Әни
(Авылдашым Рәйсә апаның якты истәлегенә багышлыйм)
Вәсимә кызын каршы алырга капка төбенә үк чыга. Шулай гадәтләнгән, һәр шимбәне Рәсиләсенең кайтыр вакытын чамалап, бакча коймасы буенда үскән куш тирәк ышыгындагы утыргычка утырып, кояш баешын күзәтә-күзәтә көтә ул. Көндезге торышыннан шактый түбәнәйсә дә, кояш рәхимле җылысын җир өстенә мул сибә әле. Урам уртасыннан үткән таш юл кырыйларыннан ихаталаргача сузылып үскән бәбкә үләннәре ямь-яшел. Авылда мал-туар тоту кимегән саен яшеллек артса да, күңелгә моң өстәлә, гөрләп-шаулап торган заманнарны сагыну көчәя.
Менә шулай капка төбенә чыгып утырып урамны күзәтеп, узган-барганнар белән ике-өч авыз сүз алышканнарга кызыгып, көнләшеп гомере узды Вәсимәнең. Хезмәте, бетмәс-төкәнмәс җәмәгать эшләре, хуҗалыктагы йорт мәшәкатьләре өстенә тегү, бәйләү, чигү белән дә мавыкты. Урамга чыгып утыруының да үз вакыты, чоры бар икән.
Автобустан төшкәч тә атлый-йөгерә әнисе янына ашыккан газизен ерактан танып алды. Әнә ул кояш баешы төсле кызгылт чәчле, зәңгәр күзле йөрәк парәсе. Сумкасының авырлыгын да тоймый, көләч елмаеп әнисе кочагына ашкына.
Әнидән дә кадерлерәк нәрсә бар бу дөньяда? Әйтерсең атна гына түгел, озак вакыт узган. Сагынышкан ана белән бала, бер-берсенә сыенып, кереп югалалар.
Сумка тутырып күчтәнәч төяп кайткан кызына атна саен бер үк сүз:
— Әй, балакаем, никләр бу кадәр күтәреп йөрисең? Авылда почмак саен кибет ачтылар, ярыша-ярыша тәм-том саталар. Шәһәр кебек инде. Җаның ни тели — шул бар.
— Әнекәем, күчтәнәч алганда бер сөенәм, кайтып өстәлгә тезгәндә, тагы бер. Әниемә дип тәмле ризыклар алып кайту шатлыгын белсәң икән син! — ди кызы иркә-назлы карашын төбәп, җиләк-җимешләрне тәм-томнарны матурлап савытларга сала.
Вәсимә мич алдында, җылыда торган шәңгәләрен алып килеп өстәл әзерли башлый. Хәзер алар, ике бәхетле җан, кара-каршы утырып, җыелган бар серләрен сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрләр.
Юл тузаннарыннан арынып кергән кыз сөенә-сөенә үз урыннарына утырып, яраткан ризыкларыннан авыз иттеләр. Һәр атнада кабатлана торган матур мизгелләр бу. Тик менә кыз ничә атна инде йөрәген борчыган сорауны әнисенә белгертә алмый йөди.
Шушы җылы очрашуның, бу матур табынның ямен бозып, ничек телең барып әйтергә кирәк. Юк-юк, әнинең йөрәген борчырга ярамас…
Өч ел буе Казан белән авыл арасын таптады Рәсилә. Башта укыды, аннан эшли башлады. Кары-яңгыры, бураны-суыгы куркытмады. Әни янына кайтмый калып буламы соң? Практика вакытында пешергән тәм-томнарны алып кайтып әнисенә авыз иттерде. Мичтә пешергән ризык серләрен әнисеннән белешеп эштә кулланды.
Рәхмәт әйтеп, табынны җыештырып та куйды кыз.
— Әни, көн тәртибе буенча хәзер мунчамы?
— Әйе, кызым, пиннеген пешереп, суын таманлап куйдым.
Әнисе генә әйтә ул сүзне авылларында, үзенә бер ямь, тәм белән: “Мунча пиннеге”, — дип. Үзенең туган яклары сөйләмен гомер буе үзгәртмәде.
“Пиннек — иннеккә аваздаш, берсе иренне матурласа, икенчесе тәнне иркәли, сихәт бирә. Ә себерке — себерер өчен”, — ди ул. Менә шундый үзгәрәк кеше инде ул әнисе. Рәсиләнең әнисе ич ул!
— Кызым, син бит чабынырга яратасың, кызуында чабына тор, ә мин соңрак керермен аркаңны ышкырга.
Шушы бәхеткә тиенеп кенә, кадерле кеше була торып, шушы илаһи ямьне бозып ничек сүз башларга кирәк, булмаганны.
Апалары күптән таралыштылар. Өлкәне чит илгә үк китеп урнашты, башкаларының да еракта үз тормыш-көнкүрешләре — сирәк кайталар.
Әтиләре вафатыннан соң, ялгыз әнисе атна белән атна арасындагы көннәрне санап, төпчеген сагынып яши.
