Әти тәрбиясе дә кирәк
Гаилә — һәр кешенең таянычы да, көенече дә, сөенече дә. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан кыйммәтрәк тоела. Ана хакы исә ата хакыннан да зуррак. Пәйгамбәребезнең “Әниең, әниең, әниең, аннан соң гына әтиең” дигән хәдисе зур һәм тирән мәгънәгә ия. Гаиләдә ана тәрбиясе кебек үк, ата тәрбиясе дә булырга тиеш. Ата кеше баланы тәрбияләүгә иң кечкенә чагыннан ук алынырга, аның күңеленә күркәм холык орлыкларын гына чәчәргә, урынына карап, бераз йомшаклык һәм вакытына карап, бераз катылык та күрсәтә белергә тиеш. Ләкин начар, авыр сүзләр, кыерсытулар белән түгел, ә йомшак кына, киңәш биргән төсле итеп иңдерелергә тиеш бу таләпчәнлек. Гаиләдә бердәмлек вә мәхәббәт нык булса, балалар да бәхетле һәм мәрхәмәтле, игелекле булып үсәләр. Алар үз ата-аналарын яраталар, хөрмәт итәрләр. Алар олыны олы, кечене кече итәләр, каршы, начар сүзләр әйтмәсләр. Мондый балаларны һәркем яратып һәм мактап сөйләр. Ана – тәрбияче, аңа кушылып, ата да тәрбияче хезмәтләрен үтәргә, көн дә балаларның уй-теләкләрен белеп, хәлләрен сорашып, алар белән аралашырга вакыт таба белергә тиеш. Шул вакытта балалар ата кешене хөрмәт итеп торырлар, аның сүзеннән чыкмаслар.
Ләкин тормышта мондый тәрбия бирүче аталар азая бара. Балаларны кыерсыту, рәнҗетү кебек очраклар арта. Балаларын ятимлектә калдырып, гаиләдән чыгып китүче әтиләр күп. Хәмер белән дуслашу, гаиләне шул яшел еланга алыштырулар көннән-көн күбәя. Шундый кешеләр арткан заманда үрнәк гаиләләрне күрү, аларның матур тормышы якты мисал булып күңелне җылыта, җәмгыятьне бизи.
Чын ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм балалар тәрбияләргә, үстерергә тиеш. Ямурза авылында яхшы әтиләр бик күп безнең. Фәрит Әгъзам улы Гафуров үз гаиләсендә матурлык, тынычлык, тигезлек булдырып яши. Аның улы Фирдәвес, кызы Рүзилә чыннан да тату, матур, дус гаиләдә тәрбияләнеп үскән балалар. Алар — ипле, яхшы, игелекле, мәрхәмәтле. Улы Фирдәвес — Әгерҗедә полиция хезмәткәре, кызы Рүзилә Ижау шәһәрендә гинеколог булып эшли. Үзләре дә әти-әни булып, балалар тәрбиялиләр.
Тагын бер матур гаилә турында язып үтәсем килә. Ул – Миннәхмәтовлар гаиләсе. Әбүзәр Хәмәт улы Миннәхмәтов тормыш иптәше Алмазия апа белән 4 кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары — Мөнзилә, Дилбәр, Алсу эшкә уңган-булганнар, чиста, пөхтә, тәртипле, ипле. Гаиләләрендә балалар, оныклар тәрбияләп үстерәләр.
Рәшит Хәсән улы Әхмитшин гаиләсендә дә 3 малай тәрбияләнеп үстеләр — Ринат, Ришат, Раушан. Алар юристлыкка укып чыгып, бүгенге көндә Ижау шәһәрендә төрле өлкәләрдә эшлиләр.
Мәсгуть Хәмәт улы Мөхәммәдиев гаиләсендә дә 3 малай үсте. Алар үз гаиләләре белән матур тормыш көтеп яталар. Олы улы Марат — Салагышта фермер. Уртанчы улы Мансур — Салагыш авыл жирлеге рәисе. Кече улы Мәлик — Алабуга каласында янгын сүндерү хезмәтендә.
Саный китсәң, бик күп алар безнең Ямурза-Салагыш җирлегендә яхшы әтиләр. Илфат Шәйхетдинов, Айрат Шәйхетдинов, Ринат Хисамов, Тәлгать Шакиров, Инсаф Ибраһимов, Илнур Сәхипов — болары яшьрәк әтиләр исемлеге. Әле шундый ныклы гаиләләр булганда җәмгыятебездә әдәп-әхлак төшенчәләре яшәячәге, кешеләргә ихтирам сакланачагына ышаныч бар.
Раилә Тимофеева, Ямурза авылы.