Әти-әни булу — ялларсыз хезмәт итү
18 майда Александр Бречалов күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз әтиләргә “Ата-ана даны” орденын тапшырды. Республика дәүләт бүләкләренең иң югарысы – «Ата-ана даны» ордены белән 17 күп балалы гаиләнең әти-әниләре һәм 2 ялгыз әти бүләкләнде.
Безнең республикада «Ата-ана даны» 2013 елда булдырылган. Ул 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, балаларының сәламәтлеге, белем алуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында югары дәрәҗәдә кайгыртуны тәэмин итүче, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үрнәк күрсәтүче ата-аналарга һәм уллыкка балалар алучыларга бирелә. Законлы язылышып, бергә яшәп, биш һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләгән ата-аналарга, өч һәм аннан да күбрәк балаларын лаеклы итеп ялгызы тәрбияләгән аталарга тапшырыла. Шушы еллар эчендә Удмуртиядә «Ата-ана даны» бүләгенә күп балалы 122 гаилә һәм 17 ялгыз әти ия булган.
Әлеге тантаналы чарада Республика Башлыгы Удмуртиядә күп балалы гаиләләрнең һәм тәрбиягә алынган балаларның да күп булуын билгеләп үтте. «Гаилә ул – зур бәхет. Әмма ул бик зур җаваплылык та таләп итә. Сез – безнең иң төп хезмәтчәннәребез. Һәм сезгә моның өчен зур рәхмәт», — диде Александр Бречалов. Ул Россия Президенты Владимир Путин сүзләрен искә төшерде: “Гаилә – бәйрәмнәр һәм ялларсыз хезмәт итү ул». Удмуртия Башлыгы ассызыклаганча, ил һәм төбәкнең демография сәясәте күп балалы гаиләләргә кагыла.
«Президент күп балалы гаиләләргә зур игътибар бирә. Сез «Ана капиталы» проектының нинди авыр вакытта туганын онытмагыз. Владимир Путин белдергәнчә, бала табарга һәм тәрбияләргә теләге булганнарга ярдәм итәчәкбез, шул вакытта гына безнең киләчәгебез бар. Республика, һичшиксез, күп балалыларга алдагы елларда да ярдәм итеп торачак. Без аларның барысына да ярдәм күрсәтәбез. Балалар бакчасына түләүләр буенча ыгы-зыгылар һәм күп кенә башка аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Без башка андый хәлләрнең килеп чыгуын булдырмаска тырышырбыз. Өстәвенә, быел без Кез поселогында мәктәп һәм Можгада спорт комплексын төзүне башлап җибәрәбез», — диде Республика Башлыгы. Ул күп балалы гаиләләрне Ижауда 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә телевидениенең 1 каналы уздыра торган “Стань первым” дигән күпкырлы хәйрия акциясендә катнашырга чакырды.
Биредә җыелган һәр гаиләнең үз тормышы, үз тарихы бар. Күпчелегендә 5 әр бала тәрбияләнә. Әмма аларның барысын да үзара хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре берләштерә. Татьяна һәм Андрей Трапезниковларның 9 балалары — 3 кызлары, 6 уллары, хәзер инде 5 оныклары да бар. Бәйрәмнәрдә зур өстәл янына бергә җыелган чакта 2 дистәгә якын җыелалар алар. Татьяна ханым сүзләренчә, гаиләдә балалар күп булганда, алар дус һәм тату. Әти-әни булу – җиңел булмаса да, нәтиҗәле, рәхмәтле һәм намуслы хезмәт. Алар бит безгә бәхет өләшәләр. Иң мөһиме – гаиләдә әти-әнине хөрмәт итү, ярату, якыннарың турында кайгырту беренче урында тора.
Гөлнара Вәлиева.