Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


16.05.2018

Әнкәй миче

(хикәя)
Ап-ак итеп агартылган, дүрт таба сыешлы, кырыенда су җылытырга, аш пешерергә диеп куелган зур казанлы, плитә­сенә ягып җибәргәч өй эчләре икенче төрле җылы ала торган мич кайсыгызда бар? Безнең әнкәйнеке бар иде. Бар иде дип әйтүем, миче бар, ә әнкәй юк. Ул вафат булгач, мич бөтенләй ятим калды. Газ кертүләр башлангач, кешеләр мичләрен сүтеп бетерделәр. Ә безнең әнкәй миченә тимәде. Менә тәмле дә пешерә иде соң әнкәй камырларны шул мичендә.
Элек, без кечкенә чакта, мичкә ягып өй җылыта идек. Плитәгә утын өстәгәндә, иң беренче булып мин барып утырам, алтынсу күмерләрне гел мин болгатам. Әнкәй миңа беркайчан: “Бар, кысылып йөрмә аяк астында”, — димәде, киресенчә: “Эш­лә, кызым, өйрәнгәнең үзең өчен булса, эшләгәнең кеше өчен, яна гына күрмә, күмерләрең идәнгә төшә күрмәсен”, – дия иде. Зур ашлар, сеңелемнәр тугач, бәби туйларын иткәндә, Коръән ашларында, казан астына ягып, итен күп итеп салып, аш асалар, мичкә бәлеш, түгәрәк ипи тыгалар иде. Минем иң яраткан ризыгым шул чакта бәлешнең йөзе көймәсен өчен камырны юка итеп җәеп, өстенә каплаган камыр капкач иде. Кетер-кетер китереп ашап бетерә идем. Мич безнең өйнең төп вазифаларын башкаручы гаилә әгъзабыз иде. Аралыкта мич кушы безнең качышлы уйный торган урын иде, эчендә утыны булмаганда. Казанында су җылытып, атна уртасында әнкәй безнең озын чәчләребезне юа, керләребезне уып, соң гына йок­ларга ята иде газизем. Ул вакытларда кышлар бик салкын булды. Сыерыбыз гел гыйн­вар яки февраль айларында бозаулый. Әткәй аралыкка урын бүлеп, мич арасына бозауны кертәләр. Берәр ай бозау да безнең белән яши иде. Яз көне тавык чебиләре чыга баш­лауга әнкәй аларны, әткәйнең иске бүрегенә салып, мич алдына куя. Нәни чебиләр, башка туганнарының йомырка эченнән чыгып беткәннәрен көтеп, җылы мич алдында бүрек эчендә изрәп йоклыйлар иде.
Миңа 2-3 яшьләр тирәсе булган ул чакта. Әнкәй мичнең аскы өлешләрен агартып бетергән дә, арт­сыз агач урындыкны казан тора торган ягына куеп, мич башын агартырга менеп киткән. Мин килгәнмен дә урындыкны олы якка алып чыгып киткәнмен. Әнкәй эшен бетереп төшәргә уйласа, урындык юк, ә казан­да кайнар су. Сикереп төшәргә уйлау да юк, казанга чумуың бар бит. Әнкәй урындыкны китереп куюымны сорый икән, мин: “Ә”, — диеп, ике кулымның уч төбен күрсәтәм дә китеп барам икән. Әнкәй: “Этләргә ялынгандай ялынсам да, урындыкны алып килмәдең. Әтиең төшке ашка кайт­канчы мич башында утырдым, ә син минем анда икәнемне онытып уйнадың, аннан мине эзләп, «әннә» диеп елап йөрдең. Мин мич башыннан эндәшкәч, көлеп җибәргән идең. Ә мин ничек еладым ул чакта? Әтиең эче катып көлде, «Кызым булдырган», — диде, мине мич башыннан төшергәндә”, – дип сөйли иде.
