Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әти-әниләргә ашыгыч ярдәм
29.07.2015

Әти-әниләргә ашыгыч ярдәм

Әти-әнинең иң сокландырганы бала җитәкләгәне, балаларын уйнатканы, баласын кочагына алып юатканы. Барлык ата-аналар да сабыйлары белән шундый җылы мөнәсәбәттәме соң? Бүгенге көндә алар барысы да балаларына дөрес тәрбия бирәме? Мондый сорауларның тууына җирлек бар, чөнки соңгы вакытта әти-әниләрнең тәрбиясезлеге арту белгечләрне чаң кагарга мәҗбүр итә. “Бала тәрбияләүдә әти-әниләргә педагогик ашыгыч ярдәм” проекты Удмуртиядә гомер кичерүче яшь әти-әниләргә проблемаларны дөрес итеп чишәргә өйрәтү максатыннан туган. Шушы көннәрдә аның җитәкчесе Нәфисә Веретенникова белән әңгәмә кордык.

— Әлеге проектның тууына нәрсә этәргеч бирде?
— Юктан гына барлыкка килмәде әлеге проект. 2011 елдан мин “Ата-ана кайгыртуы” халыкара иҗтимагый хәрәкәтен җитәклим. Һөнәрем буенча укытучы. Балалар белән эшләгәндә, кечкенә балаларның сыраны яхшы сайлый белүләренә игътибар иттем. Бервакыт кечкенә генә кызның иреннәрен кабартып, ботларын уйнаклатып: “Ирләр, минем сыра эчәсем килә”, — дип торуын күргәч, ул баланың әти-әнисен: “Нигә балагызны тәрбияләмисез?” — дип, якаларыннан тотып селкетәсем килде. Хәзер күпчелек әти-әниләр балалары белән аралашмыйлар, сабыйларының нәрсә белән мавыгуын белмиләр. Балалар алдында үзләренең хисләрен яшермиләр. Дөрес, бу хакта укытучылар, табиблар күптәннән чаң кагалар. Әмма һәркем үз юнәлешендә генә эш алып бара. Без иҗтимагый хәрәкәткә яхшы педагог­лар, психологлар, нарколог-табибларны тарта алдык. Әти-әниләр белән түгәрәк өстәлләр, семинарлар, лекцияләр оештырабыз, әти-әниләр комитетлары белән эшлибез. Әлеге чараларда балаларның сәламәтлеген кайгырту белән беррәттән, аларны хезмәткә өйрәтү, әхлакый сыйфатлар булдыру хакында аңлатабыз.
— Сезгә күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Кайчакта әти-әниләр үз­ләре педагог булсалар да, белемнәрен гамәлдә куллана белмиләр. Бүгенге көндә гиперактив, агрессив балалар белән нишләргә белмәүчеләр күп. Мәктәптә сыйныфташлары тарафыннан кимсетелүче балалар байтак. ”Чын ир балаларны ничек тәрбиялик?” — дип сораучылар да бар. Тик кайчакта әлеге аналарга карап: “Иң элек, тәрбияне үзеңнән башла”, — диясе килә. Чөнки ир балаң янында үзеңнең сексуальлегеңне күрсәтеп, ярымшәрә йөрсәң, күз алдында презервативлар ятса, ничек итеп монда тәрбия турында сүз алып барырга мөмкин.
— Бүгенге уенчыклар хакында да сезнең фикерне ишетәсе килә.
— Игътибар итсәгез, бүген без дөнья куу белән мавыгабыз. Бер-бер артлы машина алыштырабыз. Фатирны яңартабыз. Балага да уенчыкларны әти-әниләр өсте-өстенә ташып кына торалар. Бала ул уенчыклар белән уйнарга, аларны өйрәнергә дә өлгерми. Тау булып өелгән уенчыклардан ул үзенә кызыклысын сайлый алмый. Башлый-ташлый, башлый-ташлый. Психолог­лар моны картлык көнендә юләрләнергә этәрүче бер адым диләр.
Кибет киштәләре үрмәкүч-кеше, трансформерлар, роботлар белән тулды. Ул уенчыклар элеккеге кебек матур итеп елмаеп тормыйлар, киресенчә, алар бик куркынычлар, я мескен кыяфәтлеләр. Күп кенә уенчыклар әгъзаларга аерырдай итеп эшләнгән. Болар бит балаларның психикасына тискәре йогынты ясый. Бала — Ходай биргән бүләк бит ул. Аларның балачаклары күз ачып йомганчы үтеп китә. Әти-әниләр шушы кыска вакыт эчендә матур әкиятләр, уенчыклар ярдәмендә аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә тырышсыннар иде. Шушы урында минем тагын бер проблемага тукталасым килә. Хәзер әти-әниләр балалар белән гипермаркетларда йөрергә яраталар. Бала өчен мондый ялның куркыныч булуын әти-әниләр аңлап җиткермиләр. Сәүдә үзәкләрендә йөрергә яраткан баланың баш миендә дөньяны танып белү түгел, ә канәгатьлек тойгысы үсеш ала. Вакыт барган саен, балага бу канәгатьлек хисе җитми башлый. Аңа дәресләрдә утыру кызыклы булмый. Шуның өчен балаларны гипермаркетта йөрткәнче, саф һавада ял иттерү күпкә файдалырак.
— Элек балалар тәрбияләүдә әбиләр зур роль уйнаган. Хәзер ничек?
— Хәзерге әбиләр элекке ке­бек түгел. Алар дөньяның ачысын-төчесен күрмәгәннәр. Яшь күренергә тырышалар, тартучылар, эчүчеләр дә бар. Ризык пешергәндә, минем әби: “Юыныгыз, тырнакларыгызны ки­сегез, ризыкны чын күңелдән яратып әзерләгез”, — дип өйрәтә иде. Хәзерге әбиләр күбрәк ярымфаб­рикатлар кулланалар, пешерсәләр дә: “Ярар әле”, — диләр. Баланы 3 яшькә кадәр илебездә әзерләнгән ризыклар белән генә ашатырга кирәклеген дә онытмаска кирәк. Шул чагында гына бала көчле, уңышлы, сәламәт булачак.
Бүгенге әбиләр — атеизм рухында тәр­бияләнгән буын, догаларны белмиләр. Бер мисал да китереп үтәсем килә. Кайчагында Коръән ашларында булырга туры килә. Шул чагында изге ашка җыелган әби-бабайларның башка диннәрне тотучыларны хурлый башлауларына юлыгырга туры килә. Нигә без балаларыбызда бер-беребезгә карата дошманлык тудырабыз? Өлкәннәр бераз гына булса да уйлансыннар иде.
— Бүген мәктәпнең белем бирү учагы гына булып калуына ничек карыйсыз?
— Без бүген Америкага кыйбла тоттык. Аларга ияреп, төрле тармакларга кертелгән үзгәрешләр барысы да мәктәпкә тискәре йогынты ясады. Чынлап та, хәзер укытучылар — тәрбиячеләр түгел, фән укытучылары гына, алардан, иң элек, БДИ нәтиҗәләренең күрсәткечен сорыйлар. Хәзерге кануннар да укытучы яклы түгел.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

P.S: Хөрмәтле әти-әниләр! Проектка карата сорауларыгыз туса, шулай ук киңәшләшәсегез килсә, 8-950-823-855-3 номеры белән шалтырата аласыз. «Вконтакте» социаль челтәрендә «Родительская забота» төркеме.

Рилия Закирова.