр һәм бу бинада дәүләт мәгариф стандартлары буенча укыту процессын оештыру тәкъдиме белән чыктылар. Бу ниятне Удмуртия Республикасы мөфтияте дә хуплады. Шулай итеп, безнең мәктәпнең өченче уку корпусы барлыкка килде. Тора-бара ата-аналар мондый мәктәп кирәк дип ышандырып, бу эшкә инвесторларны җәлеп иттеләр һәм тагын бер уку корпусы төзелде. Шулай итеп, 1-9 нчы сыйныфларда уку процессын оештыру өчен тагын бер уку корпусы барлыкка килде.
Лицей баланы татар, инглиз һәм гарәп телләренә өйрәтү аша үзара һәм мәдәниара хезмәттәшлек процессында катнашуга әзерли. Чит тел мәдәниятен кабул итү процессы баланың эчке дөньясын баету аша бара, телләрне өйрәнү мәктәп укучыларына башка культураларны аңларга ярдәм итә. Элек татарлар гарәп телендә укый һәм яза белсәләр дә, Советлар Союзының атеистик сәясәте бу гадәтне тарих битләрендә генә саклап калган. Бүгенге көндә Ислам үз позицияләрен кайтара, мөселманнар арасында гарәп телен өйрәнү тагын да популярлаша. Гарәп теле Россиянең Якын Көнчыгыш илләре белән икътисади, сәяси һәм мәдәни-дини хезмәттәшлек шартларында мәдәниара аралашу теленә әверелеп бара. Лицей укучыларының составы күпмилләтле. Алар арасында 70% татарлар, 20% төрки теллеләр, 10% иран һәм славян теле вәкилләре. Татар теле Хөсәен Фәезхан исемендәге лицейның уку планы өлешенә кертелгән фән булып тора. Балаларны татар теленә өйрәтү 2-9 нчы сыйныфларда алып барыла. Күптелле балаларны татар теленә өйрәтү аеруча авыр эш — укытучыдан киңкырлы белем, сабырлык таләп итә. Татар телен укыту укучыларга, шул исәптән, туган телен белмәүче татар балаларына, чит тел укыту методикасы буенча алып барыла. Лицейның барлык укучылары арасында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре татар телен үзләштерергә, сөйләшергә һәм аңларга теләкләре барлыгын күрсәтте. Татар телен чит тел буларак укытуда коммуникатив принцип төп роль уйный: чөнки телне укытуның төп бурычы — укучы бу телдә ирекле аралаша, дөрес сөйләшә белергә тиеш. «Күпме тел белсәм, шулхәтле баерак булам», — ди халык мәкале.
Лицейда укытучылар, өстәмә белем бирү мөгалимнәре, ашханә хезмәткәрләре һәм техник персонал, нигездә, татарлар. Шуңа күрә татар телендә аралашу табигый күренеш. Бу безнең тарафтан хуплана һәм һәртөрле ярдәм күрсәтелә. Шулай итеп, татар телен өйрәнүдә иң мөһиме, мохит булдырыла. Лицейда тәрбия эше кысаларында тел буенча күнекмәләрне ныгыту чаралары үткәрелә: ел саен татар һәм башка тел атналыклары, укучылар татар телендә генә аралаша торган тәнәфесләр, табышмаклар әйтешү, татар язучыларының юбилейларына багышланган әдәби укулар. Каникулларда спорт җыеннары үткәрелә, анда барысы да туган телдә аралашалар.
Татар теле мохитен булдыруда республиканың иҗтимагый оешмалары белән нәтиҗәле эш алып барабыз. Болар — Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, республиканың татар иҗтимагый үзәге, «Яңарыш» газетасы редакциясе һәм татар телевидениесе.
Мәктәптә эшләүче һәр укытучы дәресләрдә балалар тарафыннан кәрәзле телефоннарны куллану проблемасы белән очраша. Смартфоннарны дәрестә укытучының ярдәмчеләре итеп, татар теле буенча кызыклы биремнәр уйлап табып була икән. Белем бирү платформалары дәресләрдә бушлай тест, сорау алу, дискуссияләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу сервис укытучыга һәр укучы белән, гомумән, сыйныф белән тиз арада элемтә урнаштырырга, кыенлыкларны, материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Безнең комплекста инде 11 ел дистанцион укыту формасы уңышлы кулланыла һәм бу 11 ел дәвамында без татар теленең дистанцион дәресләрен булдыру өстендә эшлибез.
Лицейның бурычы — үз-үзен камилләштерүгә сәләтле, югары рухи сыйфатка ия булган әхлаклы чыгарылыш укучысын әзерләү. “Рухи тәрбия үз һәм чит тел мәдәнияте аша булырга тиеш”, — дигән күренекле фикер ияләре. Моның өчен «Гармония» мәктәбенең Хөсәен Фәезхан исемендәге лицеенда барлык шартлар да тудырылган. Шул ук вакытта балада толерантлык, чит тел мәдәниятен уңай һәм кызыксынып кабул итү белән беррәттән үз халкыңның мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләү бурычы да үтәлә.
Әхтәм Чугалаев, Ижау шәһәре.