Әфган — йөрәк ярасы
Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугыш Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә.
Совет власте заманында бу сугышны искә алмаска тырыштылар. Шуңа күрә бу көн истәлекле дата буларак рәсмиләштерелмәде. Бүгенге көндә исә Россиядә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә дә 15нче февраль көнне инициативалы ветераннар тарафыннан митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары, яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта һәлак булганнарны искә алалар.
Удмуртиядә локаль сугышта катнашкан ветераннар ничек гомер кичерә, аларны нәрсәләр борчый? Бу хакта белү өчен үзе Әфганстанда хезмәт иткән “әфганчы”лар белән тыгыз элемтәдә торучы Наил Габденур улы Зыятдинов белән әңгәмә кордым.
Наил Зыятдинов 1968нчы елда Ижау шәһәрендә туган. 10нчы мәктәпне тәмамлап, УдДУның тарих факультетына укырга керә. Әмма 1нче курсны да тәмамларга өлгерми, аны армия сафларна алалар. “Укуымны алга таба дәвам итәсем килсә дә, мин моңа артык борчылмадым, шулай кирәк дип кабул иттем, калдыруларын сорап үтенеп тә йөрмәдем. Хыялым десант булу иде, шуңа да университетта укыган вакытта ДОСААФта парашютчы спорты белән шөгыльләнгән идем. Тик шулай да хәрби частемнең командиры мине минометчылар сафына билгеләде.”Минометчылар шул ук десантчылар инде ул, анда өстәвенә миномет белән парашюттан сикерергә туры киләчәк”, — дип тынычландырды мине хезмәттәшләрем. Ул минометларны үзеңдә йөртү өчен көч, мускуллар ныклыгы кирәк булуын аңлатты командир. Хәрби укулар үтеп, десантчы-минометчы булдым. Әмма тормыш син дигәнчә генә бармый, үзенекен таләп итә. Әфганстанда миңа бер тапкыр да парашюттан сикерергә туры килмәде, төп коралым радиостанция булды”, — дип искә ала әңгәмәдәшем язмышының аяусыз елларын. Күрсәткән батырлыклары өчен ул РФ Оборона министрлыгының бүләгенә лаек була. Туктаусыз юлда булу, утлы табадай кызу көннәр, төрле яклап ут явулар, тузан, әледән-әле хәрби хезмәттәшләрен югалту, яраланулар — әлеге вакытларны милләттәшем бүген дә йөрәк әрнүләре белән искә ала. Гомумән, бу турыда әллә ни җәелеп сөйләргә дә яратмый ул. “Аның нәрсәсен сөйлисең инде, бу хакта фильмнар да җитәрлек. Әфган сугышы бик күп сөлектәй ир-атларны алып китте, күпме иптәшләребезне югалттык? Аларның барсын да искә алырга тырышабыз. Күп кенә хәрби дусларым аяксыз-кулсыз булып кайттылар. Исән-имин кайтканнары да гомер буе йөрәк әрнүләре, җан җәрәхәтләре белән яши”, — ди ул.
