Әхлак тәрбиясе сүздән башлана
Укучым Рафис Мифтаховның әйткән сүзләре кулыма каләм алырга этәрде. Рафис тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Ижау шәһәрендә укуын дәвам итте. Мәктәпне тәмамлагач та, укучым һәрвакыт хәлләрне белешеп торды, каникул вакытларында безнең янга килеп китәргә дә вакыт тапты. Рафисның сүзләре миңа тагын бер кабат уйланырга, сүзнең тәмен, көчен тоярга ярдәм итте.
Беркөнне Рафис коридорда мәктәп директоры белән кызыклы гына әңгәмә корып басып тора. Мин укучымның хәлләрен белдем дә, ашыгып бүлмәгә кереп киттем. Бераздан укучым минем янга йөгереп керде дә: “Раушания Ринатовна, минем сезгә берничә сүз әйтәсем бар. Сез дәресләрегездә һәрвакыт безне кешелекле булырга өйрәттегез. Шушы сыйфат тормышымда бик кирәк булып чыкты. Рәхмәт сезгә!” — диде.
Шул сүзләрне әйтте дә ашыгып чыгып китте. Ә минем бу затлы сүзләрдән соң күңелем тулып китте. Телсез калдым. 27 ел укытучы булып эшләвемнең олы нәтиҗәсен тойдым. Бар җиһанга: “Ишетәсезме, миңа укучым нинди зур бәя бирде?! Мөгаллим өчен моннан да зур хөрмәт була аламы соң?!” — дип кычкырасым килде. Димәк, укытучы үзенең сөйләме, сүз көче, гамәле белән укучыларда тормышта кирәкле булган әхлак сыйфатлары тәрбияли ала.
Үземнең мәктәп елларына әйләнеп кайтыйм әле. Мин башлангыч сыйныфларда укыганда бик иркә кыз булганмын, дәресләремне хәзерләмичә әниемне борчыганмын, бик яхшы да укымаганмын. Әмма 5нче сыйныфка күчкәч, сыйныф җитәкчем Люция Галиевнаның: “Син — сыйныфның командиры. Без сиңа ышанабыз. Син барысын да булдырасың”, — дигән сүзләре миңа мәктәпне ”5”ле билгеләренә һәм Арча педагогика көллиятен кызыл дипломга тәмамларга ярдәм итте. Бу сүзләр мине гомерем буе озата бардылар. Арчада укыганнарым турында яза башлагач, анда 4 ел уку дәверендә алган тормыш сабакларына тукталып үтәсем килә. Болар миңа тормыш дәресе бирердәй сүзләр булды. Беренче курс студенты булганда, курсташыма көнбагыш сорап кулымны сузгач, ул: “Кешегә кулыңны сузма, эшләп ашарга кирәк”, — диде. Мин кулымны кире алдым, аннан соң беркайчан да, үзем булдыра алган әйберне сорап, кешегә кул сузмадым. Икенче вакыйга фатир хуҗасы белән булды. Ул каядыр китте дип, без, кызлар, идәнне юмыйча, иртәгә эшләрбез әле дип, йокларга яттык. Кушкан эшне үтәмәдек. Әмма хуҗа апабыз төнге 11дә өйгә кайтты. Утны яндырып куйды. “Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. Өйрәнгәнегез үзегез өчен, эшләгәнегез минем өчен”, — диде һәм өйне бездән төнлә җыештырып куйдырды. Мин бу сүзләрнең берсенә дә рәнҗемәдем, бүгенге көнгә кадәр алар минем колакта яңгырый. Әмма гомерлек сабак алдым һәм бу сүзләр миндә эшчәнлек, төгәллек, тырышлык сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итте.
Арчадан укытучы һөнәрен алып кайткач, мәктәп директоры Раил Харисов безнең капка төбенә мотоцикл белән килеп туктады: “Сеңелем, әйдә туган мәктәбеңә эшкә кайт. Мин сиңа зур ышанычлар белән улымны тапшырам. Син минем өметемне акларсың, тирән белем бирә торган укытучы булырсың!” — диде. Инде хезмәт юлын башлавыма 27 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Раил абыйга шушы ышанычы, изге теләкләре, көчле рух тәрбияли торган сүзләре өчен гомерем буе рәхмәтле булып калам.
