Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Әнкәй догасында булыгыз
8.03.2012

Әнкәй догасында булыгыз

Мин 1941 елның салкын гыйнвар аенда туганмын. Минем балачагым Бөек Ватан сугышына hәм сугыштан соңгы елларга туры килде. Күпме авырлыклар күрсәм дә, Аллага шөкер, сынмадым, сыгылмадым, бирешмәдем, зарланып яшәмәдем. Минем болай гомер кичерүем әниемнең изге теләкләре, тырышлыгы, сабырлыгы аркасындадыр, дип уйлыйм.

Безнең әтине сугышның беренче көннәреннән үк фронтка озатканнар. Әти белән бергә авылыбызның менә дигән көчле ирләре, егетләре Минзәлә хәрби комиссариатына юл тотканнар. Бер көннән соң: «Курья посёлогындагы пристаньнан аларны пароход белән алып китәчәкләр икән», — дигән хәбәр авылга килеп җитә. Авыл хатын-кызлары ирләрен, туганнарын, егетләрен озатырга Курьяга йөгергәннәр. Безнең күршебез Миннисәттәй дә Хәсән абыйны озатырга барган, ә безнең әни мине — күкрәк баласын калдырып китә алмаган, күрәсең, ул бара алмаган. Әтигә бик кыен булгандыр инде, тик Ходай кушмагач, нишлисең. Әле миннән олырак апа белән абый да бар бит. Шулай итеп, әниебез 3 бала белән калган. Әтинең әнисе — әби дә булган әле.

Авыр сугыш еллары уза тора. Солдат хатлары да килә, күп гаиләләргә кара кайгылы хатлар кайтып төшә. Миннисәттәйнең ире Хәсән абый да кайтмаган, сугыш кырларында ятып калган. Безнең бәхеттәндер инде, әтиебез нык яраланып булса да, исән кайта. Мин кечкенә бала буларак, әтинең кайт­канын хәтерләмим. Ләкин Миннисәттәйнең безгә кереп елаганнары истә калган. Елый-елый: «Азаккы күрүләрем шул пристань­да булган икән, син, Миннеямал, озатырга бара алмасаң да, күрү насыйп булгач, Салихың исән кайтты», — дия иде.

Әти сугыштан кайткач, алар әле безгә бер энекәш, бер сеңел бүләк иттеләр.  Без — 5 бала булдык. Ачлыкны да, ялангачлыкны да татыдык (кече сеңелебез генә иркендәрәк үсте, ул туганда без шактый рәтләнеп килә идек инде). Ачлык булган җирдән чир дигәне дә ерак йөрми икән. Миңа күз авыруы эләкте. Бу чирдән мине авылыбызның им-томчысы Хөппениса әби терелтте, «Урыны оҗмахта булсын!» — дип догалар кылам аңа. Ни күрсәк тә күрдек, шулай үсә төштек. Аякта — чабата, күлмәк-ыштан киндердән. Әни аларны юа башласа, без өйдән чыга алмыйбыз, чөнки алмашка кием юк. Гомергә онытылмаслык булып хәтеремә уелып калган бер хәл турында язып үтмәкче булам.

Бу хәл кыш көне булды. Әни барыбызның да күлмәк-ыштаннарын төнгелеккә юган да, кайда койма башына, кайда бауга элгән. Хәзерге сыман кер кыстыргычлары юк бит инде. Ә төнлә нык буран чыккан да керләрне кайсын кая очыртып бетергән. Алай гына да түгел, бөтенләе белән кар күмеп киткән (элек кары да күбрәк була иде бугай). Әни, буран тавышын ишетеп, керләрне җыярга чыкса, бер нәрсә калмаган. Ул өйгә ачы тавышлар белән елап килеп кергәч, без дә сикереп тордык инде. Әнине берничек тә тынычландырып булмый. Ул: «Хәзер нәрсә киярбез инде?!» — дип елый да елый. Миңа шул 10 яшьләр чамасы булды микән, өстемә нәрсәдер эләктердем дә тышка чыгып йөгердем. Чыгып бастым да карыйм, буран Миннисәттәйләр ягына таба өерә. Мин читән өстеннән сикереп кенә чыктым да, карны актарып, бөтен керләрне җыеп алып кердем. Шул вакыттагы әнинең сөенгәнен күрсәгез иде! Ул: «Үз гомереңә рәхәт яшә, балам, күзләреңә куан», — дип елый-елый теләде. Әниебезнең теләкләре кабул булды, дип уйлыйм мин. 20 яшемдә шофёр булып машинада эшли башладым. Әле хәзер дә, 71 яшемдә, үз машинамны йөртәм. Аллага шөкер, тормышым бар яктан да түгәрәк. Шуны әйтәсем килә: hәрвакыт әниләрне сөендереп, хөрмәт итеп яшәгез, аларның догаларын алырга тырышыгыз. Әниләрнең догалары кабул була ул. Әтиләрне дә хөрмәтләгез. Шул вакытта сезнең тормышыгыз да hәрвакыт уңай булыр.

Әсхәт Салихов, Ижау шәһәре