Әтиемә рәхмәт!
Бүгенге көндә татар эстрадасында зәвыклы һәм үзенчәлекле тавышы, мәгънәле җырлары белән танылган җырчы, Ижауда туып-үскән Дилия Әхмәтшина әтисе Фәрит Мансур улы Әхмәтшин турында якты хатирәләре белән уртаклашып, әтисе истәлегенә язма җибәрде. Фәрит Мансур улы милли җанлы кеше иде. «Яңарыш»ыбызның хәле, газета укучыларның саны белән даими кызыксынып торды. Аның фаҗигале үлеме барыбызны да тетрәндерде. Кызының истәлекләре аның рухына дога булып ирешсен.
“Әтиемнең арабыздан китүенә дә 5 ай вакыт узган. Ә хатирәләр күңелдә көннән-көн яңарып, сагыну сагышын көчәйтәләр генә.
Миңа әти белән бервакытта да күңелсез булмады. “Аяклы энциклопедия”, башкалар кебек түгел, кайчак сәер дә, тик шул ук вакытта көчле энергетикалы да, үзенә генә хас юмор хисе булган кеше иде ул.
Әнием сүзләре буенча, минем каләм тотып язган беренче сүзем дә аның исеме “Фәрит” булган. Урман янындагы турникта малайларны спорт белән шөгыльләнергә өйрәтүен бүгенгедәй хәтерлим. Ул үз тормышыннан кеше ышанмаслык гаҗәеп хәлләр турында артистларча сөйли иде. Хәер, андый маҗаралы хәлләре безнең белән дә күп булды. Ә атларны ул ничек матур итеп ясый иде!
Мин аның кызы булып дөньяга тууыма, әти мәхәббәтен, әти назын бүләк итүе, тормышыбызны якты хатирәләр белән бизәгәне өчен Ходайга һәм газиземә чиксез рәхмәтлемен.
Миңа өч яшь вакытында без беренче тапкыр диңгезгә бардык. Һәм әти миңа ак сызыклы кызыл йөзү камерасы сатып алган иде. Аннан нишләптер ул миңа бүләкләрне бик сирәк бирде. Мин моңа үпкәли идем. Ә нәтиҗәдә мин бүләк өчен сатылмый торган кыз булып үстем. Ә ялдан кайтканда, аэропортта әтине тыңламыйча йөгереп йөреп, иягемне җәрәхәтләдем. Аның өчен ул мине бик тиргәде. Ә мин озак еладым. Аның ул вакыттагы ачулануларын мин үзем дә әни булгач кына аңладым: әтием минем өчен артык кайгырган.
“УАЗ” машинасын йөртергә, мылтыктан атарга да, үз-үзеңне саклау алымнарына, кыргый шартларда ничек яшәргә дә, шахмат уйнарга, велосипедта йөрергә, чаңгыда шуарга, тиз йөгерергә һәм йөзәргә дә әти өйрәтте мине. Ә гитарада уйнап, бергәләп күпме җырлар җырлаганыбызны санап бетереп булмый. Үзенең музыкага булган мәхәббәтен миңа да тапшырып, мелизмнар җырларга да өйрәтте. Талантлы башкаручылар турында сөйләп, канатландырды, музыка иҗатына гашыйк итте.
Аның мине беренче тапкыр Казанга озатуы һич күз алдымнан китми. Мин электричкага утырыр алдыннан, коры гына “сау бул” диде дә, борылып китте. Шул вакытта мин аның күзләрендә беренче тапкыр яшь күрдем, үзем дә бик озак еладым.
Соңгы елларда безнең аралар бераз суынып торса да, аннан бик нык якынайдык, ешрак күрештек. Ә ахыргы очрашуыбыз вакытында бергәләп намаз укыдык, әтием белән бик озак кочаклашып утырдык. Мин аңа: “Әтием, мин сине яратам!” — дип әйтергә җитештем. Ул мизгелдә әтиемне кочагымнан җибәрәсем килмәде. Ул киткәндә, елап калдым.
Хәзер инде якын кешемне башка беркайчан да кочаклап, үбеп, тәмле ризыклар белән сыйлап та булмаячак. “Кызым, хәлләрең ничек?” – дип, назлы итеп күземә карап, сораучы да юк. Ә үзенең сәламәтлеге турында сораганда: “Сезнеке яхшы булса, минеке шәп”, — дия иде. Кызым Асель белән татарча сөйләшергә кушуы миңа васыять булып калды. Ә иң үкенечлесе: кызым бабасын гаилә фотоларыннан, хатирәләр аша гына беләчәк. Ул Асельнең беренче адымнарын да күрергә җитешмичә китте!
Туган телебезне, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне ярату һәм белү аның өчен иң мөһиме булды. Ул үзе белән бары тик татар телендә генә сөйләшергә мәҗбүр итә иде. Монысы өчен аерым рәхмәт әтиемә!
Әтинең язмышы гади генә булмады, тик шулай да ул бик матур яшәде. Мин аның язмышының бер өлеше булуым белән горурланам. Әтием мәңге безнең йөрәкләрдә сакланыр.
Дилия Әхмәтшина, Ижау — Волгоград.