Әти-әниләрне тәрбиялисе бар…
Тәрбия гаиләдән башлана дисәләр дә, кызганычка каршы, арабызда үзләре дә тәрбиягә мохтаҗ булган әти-әниләр, әби-бабайлар байтак. Ничек тәрбияле әти-әни булырга соң? Балаларны үстергәндә нәрсәләргә әһәмият итәргә? Удмуртиянең “Ата-аналар кайгыртучанлыгы” ассоциациясе рәисе Нәфисә Веретенникова белән шул хакта әңгәмә кордык.
— Балалар тәрбияле булсын өчен әти-әниләр тәрбияле булырга тиеш. Сез үзегез нинди тәрбия алдыгыз?
— Мин үги ана белән үстем. Ул чакта миңа дүртенче яшь иде. Әткәй үги әнине алып кайткач: “Миңа үземнең әни кирәк”, – дип әйтүемне, әбинең елап чыгып китүен яхшы хәтерлим. Әмма ул безнең өчен яхшы әни булды. Мин хәзер аның безне тәрбияләүдә зур роль уйнавын аңлыйм. Аның керләрне үтүкләп, тигез итеп тезеп куюлары, өйдә бернинди артык әйбер булмавы күз алдымда. Өйдә һәрвакыт тәмле ризык булды.
2нче сыйныфны тәмамлагач, без гаилә белән бергәләп, ял итәргә, җылы якка бардык. Мин шунда беренче тапкыр төркем-төркем йөргән сәрхүшләрне күрдем. Аларның кулларында – сыра шешәсе, йөзләре кара янган. Минем өчен зурлар һәрвакыт үрнәк булганга, бу күренешкә бик гаҗәпләндем. Шул чагында үги әни минем башымны икенче якка җайлап кына борды да: “Анда карарга ярамый”, — дип әйтте. Безнең өйгә кунаклар килгәндә дә, зурлар һәрвакыт аерым утыралар иде. Әлбәттә, исерткеч эчемлекләр булды, ләкин беркайчан да әнинең кунаклар белән бергә эчеп утырганын күрмәдем. Үзем шундый тәрбия алгач, хәзер 60 яшемә җитсәм дә, беркайчан да спиртлы эчемлекләргә тартылмадым.
— Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Әти-әниләр вакыт юклыкка сыл-тап, балаларга компьютер артында озаклап утырырга ирек куялар. Монстрлар рәсемнәрен буярга бирәләр. Мондый уенчыкларны хәтта өйдә тотарга ярамый. Яшүсмерләргә кызыл, кара киемнәр сайларга киңәш итмим. Бу төсләр балада агрессия уята. Кызларның чәчләрен кечкенәдән үрергә өйрәтергә кирәк. Кайбер әниләр балалар бакчасына балаларын илткәндә, имезлектән дә аермыйлар. Бүгенге көндә әниләр еш кына: “Безне балалар ишетмиләр”, — дип зарланалар. Бала тәртипсезләнә икән, аңа беркайчан да кычкырырга ярамый. Тынычланып, синең янга килеп утыргач, сабыр гына: “Улым, син яхшы эшләмәдең”, — дип, ипләп кенә аңлату нәтиҗәлерәк. Әгәр сез аңа карата сабыр, кайгыртучан булсагыз, балагыз да шундый булыр. “Мин сине бик яратам. Синең яхшы кеше булып үсүеңне телим”, — дигән сүзләрне балага әйтергә курыкмагыз. Без бит үзебез дә идеаль түгел. Үзебез дә начар гадәтләребез белән көрәшәбез.
— Нәфисә ханым, әти-әниләр хәзер балаларның матди якларын кайгыртуга игътибарны күбрәк бирәләр кебек.
— Дөрес. Бер таныш гаиләдә булган хәлне сөйлисем килә. Алар мул тормышта яшиләр. Улларына туган көн саен кыйммәтле бүләкләр бирәләр. Быел алар улларының туган көнендә өч “бәхетле” пилмәнне җайлап кына улларының тәлинкәсенә салырга һәм “бәхетле” пилмән чыккан саен, бүләк бирергә уйлаганнар. Әмма бала “бәхетле” пилмән чыккан саен бүләк сорамаган. Ул әти-әниләренең дус булуларын, талашмауларын теләгән. Балалар безгә караганда акыллырак.
— Начар тәрбия – бәхетсез картлык, диләр. Әлеге сүзләрне дәлилләрдәй мисалларыгыз бармы?