Бүгенге көндә Удмуртиядә 2,5 меңгә якын әфган, 10 меңгә якын чечен сугышында катнашкан ветеран яши. Наил Габденур улы ике дистә елга якын вакыт ветераннар белән тыгыз элемтәдә тора, аларны кайгырту буенча зур эш алып бара. “Реабилитация — киң төшенчәгә ия. Ул медицина ярдәме генә түгел, социаль яктан да таяныч күрсәтү таләп итә. Кайнар ноктада булып кайтып яңадан тормыш башлау алдыннан килеп туган торак мәсьәләсе, яшәү шартларын ныгыту, эш табу — боларның барсы белән дә Әфганстан ветераннар союзы шөгыльләнә. Моннан тыш, хәрби конфликтларда һәлак булганнарның гаиләсе белән эшлибез. Алар өчен хәйрия акцияләре үткәрәбез, матди һәм юридик ярдәм күрсәтәбез, ветераннар госпиталенә дә ярдәм итәбез. Яшь буынга тарих, сугыш ветераннары үткән юл белән таныштыруны да үзебезнең максат итеп куйдык. Әлбәттә, бу эшләрне республика җитәкчеләре ярдәменнән башка башкару мөмкин түгел”, — ди Наил Зыятдинов. Ул шушы тынгысыз тормышка, даими шалтыратып торуларга күнеккән инде. Болардан тыш, “Одноклассники” социаль челтәрендә “Ветераны Удмуртии” дип аталган төркем ачкан. Әлеге төркем аша барлык ветеранннарның сорауларына җавап биреп тора, мөһим игъланнарны, яңалыкларны җиткерә. “Без, ветераннар, бергә җыелып бәйрәмнәрне, юбилейларны үткәрәбез. Интернет челтәре барлыкка килү бер-беребез белән аралашып торырга мөмкинлекләрне арттырды. Әллә кайда яшәгән хезмәттәшләрне социаль челтәр аша эзләп табып, хәлләрне белергә була. Әмма арабызда шундый кешеләр дә бар — алар аралашудан, очрашудан аңлы рәвештә баш тарта, сугыш темасына сөйләшергә, үткән хатирәләргә бирелергә яратмый. Сугыш утын кичкәннәр аның ни дәрәҗәдә аяусыз икәнлеген үзләре генә аңлый. Эчкечелеккә бирелеп үзләрен юк итүчеләр дә шактый булды. Бигрәк тә, туган якларына исән әйләнеп кайтып, тән җәрәхәтләрен дәваларга мөмкинлекләр тапмыйча иза чиккән инвалидлар кызганыч. Бездә ветераннар өчен 90 урынлы госпиталь бар. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан алып Чечня сугышында катнашучылар, шулай ук Чернобыльдә һәм башка урыннарда радиациядән зыян күрүчеләр дәваланалар. Анда 2 терапия һәм 1 неврология, кардиология, интенсив терапия бүлекләре бар. Ә хирургия бүлеге юк. Сыйфатлы стоматология ярдәме, протезлар ясату мөмкинлеге дә юк. Ветераннар яшәрүгә таба бармый бит.
Әлбәттә, медицина хезмәте башка хастаханәләрдә дә күрсәтелә. Тик бу очракта аларга һәр белгечкә аерым барып язылырга, аерым чират көтәргә кирәк. Һәр ветеран, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр, үз хуҗалыкларын ташлап чыгып китә аламы соң әле?! Мин җитәкче урынында булсам, беренче чиратта шушы мәсьәләне хәл итәр идем”, — ди ул борчылып. Ветераннарга социаль ярдәм күрсәткәне, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә өлеш керткәне, актив иҗтимагый хезмәте өчен Наил Зыятдинов “За заслуги перед Отечеством” II дәрәҗә орден медале белән бүләкләнгән. Милләттәшебезнең хезмәтен җитәкчеләрнең күрүләре һәм бәя бирүләре сөенечле, аның эш-гамәлләре халкыбыз өчен дә зур горурлык.
Өстәвенә Наил Габденур улы даими рәвештә Әфганстанда, Чечняда һәм башка локаль сугышларда һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне карап тору җаваплылыгын үз өстенә алган. “Һәрвакыт диярлек һәйкәл тирәләрен чүпләрдән арындырып, һәйкәлне буяп, чәчәкләр куеп торабыз. Шулай итмәсәң, истәлекле урыннар бик тиз чүплеккә әверелә. Нинди генә начар сүзләр язып пычратып китмиләр һәйкәлләрне, буяп кына өлгер! Һәйкәлләр бар икән, димәк, ул тәртиптә булырга тиеш. Бирегә улларын сугышта югалткан ата-аналар чәчәк салырга, газиз балаларын искә алырга киләләр. Шуңа күрә көн дә буяу һәм пумала тотып килергә туры килә. Җаннары болай да әрнүле кешеләрнең күңелен тагын да яраларга ярамый”, — ди Наил Габденур улы тарихи истәлеккә ия урыннарны пычратырга куллары күтәрелгән яшь буынга күңеле рәнҗеп.
