Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әти кулы кирәк
19.12.2019

Әти кулы кирәк

Казанда балалар мәйданчыгында ясалган таучыктан шуып төшәргә әзерләнгән оныгыма кулларымны суздым: ”Әйдә, төш, курыкма, тотам!..” Ул исә юк дигәнне белгертеп башын чайкады да: “Әт-тә, әт-тә!” — диде, әтисен чакырып… Күрәсең, бала әтисенең көчле кулларын тели, аның өчен ул куллар ышанычлырак, җылырак… Бу күренеш миңа Мөнир Вафинның бер шигырен искә төшерде.
Сабый чакта әти белән икәү
Читән үреп, койма ныгыттык.
Казыкларын шундый тирән кактык,
Үзебезчә шундый нык иттек.

“Сулап каксаң, улым, нык була ул!” —
Шушы сүзне тик бер ишеттем.
Мин сабыйга шул сүз җитә калды,
Ныгытам, дип, көн дә су сиптем…

Ул читәннәр череп таралдылар,
Ә казыклар үсте югары.
Могҗизалар ясый ала икән
Әтиләре белән уллары…
Искиткеч матур әйтелгән! Читәннән дә агач үстергәннәр бит әти белән ул! Әтисе кебек булу, ул өйрәткәнчә эшләү, яшәү малай кеше өчен табигыйдыр инде…
Оныгым өйгә кергәч тә гаҗәпләндерүен дәвам итте. Әле әтисенең бүреген, әле башмагын киеп карады. Эшкә йөри торган сумкага да тынгы булмады, бала аны нәкъ әтисе кебек җилкәсенә эләргә тырышты. Күренеп тора: аның әтисе кебек буласы килә…
Әти кешенең роле гаиләдә бик зур шул. Без телибезме, юкмы, балалар, малайлар бигрәк тә әтиләрен кабатлыйлар. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, кешеләр белән аралашырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, хатын-кызны хөрмәт итәргә баланы әти кеше өйрәтергә тиеш. Хезмәт сөюне, җаваплылык хисен, максат кую, аңа бару юлларын табуны да бала әтисеннән өйрәнә. Гаиләдә ир кеше эчкечелек белән шөгыльләнеп, тәмәке тартып, әни кешегә кул күтәреп яши икән, иманлы, әдәпле бала үстерүгә өметне өзсәң дә була. “Сиңа ярый бит әле, нигә миңа тартырга ярамый? Ә үзең нигә сүгенәсең?” – дигән сораулар күп вакытта әти кешенең “тәрбия сәгате”н өзәләр. Әти-әни тормышы — бала өчен көзге. Ә авызың кыек булса, көзгегә үпкәләүдән файда юк.
Әти кулы… “Әни кулларының җылысы” дип, җырларда җырланса да, корычтай нык әти кулларын берни дә алыштыра алмый. Яратып түшәмгә кадәр чөйгәндә дә, ат итеп атланып йөргәндә дә, урамда җитәкләшеп узганда да малайларның әтиле булу горурлыгы йөзләренә бәреп чыга, авыз ерыла, күзләрдә очкыннар уйный.
Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы аталардан башка тәрбия барыбер тулы була алмый, диләр. Инглиз шагыйре Джордж Гербетның “Яхшы ата йөз укытучыдан да өстен”, дигән шигъри юлларын искә төшерсәк, әти тәрбиясенең гаиләдә зур, алыштыргысыз роль уйнавына тагын бер тапкыр инанабыз.
Тик, кызганыч, гаилә психологы Евгения Лялинаның әйтүенчә, илдәге һәр өченче гаиләдә бала әти назын күрми үсә икән. Үзе дә өч бала тәрбияләүче бу ханым тагын шунысына да басым ясады:”Күп балаларның әтиләре исән, тик алар тәрбия эшендә катнашмыйлар…” Бу гаиләләрдә нинди балалар үсә? Алар ничек, нәрсәгә өйрәнерләр? Үзләре нинди балалар үстерерләр? Аларның үзләрен ташлап киткән әтиләренә әйтер сүзе бармы? Бар, әлбәттә!
“Мин әтине беркайчан да гафу итмәячәкмен. Ул безне ташлап киткән. Үскән чакта, иң кыен вакытларда ул янәшәмдә булмады. Мин үстем, һөнәр алдым, гаиләм бар. Беркайчан да, беркайчан да баламны ташламаячакмын! Әти турында минем ишетәсем дә килми! “ – бу сүзләр 29 яшьлек ир-атныкы.
“ Әти белән аерылышкан өчен кечкенә вакытта мин гел әнине гаепләдем. Үсә төшкәч, әти белән аралашырга теләдем. Тик аның салкын карашы, миңа килгән авырлыкларга битарафлыгы, кайчан гына барсам да, исерек булуы, юньле киңәш тә бирә алмавы минем күңелемне кайтарды… Ул минем өчен әти түгел!” – 26 яшьлек егетнең җан авазы бу. Әле тагын:” Әти, кайда син? Мин әтилеләрдән көнләшеп яшим. Минем ни гаебем бар соң!?” — дип ачынып язган, елатырдай җөмләләр күпме пәрәвез челтәрендә, сәхифәләрдә, тормышта?!
Әти кеше бала күңелендә әни белән янәшә булган иң кадерле, иң кирәк кеше ул! Тагын шунысын да онытырга ярамый: ата – нәсел башы, улы — дәвамчысы, алар буыннар чылбырын дәвам итәләр. Нәселе бар – ныгыр, дигәннәр борынгылар. Димәк, әти кеше, чын мәгънәсендә әти булырга тиеш.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.