Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Әфган җиле — әче җил
22.02.2017

Әфган җиле — әче җил

Өйләре каршындагы бакчада үскән шау чәчәкләр арасында Илдар өчен иң матуры — кызыл лаләләр. Аларны аеруча якын итә, ярата ул. Табигатьнең бу гүзәлләре аңа иксез-чиксез тау битләрен, әйләнә-тирәне яктылыкка, нурга күмеп чәчәк аткан әфган кызалакларын хәтерләтә, яшьлегендә бергә хәрби бурычын үтәгән дусларын искә төшерә.
Матур табигатьле Шаршады авылында туып-үсә Илдар Гайнуллин. Аның балачагы иптәшләре белән тауда чана-чаңгы, бакча башындагы буада тимераякта шуып, Иж елгасында су кереп, кармак белән балык тотып уза. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кукмарада шоферлар әзерли торган курсларда укый. 18 яше тулгач, армия хезмәтенә чакырыла.
Әрмәнстанда 3 ай “учебка”да булганнан соң, Ереванда яшь солдатларны самолетка утыртып, Әфганстанның Шиенданд провинциясенә хәрби бурычларын үтәргә җибәрәләр.
Башта яшь солдатларга бик куркыныч тоела. Ярый әле аларны “бабайлар” (озаграк хезмәт иткән хәрбиләр) җылы каршы алалар, булышалар, кайгырталар, киңәш бирәләр. Сугыш барган тау-таш арасында яңа шарт­ларга бик тиз күнегергә туры килә Илдарга. Киеренке шарт­ларда хезмәт иткән солдатларны бер-берсенә туганнарча мөнәсәбәт берләштерә. Үзбәк, татар, рус, удмурт егетләре тату, бер гаилә булып хезмәт итәләр. Туган яктан килеп торган хатлар да төшенкелеккә бирелергә ирек бирми. Үзе дә бик еш яза хатларны Илдар.
Үлем янәшәдә йөргән Әфган җирендә 2 елдан артык хезмәт итә ул. Алар чакырылышыннан ике солдатның һәлак булуын үз күзләре белән күрү аны аеруча тетрәндерә. “Аеруча үзәккә үткәне 50 градус эсселек һәм су җитмәү булды”, — дип искә ала ул елларны әфганчы якташыбыз.
1984 елның октябрендә туган авылыннан чыгып киткән солдат, зур чыныгу алып, олы тормыш мәктәбе үтеп, 1987 елның февралендә Шаршадыга исән-сау кайтып төшә. Армиядә өлкән машина йөртүче булып хезмәт иткән егет туган авылына кайткач та яраткан эшен дәвам итә — руль артына утыра. Шаршады урманчылыгында хезмәт куя. Илдарны вакыт белән исәпләшмичә, кушылганны һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруы, ярдәмчел, тыйнак һәм кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. Армия хезмәтеннән алып кайткан хәрби әзерлектәге уңышлары өчен бирелгән Мактау грамоталары янына намуслы хезмәт өчен бирелгәннәре дә өстәлә. Төрле очрашуларга барганда 4 медален дә тага ул.
“Миңа тормыш көтәргә яхшы тәрбия алган ир насыйп булды. Илдар — ышанычлы тормыш иптәше һәм кайгыртучан әти”, — ди аның турында җәмәгате Мәхрүсә ханым. 30 ел бергә гомер кичергән Гайнуллиннар “Гаилә — Әгерҗе районы горурлыгы” бәйрәмендә дә катнашу бәхетенә дә ирешкәннәр. Балалары да бик тәрбияле, инсафлы, инде үзләре гаиләләр кордылар.
Әфганстанда хезмәт иткән елларын искә алырга бик яратмый Илдар. Ә менә ул кичкән-кичергәннәрне йөрәкләре аша үткәргән “әфганчылар” белән дус­лыгы көчле аның. Ул сыйныфташы Илшат Садриев, Хор.Ключ авылыннан Сергей Артемьев белән тыгыз элемтәдә тора. “Минем бер генә теләгем бар: “кайнар нокталар” булмасын, төрле милләт халыклары тыныч-тату яшәсен иде”, — ди тормышны чын күңелдән яратучы якташыбыз.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.