Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Әнкәйләрне данлыйк!
26.11.2020

Әнкәйләрне данлыйк!

Республикабызда 2005 елда Әниләр көне уңаеннан «Ана даны» хөрмәтләү билгесе булдырылды. Бүләкләнгән аналарга 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата бүләк һәм «Удмуртия Республикасының Хезмәт ветераны» исеме бирелә. 2005-2019 елларда бу бүләк республиканың 714 күпбалалы әнисенә тапшырылды. Шушы көннәрдә әлеге исемлеккә тагын 18 ана өстәлде. Быел алар арасында татарлар булмавы бераз кәефне төшерсә дә, бу – безнең милләттәшләребез арасында мактау-га һәм хөрмәткә лаеклы аналар юк дигән сүз түгел. Җәмгыятькә файдалы эшләр башкаручы, Ватанга тугрылыклы, намуслы балалар тәрбияләп үстергән һәр ана әлеге бүләккә лаеклы. Сезне бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз. Гаиләгездә гореф-гадәтләребезгә һәм туган телебезгә урын түрдә булыр дип ышанабыз.

Аналар күп өмет итми алар,
Бик әзгә дә риза, канәгать.
“Балам!” — диеп типкән йөрәгенә
Бер җылы сүз җитә, җәмәгать.

Әнкәйләрне данлыйк, хөрмәт итик,
Бәхет өстик гомер көзенә.
Әнкәй бәхиллеге, ризалыгы
Яшәтә бит безне гомергә.

Фаягөл Әхмәтшина,
Кадыбаш авылы