Мәктәптә эшли башлаганчы туганым Рәмзия Гайнетдинова сүзләрен дә үземнең девиз итеп алдым. “Сеңелем, син бик авыр һәм кирәкле һөнәр сайладың. Сиңа бер киңәш бар, аны тотсаң, һәрвакыт хөрмәтле булырсың. Балаларны беркайчан да аерма: баймы, хәерчеме, әтисе исерекме, баланың борыныннан агамы, киеме тишекме — һәммәсен дә бер күр, тигез кара”. Юлымда төрле язмышлы балалар очрады. Әмма аларның һәрберсен тигез күреп яраттым. Бу сыйфат укытучы өчен иң мөһим сыйфатларның берсе булуын эшли-эшли тагын да төшендем.
Минем тормышымда сүзләре, гамәлләре белән үрнәк кешеләр күп булды. Бианам мине дин юлына басарга өндәде. Һәр сүзе белән доганың көчен дәлилләде. “Һәрвакыт дога укы. Күңелеңә авыр булса, иртә-кич укы. Күңелләрең җиңеләеп калыр”, — дип әйтә иде Рабига әби. Бу сүзләре белән ул миндә, минем балаларымда иман, тәүфыйк тәрбияләде. Өлкәннәр сүзе турында язганда, Газизә әбиемнең сүзләрен искә төшермичә булдыра алмыйм. Тормышка чыкканда, әбием мине үзенең янына чакырып алды да: “Кызым, кияүгә чыгу — бик җаваплы эш. Чыксаң, гомерлеккә дип чык. Иң мөһиме — балаларыңны ятим итмә, һәрвакыт әтиле булып үссеннәр. Сабыр бул, ятимлек балаларның күңелен сындыра”, — диде. Тормышымда төрле хәлләр булды, әмма Газизә әбиемнең йөрәгеннән саркып чыккан сүзләре гомер буе мине озатып барды. Авыр булганда сабыр һәм нык булырга өйрәтте.
Тормышымда һәр сүзнең үз урыны, үз тәэсире булды. Әтиемнең соңгы васыять сүзләре дә минем яшәү фәлсәфәмә әйләнде. “Балаларым, әниемнең сүзләрен сезгә дә әйтеп калдырасым килә. Таш белән атканга аш белән атыгыз. Сез яхшылык эшләдегез дип, алар да яхшылык эшли башларлар”, — диде ул. Әтием шушы сүзләрен әйткәндә, авырып, урын өстендә ята иде. Без ул терелгәч, китап язарга тиеш идек. Ә бу сүзләр китапның кереш сүзләре итеп язылган иде. Әтиемнең сүзләре, һәр гамәле, яшәгән тормышы мине бары тик яхшылыкка өйрәтте. Мин аның яхшы гамәлләрен дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм. Менә гади генә булып тоелган сүзләрнең шәхес тәрбияләүдә нинди мөһим булуын үземнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып дәлилләдем сыман.
Мин үзем сүзнең һәр авазын, яңгырашын, көчен тоеп яшим. Әсәрләр укыганда тирән мәгънәгә ия булган сүзләрне теркәп барам. Яхшы сүзләр, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр кеше күңелендә озак саклана. Лена Шакирҗан сүзләре белән әйткәндә: “Хәзер мин сүзләрне бөтен күзәнәкләрем белән тоям, күрәм. Күтәреп булмаслык авыр, шыксыз һәм иләмсез сүзләр булган кебек, җиңел, ипле сүзләр дә була. Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала. Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке һәм һәммәбезнеке дә. Һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы. Бу дөньяда изге, якты сүзләр белән дус-тату булып яшәсәң иде! Сүзләр кешегә һава белән су, икмәк белән тоз, кояш белән мәхәббәт кебек кирәк. Сүздән башка тел дә, халык та юк. Яхшы сүзләр бөтен кешегә дә кирәк, яман сүзләр беркемгә дә кирәкми”.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: әхлак тәрбиясе дә сүздән башка була алмый. Сүзнең көчен, тәэсирен тоеп куллану гына мөһим.
Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.