Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


11.04.2013

Әфган

(Әфганчы энеләрем Гамил белән Илдуска багышлыйм)

Әфганстан, Әфган — таулар, ташлар иле…

Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җиле.

Кыяларың, бәлки, кемнәргәдергүзәл.

Миңа гүзәл түгел! Түзәм, барытүзәм…

Син мине көтмәдең, чакырмадың,беләм.

Мин дә үзем түгел, ил кушкангакиләм.

Боерыкны солдат тикшермичәүтәр…

Туган илдә мине газиз әнкәм көтә.

Әмер язган түрә монда киләмени?

Сезнең – яшьне, безнең канныкүрәмени?

Әфган туфрагына тамган яшькемнеке?

Синекеме, дошман, әллә соң минеке?

Ә бит уйлап баксаң, син дошманда түгел.

Миңа ят, сөйкемсез синең җирең-күгең.

Миңа һич кирәкми синең чүлең, далаң.

Мин яшел тугайда уйнап үскән бала.

Комың кисә күзне, зәһәр кояшың да.

Мине үлем көтә Әфган кыясында.

Беркемгә сиздерми үкси күңел, үкси.

Әмер үтәп кенә үсми күңел, үсми.

Кургаш табутларда кайтып китә дуслар.

Кем гаепле моңа, синме-минме,дошман?

Чакырмыйча килдем, әмер бирде иван.

Мин бер татар улы, күңелемдә иман.

Мәчетләргә айның менәр көне алда.

“Ат, — диделәр миңа, — автоматыңал да!”

Мине җибәрделәр сине атар өчен.

Шушы ату белән җанны сатар өчен.

Кургаш тартмаларда дусларкайтып китә.

Тәкъдир ниләр язган? Мине нәрсәкөтә?

Табутларда гәүдәң ярый әле кайтса,

Туган туфрагында соңгы урынынтапса.

Козгын ашы булып, Әфган кыясында

Аунап ятуың бар чаян оясында.

***

“Сине көттереп тә кайталмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафу ит…”

 

Шулай җырлап, дуслар чыгып киткәннәрдер.

Әнкәйләрнең күзе моңсу. Көткәннәрдер.

Әниләр кичерде инде сезне күптән.

Ярлар онытса да, аларөзелеп көткән.

Агаргандыр чәчләр хатлар көтә-көтә,

Язмышлардан шәфкать өмет итә-итә.

Сабый-егетләрнең туган-үскән җире.

Кабер өсләрендә исә сәмум җилең, Әфганстан…

Наилә Харисова, Әгерже шәһәре