Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Әнисә Хәсәнова: «Утырып елыйсы килә»
11.06.2020

Әнисә Хәсәнова: «Утырып елыйсы килә»

“Юлчылар Ижауның Ленин районындагы Западная, Загородная урамнарында сәер тротуарлар төзегәннәр. Яңа асфальт өзек-өзек итеп түшәлгән. Ул гына да түгел, түшәлгән асфальт өстеннән явым-төшем суларын агызу өчен салынган торба калкып тора”. Бу арада мондый хәбәрләр белән социаль челтәрләр кайнап торды. Әлеге урамда яшәүче Әнисә апа Хәсәнова да редакциягә шул хакта борчылуын белдереп шалтыратты. Аның үз урамнарындагы юлның һәм сукмакның начар хәлдә булуы турында шалтыратуы беренче тапкыр гына түгел. Узган ел көзге көннәрнең берсендә ул: “Безнең урамдагы сукмакны кайчан рәтләрләр икән? Үзем өчен түгел, яшь балаларын күтәреп, больницага баручы аналарны кызганып шалтыратам. Яңгыр явып киткән саен, сукмактан йөрерлек түгел, су җыелып тора”, — дигән иде ул. Әлбәттә, бу сорауны без үз чиратында Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллинга бирдек. Аның: “Бу урам юлы һәм сукмагы киләсе елда төзекләндереләчәк”, — дигән җавабын ишеткәч: “Бер кыш, бер яз гына түзәргә була”, — дип, газета укучыларны тынычландырган идек. Ниһаять, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты буенча шәһәрдә май аенда эшләр башланды. Әле анда, әле монда юлларны төзекләндерүчеләрне күреп, һәркем сөенгәндер. Ләкин Загородная урамында яшәүчеләр шатлану урынына хафага төшәләр. Әнисә апа тагын безгә шалтыратып: “Аллага шөкер, безнең урамда да эш башланды. Ләкин аңлый алмыйм: өске урамнардан агып төшүче явым-төшем суларын агызу өчен торбалар куймыйлар. Ул су кайдан агарга тиеш инде, тагын сукмактанмы?” – дип борчылуын белдерде. Без бу сорауга җаваплы оешмалардан: “Эш башланды гына әле. Борчылырга урын юк. Барысы да проект буенча эшләнә”, — дигән җавапны алган идек. Бу атнада Әнисә ханым янә: “Урамда бер техника да калмады. Эшләрен тәмамлап китеп бардылар. Моңа кадәр яшәп, мондый хәлне күргәнем юк иде әле. Килеп карагыз, адәм көлкесе бит бу. Ләкин көләсе түгел, утырып елыйсы килә. Нигә безне шулай мыскыл итәләр? Моңа күп акчалар бүлеп бирелгән. Нигә аны халыкка файдалы булсын дип сарыф итмиләр?” – диде күз яшьләре аша. Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Динар улыннан әлеге сорауга ачыклык кертүен сорагач, ул: “8 июньдә 15.00 сәгатьтә әлеге урамда бу сорау буенча җыелыш була”, — диде. Без билгеләнгән вакытта шунда ашыктык. Биредә Сергей Меркурьев («Благо» инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары), Николай Ложкин («Ижевское» юл предприятиесе баш инженеры), Арысланов Альберт (Ижау шәһәренең иҗтимагый палатасы вәкиле), Андрей Цаплин (“Гомумроссия халык фронты” башкарма комитеты җитәкчесе), заказ бирүче, подрядчы оешмалардан вәкилләр, Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин, урам халкы җыелган иде. Мине аптырашта калдырганы шул булды: подрядчы оешма вәкилләре эшнең шул чак­лы начар башкарылуының сәбәбен төрлечә аңлатып карадылар, ләкин аларның берсенә дә ышанырлык түгел иде. “Урамда яшәүчеләр үзләре капка төбенә машина белән керергә уңайлы булсын дип сорадылар”, — дигән җавапка җыелышка чыккан кешеләр бертавыштан: “Бездән дә, урам рәисеннән дә беркем дә бернәрсә дә сорамады”, — диделәр. Асфальт өстеннән сузылган торба аша аккан явым-төшем сулары машиналар йөри торган яңа гына асфальт түшәлгән юлга агып төшәрлек итеп ясалган. Болар проект буенча башкарыл­ган эшкә ошамаган. Урам халкы төзекләндерү эшләре барышында канализация коеларының да күмелеп калуыннан канәгать түгел. “Без үз хисабыбызга төзедек аны. Бер-бер хәл булса, ул коены ничек ачарга? Тагын асфальтны чокырга туры киләчәк. Бу төзекләндерү түгел, ә безгә каршы ниндидер корткычлык. Больницага йөрүчеләр өчен сукмак тагын да начаррак хәлгә килде”, — дип борчыла Әнисә апа. Район хакимияте башлыгы подрядчыларга мондый юлны кабул итмәячәкләрен әйтеп, барлык җитешсезлекләрне тиз арада төзәтүләрен таләп итте. Акт төзелеп, җыелышта катнашучылар алдында укылды һәм имзаланды. Объектны тапшырганчы, юл төзүчеләргә тикшерү актларына кертелгән барлык күрсәтмәләрне дә үтәргә кирәк булачак. Барысы да тиешенчә башкарылырмы? Монысын вакыт күрсәтер. «Безнең бер ай вакыт бар әле», — диләр төзүчеләр.
2020 елда Владимир Путин тәкъдим иткән милли проект кысаларында Ижауда 23 юл учас-
тогы ремонтланачак. Ижау шәһәренең Ленин районында да илкүләм проект буенча юлларны һәм тротуарларны ремонтлау дәвам итә. Бу — Шабердино тракты, Парашютная, Западная, Загородная, Степная, Коралчы Драгунов, Кузебай Герд һәм Телегин урамнары. Ленин районында барлыгы 11 автомобиль юллары участогы ремонтланачак.

Подрядчылар тарафыннан юлларны төзек­ләндерү эшләре тиешенчә башкарылмаган очракта, түбәндәге хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 072, 998-072, 78-72-78 (тәүлек буе). Моннан тыш, Ижау шәһәр сай­тында (www.izh.ru) «Ижауны яхшырак итик» сервисы аша хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләрегезне юллый аласыз.

Рәмзия ГАББАСОВА.