— Ижауда “Кайгырту” дигән пансионат бар. Анда бик күп картлар тәрбияләнә. Кызганычка каршы, татар милләтеннән булганнары да бар. Машиностроительләр шәһәрчегендә урнашкан картлар йортында да татарлар бар. Ни өчен? Чөнки кеше гомеренең күбрәк вакытын кирәксезгә, файдасызга уздыра. Бәхетле картлык кичерү өчен балаларыңны, оныкларыңны яратырга, алар белән дус яшәргә кирәк. Рус милләтеннән булган М. исемле апаның бердәнбер кызы бүгенге көндә Америкада яши. Ул апага инсульт булгач, аның белән хастаханәдә дә ятарга туры килде. Шул ук палатада 93 яшьлек бер татар әбисе ятты. Әби яныннан балалары да, оныклары да китмәделәр. Шунда М. әлеге әбигә карап, уйлана башлады. “Кызым мине болай тәрбияләмәячәк бит”, — дип авыр сулап куйды.
— Милли тәрбиягә ничек карыйсыз?
— Яшь барган саен, йолаларыбызны ныграк бәялисең икән. Кызганычка каршы, балалар үстергәндә, без бу хакта уйламыйбыз. Балалар буй җитеп, икенче милләт кешесе белән гаилә коргач кына уйлана башлыйбыз. Ике милләт дус булыр, дип тынычлану – минем карашка милләтне югалтуга китерүче коточкыч күренеш. Без балаларны милләтебезне саклау өчен үстерергә тиеш. Катнаш гаиләдә ике милләтнең йоласын берләштерү мөмкин түгел, чөнки бала туу, җирләү йолалары һәр милләтнеке төрлечә. Милли йолаларыбызны, телебезне саклау эшендә Татарстан мәркәзе Казан безгә маяк булып тора. Миңа анда узган регионара конференциядә катнашырга туры килде. Төшке аш вакыты җиткәч, ашханәдә Дагестаннан килгән ханымнар: “Без ир-атлар ашагач кына утырабыз”, – диделәр. Анда гаилә таркалганда, бала әтисе белән кала. Шуның өчен хатын-кыз аерылышканчы йөз тапкыр уйлый. Безгә алардан үрнәк аласы бар.
— Нәфисә ханым, элек безнең милләт хатын-кызлары да ир-атларның күзләренә генә карап торганнар. Ә хәзер…
— Ирләрнең бүгенге көндә гаилә йөген тартудан баш тартуларында хатын-кызларның гаепләре зур. “Без булдырабыз”, — дип, алдан чабалар. Тик алар улларының нинди тәрбия алып үсүләрен аңламыйлар. Хәзер әниләр ярымшәрә килеш уллары янында йөриләр. Эчке киемнәрен күз алдына элеп куялар. Болар барысы да малайларда эчке канәгатьсезлек тудыра, хатын-кызларга нәфрәт уята. Без ир балаларны 40 яшенә кадәр әзергә генә өйрәтеп үстерәбез. Эш рәтен белмәгән ир ничек гаиләсе өчен җавап бирсен, ничек бала тәрбияләсен, ничек ил белән идарә итсен?
— Сез бик күп җирләрдә буласыз. Күркәм тәҗрибәләрне безнең Удмуртиягә дә алып кайтырга тырышасыз. Соңгы вакытларда нинди уйлар белән янасыз?
— Яр Чаллы шәһәрендә ЗАГСта төрле категория халык белән эшләү алымнарын күреп таң калдым. Алар беренче тапкыр паспорт алган яшүсмерләр, аерылырга җыенган әти-әниләр белән әңгәмәләр коралар. Әти-әнинең аерылуы балалар өчен бик авыр булуын аңлаталар һәм күп кенә гаиләләрне саклап калалар. Без бу күркәм алымны Ижау ЗАГС хезмәткәрләренә дә тәкъдим иттек, тик алар: “Безнең эш болай да күп”, — дип баш тарттылар. Дөрес, хәзер кәгазь “боткасы”на чумдык. Татарстанлыларның да кәгазь эшләре күп, әмма алар халык белән эшләргә җаен табалар. Әлбәттә, бер әңгәмәдә генә барлык файдалы киңәшләрне әйтеп бетереп булмый. Шуның өчен гаилә башлыкларын “Әти-әниләрнең кайгыртучанлыгы” ассоциациясенә керергә чакырам.
— Нәфисә ханым, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.
Рилия Закирова.