Утларны сүндереп йокларга яткач та, караңгыда да сөйләшеп яталар әле алар. Күршеләр, сабакташлар турында, чуар тавык, ялкау ата мәче турында — берсе дә калмый. Соңгы вакытта тема киңәйде. Әнисе ерактагы туган авылы, аның кешеләре турында сөйләргә ярата, истәлекләре белән уртаклаша.
Караңгыда сөйләшүнең үз тәме бар аның. Теге яки бу сүздән соң каршы яктагы үзгәрешне күрмисең, гел үзең уйлаганча дөрес итеп тоясың.
Кылт итеп, тагы теге сорау тел очына килә: “Әни, мин синең кызың түгелмени?” Әле дә ярый авыздан очып чыкмады.
— Әни, хәерле төн, тыныч йокы, тәмле төш.
— Әйдә, кызым, йоклыйк инде.
Узган кайтуларының берсендә күрше авыл хатыны авызыннан ишетте Рәсилә шушы үзәк өзгеч хәбәрне.
— Син Вәсиләнең алышкан кызы мәллә, бер дә аларга ошамагансың?
Менә ничә атна инде шул сорау борчый. Җанын ярып бирергә әзер торган әнисенә ничек әйтәалсын соң аны Рәсилә?..
Вәсиләнең дә күзенә йокы кермәде. Кызына тиздән 20 яшь тула. Серне аңа чишәргә вакыт җиткәндер бит инде. Тик ничек сүз башларга? Бигрәк ана сарылы, иркә булды төпчеге.
Нәфис җанны бер яраласаң, араны гомерлеккә бозып, хата ясамасың дип кем әйтә ала?!
Баланы өйгә алып кайткач, ире көнләшеп җанга тиде.
— Безнең нәселдә дә, сезнекендә дә кызыл чәчле, зәңгәр күзлеләр юк. Кайдан килеп мондый бала туган синнән? Нинди күке баласы бу? — дип күңелне талады.
Балаларын үстергән кайнанасы өлкәннәрен өзелеп яратса да, азрак кырын карады. барсын да күрмәмешкә салышырга гадәтләнде Вәсимә. Намусы чиста, күңеле керсез. Аларның чит итүенә җавап рәвешендә Вәсиләсен үзгә ярату белән яратты. Яралы бармакны күбрәк саклыйсың, ныграк җылытасың лабаса. Тәпи басып йөреп киткәнче имезде. Күкрәк сөтенең тәмен белеп имгәнче туктатмады. Сөйләшә-сөйләшә имәр иде нарасый.
Сабыр төбе сары алтын, дисәләр дә, сабырлыклар да кайчак шартлап сына икән. Ул кичке китапханәсендә эшен соң гына тәмамлап, өйгә кайтып кергәндә, барсы да таралышып йокыга киткәннәр иде. Иҗат кичәсенә килгән кунакларга сый-хөрмәт күрсәтеп, озатып җибәргәнче шактый вакыт узды шул.
Ипләп кенә йокы бүлмәсенә узды. Ире ике кызын кочагына сыендырган, кечесе, өсте дә япмаган килеш бер читтә ята. Сабыеның салкын кул-аякларын тыны белән җылытырдай булып күтәреп алды Вәсимә. Күзләреннән аккан бөртек-бөртек яшьләрне күрүче булмады, шөкер.
Иртәгесен ашатып-эчертеп барсын да озаткач, Вәсиләсен киендерде дә күрше авылга алып китте. Сер сыяр якташы биш чакрым читтәге авылда үз гаиләсе белән яши. Сабыр савытлар тулган иде шул, тулган иде…
Алабуга мәдәният-агарту көллиятен тәмамлап, юллама белән бер белмәгән төбәккә килеп урнашты Вәсимә. Монда мәхәббәтен очратты, тормыш кордылар. Бик әйбәт кенә яшәп яталар иде. Яңа йорт җиткезделәр. Кайнанасы балаларын карарга булышты, эшенең тынгысызлыгын аңлый торган бик мәгънәле кеше кебек иде моңа кадәр. Әйе, дүртенче кызы Рәсиләне алып кайтканчыга кадәр…
Кызын әле күтәреп, әле тәпиләтеп, әле аркасына кочтырып атлады да атлады, елап та алды. Әле дә ярый кеше-кара очрамады.
Ахирәт дусты Рәйсә өйдә иде. Үзе дә декрет ялында. Табын артында икәүләп туйганчы сөйләштеләр, серләштеләр. Шулай да шиген белдерүне кирәк санады Рәйсә:
— Вәсимә, дускаем, синең белән бергә бәбиләгән хатыннарны исеңә төшер әле. Район зур түгел, бер тирәдә бала тудыру йортында яткан әниләр берсен-берсе белми калмаслар, шикләндерерлек төсмерләр бар бит. Рәсиләң миндә калып торсын. Син эзлә,белеш әле.
Әйләнеп кайтуына, өйдә кара тавыш купкан: Рәсилә югалган.
— Син генә юк иткәнсең, кайда кыз? — диде әти кеше. Яхшылык белән дә, куркытып та сорады. Юк, ачылмады хатын. Район үзәгенә бару сылтавы белән таныш әниләрне барлады. Бер авылга сугылды, икенчесенә. Юк, җепнең очы күренми.