Сыер бозаулагач, бездә угыз эремчегеннән бик тәмле итеп төплекәй пешерәләр, маллар исән-сау булсын дип, бозауның бәби туе кебек итеп Коръән укыталар. Һәр елны әнкәй белән әбием, мичтә төплекәй пешереп, күрше-күләнне, туган-тумачаны чакыра иделәр. Ул төплекәйнең тәмлелекләре… Бу ризыкны ашамаган кеше, минемчә, бик күп нәрсәдән мәхрүмдер кебек тоела. Зур тәлинкәләргә күп итеп өеп, каз мае белән майланган кайнар төплекәйдән дә тәмле ризык юктыр ул. Хәзер бигрәк тә, чөнки кешеләрнең миче генә түгел, сыерлары да юк бит. Ә элек өй саен төплекәй бәйрәме кыш буена сузыла торган иде.
Ипине әнкәй мичтә төрлечә: табага салып йомры итеп, форма белән шакмаклы кибетнеке кебек итеп, мич төбен каз канаты белән себереп, түгәрәкләп пешерә иде. Андый күпереп торган ипиләрне минем хәзер беркайда күргәнем дә, ашаганым да юк. Әнкәйнеке кебек тәмлене. Ипи пешеп чыккач, әзрәк суынганын көтә иде, түгәрәк ипине күкрәгенә терәп, зур телем кисә, аның өстенә каймак яки ак май сөртә, күп итеп карлыган кайнатмасы сылый да безгә тоттыра. Ипи телеменең як-ягыннан аккан каймак белән карлыган кайнатмасын борын очларына кадәр буяп, кызу-кызу ялый идек. Вәт тәмле иде ул! Хәзерге джем, туңдырмаларың бер читтә торсын.
Мичтә пешкән әнкәй коймагы… Коймак пешергән көнне өй эче нурга төренә, хуш ис тарала. Өйдә ул көнне бәйрәм рухы хөкем сөрә. Коймак — дини бәйрәмнеребезнең төп ризыгы. Бал-май белән авыз ачкач, әнкәй көйләп дога укый. Барчабызга хәерле гомер тели, алъяпкыч итәге белән яшьле күзен сөртеп, яшьли үлеп киткән әткәебезгә дога кыла. Кайнар коймакны балга манчып, кемдер мәтрүшкәле, кемдер сөтле итеп, тәмләп чәй эчә. Менә кайда калган икән ул авылда үскән рәхәт бәләкәй чак­лар?! Әнкәем пешергән шәңгә, өчпочмак, татлы бәлешләр юк инде. Алар әнкәем-бәгърем белән бергә киттеләр.
Мич дигәннән, узган ел яңа өебезнең эшен бетереп күченгәч, иремә:
— Безнең өйгә бер әйбер җитми, – дидем. – Ул да булса әнкәй миче.
— Сиңа мич кирәкмени? Булыр, – диде.
Икенче атнаны ук кайнатам мич чыгаручы абыйны алып та кайтты, кичкә мичне чыгарып та куйдылар. Ул мичнең матурлыклары, кремль кебек мәгърур басып тора. Мичкә ягып җибәрдек. Яңа өебез тагын да яңарып киткәндәй, җылыга төренде. Мин мичтә янучы учакка карыйм. Бер-бер артлы балачагым күз алдыннан уза, гүя әнкәем коймак пешерә, ипи баса, бәлеш тыга. Күзләремнән мөлдерәп сагыну яшьләре туктаусыз ага, эх шушыларны әнкәем күрмәде бит, дигән уйлар диңгез дулкыннарыдай башымда шаулый, йөрәгемне телә, үзәгемне өзә.
Сеңелемнәр гаиләләре белән әнкәемне сагынып кайткандай миңа кайталар да, мич ягып, әнкәй кебек коймак пешерәм. Бик тәмле була. Сеңелемнәр: “Әнкәйнеке кебек тәмле коймак”, — диеп ашасалар да, минем өчен газиземнеке кебек тәмле булмас ул. Мичтә мин әнкәем чалымнарын күрәм дә, сагынуымны басып, аны сыйпыйм. Кечкенә чагымдагы кебек алтынсу күмерләрне болгата-болгата: “Әнкәм миче”, – дип кабатлыйм. Минем гамьсез балачагымдагы мичне бүләк иткән мич чыгарган абыйга, иремә һәм кайнатама мең рәхмәт укыйм.

Чулпан Нурмөхәммәтова, Әгерҗе шәһәре.