Әфган сугышында һәлак булганнарга карата һәйкәл төзү артыннан да беренче көннән үк үзе йөргән милләттәшебез. “Локаль сугышларда һәлак булганнар истәлегенә төзелгән бу һәйкәлгә кадәр тагын бер һәйкәл төзеп карадык. Ул тимер-томырдан ясалган һавадан төшүче кошлар иде. Идеясе, әлбәттә, кызыклы. Әмма Әфган сугышында улларын югалткан аналар, ветераннар әлеге һәйкәлне кабул итмәде. Әлеге һәйкәлнең постаментын әле дә булса күрергә мөмкин. Ул “Подарки” кибетеннән ерак түгел урнашкан. Озак баш ватканнан, тырышлык салганнан соң яңасы — солдат һәйкәле төзелде. Әлеге скульптура 2010 елның көзендә урнаштырылды. Ул баштагы елларда беркемгә дә кирәк түгел иде. Караучы, җыештырырга булышучы булмады. Буяу, пумалалаларны, эш коралларын да үз акчабызга алдык. Хәзер исә азмы-күпме Октябрь районы хакимияте булышлык итә: һәйкәл янында печәнне чабарга, гөлләр утыртырга булыштылар. Ижау шәһәренең Монтажлау техникумындагы кадет группасына бик еш мөрәҗәгать итәм. Алар бервакытта да каршы килмиләр, өмә уздырып, һәйкәл тирәсендәге мәйданны бергәләп җыештырабыз. Безгә карап, кайчак якын-тирәдәге йортларда яшәүче кешеләр дә чыга. Техникум җитәкчеләре сүзебезне беркайчан да кире какмыйлар. Һәйкәл янындагы урам фонарьлары янып чыккан саен, яңаны куярга булышалар.
Шәһәребездәге һәйкәлләрне саклауга, һәрвакыт тәртиптә тотуга, локаль сугышларда катнашкан ветераннарыбыз тарихын яшь буынга җиткерүгә зур өлеш керткәне өчен 2013нче елда милләттәшебез Наил Зыятдиновка “Шәһәр шәхесе” дигән исем һәм премия бирелгән.
Җәмгыять эшлеклесе, спортчы, Әфганстан ветераннар союзы региональ бүлегенең рәис урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия буенча иҗтимагый советы әгъзасы Наил Зыятдинов милләттәшләребезгә Сабантуй бәйрәмнәре аша таныш. Ул ел саен милли көрәш бәйгесен алып бара. Спортка мәхәббәте аның мәктәп елларыннан килә. Ул моның өчен үзе белем алган 10нчы мәктәпкә, бигрәк тә Равил Губаевка рәхмәтле. “Безне физик яктан чыныктыруга, рухи яктан нык булырга, бирешмичә алга барырга өйрәтә иде ул. Аның ярдәме белән бик күп шәһәр һәм республика ярышларында катнаштык, җиңүләр яуладык. Ә шәхсән үземдә спортка кызыксыну беркайчан да сүнмәде. Күп кенә сугышчан дусларым тормышта югалып, үз юлларын табалмыйча буталып калган чакта аларны спортка өндәдем. Дусларыбызны тормыш баткаклыгыннан бергәләп тарттык. Шундыйларның берсе — Чечняда яраланып кайтканнан соң аяксыз калган бер дустыбыз бүгенге көндә параолимпия спортчылары арасында беренче урыннарны яулый. Без әфганчылар бәйрәм уңаеннан гына түгел, бер-беребез белән даими очрашып, борчу-сөенечләребезне бүлешеп яшибез, юбилейларны бергә үткәрәбез, спорт ярышларында, төрле фестивальләрдә катнашабыз. Бигрәк тә Балезино, Глазов, Сарапул районындагы бүлекчәләр актив, бердәм”, — ди Наил Зыятдинов.
Бүгенге көндә Наил Зыятдинов Колтома сайлау округы буенча Шәһәр думасы депутаты Марат Фәнил улы Зыятдиновның ярдәмче взифасын да башкара. Алар әлеге округка караган милләттәшләребез белән тыгыз элемтә урнаштыру теләге белән яналар.
Наил Габденур улын һәм аның сугышчан дусларын якынлашып килгән бәйрәм — Әфганчылар көне белән котлап, уңышлар, сәламәтлек телибез.
Элмира Нигъмәтҗан.