Ул арада әти кеше Рәсиләне табып кайтты. “Шунда гына булыр, Вәсимәнең җан дусты Рәйсә генә дидем дә, бардым”, — диде ул. Өлкән балалар да, әби белән әти дә йомшаграк мөгамәлә күрсәтә башладылар.
Вәсимә максат куйгач туктый торганнардан түгел. Күрше палатада яткан яшь удмурт хатынын эзләп китте.
Шактый ара узарга туры килде. Сораша-белешә торгач, ниһаять, кирәкле йортны тапты. Биек капканы ачып, эчке якка үтте. Өч-дүрт бала мәш килеп уйнап яталар. Арадан берсе йөгереп каршысына килде:
— Апай, мар тиледлы кулэ?! (Апа, сезгә кем кирәк?)
Вәсимә артына егылып китмәс өчен капка баганасына сөялде…
Ярабби, ике су тамчысыдай өлкән балаларына охшаган кап-кара күзле, кара чәчле бу кызчыкның чынлыгына ышану да кыен. Ул, калтыранган кулларын сузып, кызның йомшак чәчләрен сыйпады, битенә, калынча ирененә бармак очлары белән кагылды. Аннан иелде дә, кызны кочаклап, күкрәгенә кысты: “Менә шушы газиз җанны куеныңа алып, дөнья читенә китеп югалып булса икән ул!.. Ярабби, Аллам, күркәм сабырлыклар бир!”
Хатын калтыранган куллары белән капшап сумкасыннан кабы белән конфет алды да кызчыкка тоттырды. Тагын әллә ниләр бирер иде… Барлык җыйган байлыгын, алтын йөзек чылбырларын шушы сабыйның аяк астына түшәр иде…
Кызчык ят апага карап торды да, күчтәнәчен тотып иптәшләре янына чапты.
Аккан күз яшьләре пәрдә булдымы — томан каплап, башы уйлау сәләтен югалтты. Бөтен тәнен тоташ калтырау, хәлсезлек чорнап алган иде. Ябылып җитмәгән капканың аргы ягында да суларга һава җитмәде. Ут булып янган йөрәге әрнеде дә әрнеде. Таш булып каткан аякларын көч-хәл белән кузгатып олы юл чатына чыкты Вәсимә.
Туры өенә түгел, китапханәгә кайтып егылды ул һәм эчтән бикләнеп туйганчы елады.
“Ни хәл итәргә? 9 ай буе йөрәк астыңда йөрткән сабыеңны ничекләр кайтарып алырга? Үз ояңда үскән, өч ел буе күкрәк сөтеңне имезгән нарасыйны ничек чит ишек алдына кертеп җибәрергә? “Әнкәй” дип өзелеп торган кызны башка гаиләгә тапшырырга?..
Ят авылда калган кызчык күз алдыннан китмәде. Уйлар йомгагы тәгәрәде дә тәгәрәде. Аккан күз яшьләре түгел, салкын сулар сипсәң дә сүрелерлек кенә түгел шул ялкыннар!
Хатынының соңгы көннәрдәге боек йөзен, хәсрәтле карашын сизеп, тоеп йөргән иренең сорауларын җавапсыз калдыра килде ул. Ничек сүз башларга белми газапланды. Беркөнне елый-елый башыннан кичкәннәрне сөйләп бирде.
Хәлне аңлату, нигезсез шикләнүләре өчен иренең гафу үтенүләре дә җиңеллек китермәде Вәсиләгә. Озак уйладылар, киңәш-табыш кылдылар ир белән хатын, үлчәү тәлинкәсенә әле берсен, әле икенчесен куеп кардылар. Тегесе дә, монсы да кызганыч шул. Үзләре ничек тә түзәрләр, сабыйлар нишләр?..
Башка юллар юкмыни соң? Язмышлардан узмыш юк. Ничек булган, шулай калсын! Димәк, Аллаһ безгә шундый сынау, тәкъдир язган. Ир белән хатынның уртак фикере иде бу.
…Вәсимә уйлар белән шыплап тулган башын әле уң якка, әле сулга куеп ятты, арып-талып йокыга киткәндә, таң сузылып килә иде инде.
Иртән торып чәй әзерләде, кыз һәм ана үз уйлары эчендә гомер булмаганча тын гына чәй эчтеләр.
— Кызым, сиңа әйтәсе олы серем бар, — дип сүз башлады Вәсимә авырлык белән. Сүзнең нәрсә турында барачагы турында Рәсилә сизеп алган иде инде.
— Әни, кирәкми, мин сине бик-бик яратам, син дә мине яратасың, шулай бит. Әйдә, тап төшермик без бу яратуга.
Кыз сикереп торды да, һушсыз булып утырган әнисен кочаклап алды. Бик озак тордылар алар бер-берсенә сыенып. Күзләреннән аккан тамчыларның шатлык яше булуы бәхәссез. Ничә еллар буена күңелне әрнеткән олы йөктән, йөрәк ярасыннан арыну иде бу.
Кичкетаң авылы.