Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Әти-әни булу — зур бәхет
16.07.2020

Әти-әни булу — зур бәхет

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә ел саен «Миңа тормыш бүләк ит!» акциясе үткәрә. Быел көмәнлекне өзүгә каршы (аборт ясауга) оештырылучы бу акция 9-15 июльдә узды. Ижауның 3нче шәһәр хатын-кызлар консультациясе табиблары да хатын-кызлар белән гаиләдә бала табып үстерү, йөклелекне өзүгә каршы юнәлтелгән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Абортның сәламәтлеккә китергән зыяны, әни булуның нинди зур бәхет булуы турында без биредә эшләүче психолог Әлфия Җамалетдинова белән сөйләштек.

— Әлфия ханым, акция турында якыннанрак таныштырыгыз әле.

— Ул хатын-кызларга абортның сәламәтлеккә зыяны турында аңлатуга, аларны ясату санын киметүгә юнәлтелгән. Без бу темага төрле лекцияләр үткәрәбез, пандемиягә кадәр ачык ишекләр көне дә уздыра идек, социаль рекламалар, китапчыклар чыгарабыз, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшлибез. Авыр тормыш хәлендә калган булачак әниләргә ярдәм итү өчен, төрле кирәк-яраклардан торган “Әниләр сандыгы” җыябыз.

— Абортларны булдырмый калу өстендә эшләү бер атна белән генә чикләнмидер?

— Юк, әлбәттә. Хатын-кызлар консультациясендә 2017 елдан бирле аборт ясатырга теләүчеләр белән профилактик әңгәмәләр уздырыла. Табиблар белән беррәттән мин дә баланы калдырырга өндим, психологик яктан соңыннан авыр булачагын аңлатам, әлеге адымга нәрсә этәргәнен аңларга тырышам. Бергә әлеге проблемадан чыгу юлын эзлибез. Булачак әни баласын калдырырга риза булса, бу безнең өчен дә зур бәхет. Мәсәлән, узган ел миңа аборт ясатырга теләгән 61 хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Сөйләшүләрдән соң, аларның 12се, үз фикерләреннән кире кайтып, баланы калдырырга булдылар. Бу — бик зур сан. Агымдагы елда 11 хатын-кыз мөрәҗәгать итте, аларның 4се көмәнлекне өзүдән баш тартты. Шулай ук быел безнең консультациядә булачак аналарны бала табарга әзерли торган махсус бүлмә эшләнде. Анда бөтен уңайлыклар каралган.

— Хатын-кызлар күбрәк нинди сәбәп аркасында аборт ясатуга баралар?

— Төрле сәбәпләр бар. Акча җитми дип уйлыйлар, аерылышырга телиләр, ире яки яшь кызларның әти-әниләре эчкече, ярдәм итәр кешеләре юк. Һәркемнең үз тормышы. Ләкин яралгы ничә атналык булса да, аборт ул — кеше үтерүгә тиң зур гөнаһ, сәламәтлеккә зур зыян. Булачак әниләр шуны аңласын иде.

— Аборт ясатырга теләүчеләргә уртача ничә яшь?

— Элек яшьрәк кызлар килсә, хәзер уртача 30-40 яшьлекләр килә. Күпләр саклану чаралары турында, гомумән, берни дә белми. Яшүсмер кызлар белән әниләре өйдә бу темага сөйләшергә оялмасыннар иде. Шулай ук әти кеше дә улы белән сөйләшүләр алып барырга тиеш. Без, табиблар, психологлар пандемиягә кадәр мәктәпләргә, колледжларга чыгып, әлеге четерекле темага төрле әңгәмәләр уздыра идек.

— Күңелегезгә үтеп кергән берәр вакыйганы сөйләгез әле.

– Бала табарга әзерлек курсларында бер кыз бүлмәдән елап чыгып китте. Мин артыннан чыктым. Сөйләшеп киттек. Ятимнәр йортында үскән кыз, баланың булачак әтисе ышанычлы кеше түгел. Тик ул, ничек кенә булмасын, баланы табарга булган. Мин аңа психологик ярдәм күрсәттем. Аллаһка шөкер, исән-имин бала тапты, яхшы тәрбияли. Минем өчен ул үз кызым кебек инде.

— Булачак әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Кызлар ялгышмасыннар иде. Абортка риза булып, гомерлек хата ясамасыннар. Теләп көтеп алган бала тормышта да үз урынын таба, үзенең мәхәббәттә үсүен аңлый, тоя, белә. Һәр сабый – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур нигъмәт, ул үз ризыгы белән туа. Әти-әни булу -­­­­ зур бәхет.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.