Әнирә Сафина: «Елыйсы килсә, җырлыймын!»
Удмуртиянең моңлы сандугачы, атказанган мәдәният хезмәткәре Әнирә Сафина белән милләттәшләребез яхшы таныш. Балачактан ук сәхнәне үз иткән Әнирә ханым инде 45 ел “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбленә йөри. Татарстанда, Удмуртиядә узган төрле бәйгеләрдә катнашып, 1нче, 2нче дәрәҗәле дипломнар, лауреат исемнәре ала. Бөтен гомерен җырга багышлаган, сәхнәдән тамашачыларга илаһи моң, елмаю бүләк иткән Әнирә Сафинаның ачы язмышы турында күпләр белми.
Әнирә ханым тумышы белән Кырынды авылыннан. Ул кечкенә чакта ук әти-әнисе Ижауга күченеп килә. Кыз 20нче татар мәктәбенә укырга керә. Шул вакытта укытучысы: “Син авыл кызы, татарчаны яхшы беләсең, матур җырлыйсыңдыр да әле”, — дип, яшь кызны сәхнәгә менгезә. “Мин “Рамай” дигән җырны башкардым, укытучымның елый-елый тыңлаганы әле дә хәтеремдә. Җырлап бетергәч, ул миңа: “Син хәзер мәктәбебезнең җырчысы булып үсәргә тиеш”, — диде. Башта, буем бәләкәй булгач, урындыкка бастырып җырлаттылар. Концерт карарга килгән әти-әнием дә елый-елый тыңладылар. Шул вакыттан башлап минем җырчы буласым, моңымны халыкка таратасым килде”, — дип, балачак хатирәләрен барлады Әнирә Сафина.
10нчы сыйныфны тәмамлагач яшь кыз Казан консерваториясенә документларын тапшыра. Репертуарында бары тик татар халык җырлары гына булган Әнирә ханымны жюри вәкилләре: “Син җырчы булырга тиеш”, — дип, уку йортына кабул итәләр. Тулай торактан урын да бирәләр. Тик зур сәхнәгә менәргә насыйп булмый аңа. Казанда урнашып, бер атна вакыт үтүгә, аны алырга дип әнисе килә. “Әтиең ризалык бирми. “Җырчылар бәхетсез була”, — ди. Җырчы буласың килсә, Удмуртиядә дә үсәрсең, халык күңелен яуларсың әле”, — ди аңа әнисе.
Кешене язмышы йөртә, дип тиккә генә әйтмиләрдер, күрәсең. Әти-әнисе сүзеннән чыкмый Әнирә ханым. Ижауга кайтып төпләнә, 10нчы мәктәптә директор урынбасары булып эшкә урнаша. Бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Әлбәттә, җырдан, моңнан аерылмый ул, концертларда, төрле бәйгеләрдә катнаша. 20 ел элек Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем дә ала. Бүгенге көндә дә ниндидер бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйсы булса, тамашачылар аның янына килеп: “Әнирә, син кайчан җырлыйсың, сиңа була гына килдек бит”, — дип әйтүчеләр бар икән. Халык мәхәббәтен яулый алганга, үзенең тыңлаучысы булганга чиксез сөенә Әнирә ханым. Казанда калмаганга үкенмисезме дигән соравыма ул: “Яшьлекне кире кайтарып булмый инде. Бәлки дөньяга башка күзлектән карар идем. Әлбәттә, “Их!” — дигән чакларым да булды. Тик мине халык ярата икән, димәк, урыным монда, мин үз тамашачыма кирәк”, — дип җавап бирде.
Әнирә ханымның: “Җыр — минем тормышым. Елыйсы килгән чакларда да җырлыйм”, — дигән сүзләре аеруча күңелемә тиде. Моңлы бала бәхетсез була диләр. Чыннан да, язмыш әңгәмәдәшемне каты сыный. Яратып, матур киләчәк турында хыялланып, кияүгә чыкса да, тормыш иптәшеннән уңмый ул. Ире белән 22 ел элек аерылышкан. Яңадан гаилә кормыйча, бар назын улы һәм кызына бирә. Беренче тапкыр кайгы җиле алар йортын балалары башлы-күзле булып, оныклары тугач шакый. Үз эшен башлап кына җибәргән, зур өметләр баглаган киявенең фаҗигале үлеме зур югалту була. Тик хәсрәтләрнең зурысы аны алда көтә. Башта үпкәсенә салкын тиеп, 33 яшьлек улы, 2 баласын ятим калдырып, якты дөнья белән хушлаша. Озак та үтми операция өстәлендә 30 яшьлек кызы да мәңгелеккә күзләрен йома. Балаларын югалту кайгысыннан шашар дәрәҗәгә җиткән анага ул вакытта тормышның яме дә, яшәүнең мәгънәсе дә калмый. “Үзеңнән алда балаларыңны җирләүдән дә зуррак хәсрәт юк. Ул вакытта ничек түзгәнмендер, аңламыйм. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә сынавын да, шул сынауны үтәргә көчен, сабырлыгын да бирде”, — ди Әнирә ханым. Ул үз язмышын сөйләгәндә, мондый хәлләр кинода гына буладыр кебек тоелды. Кайгыларга түзеп, көчле рухлы булып кала алган әңгәмәдәшем. Күрәсең, күңеле алда яңа сынаулар барлыгын сизгән аның.
Иренең үлемен авыр кичергән килене ялгыш юлга басып, ике кызына тәрбия бирә алмый башлый. Кызының улы да ятим. “Үзем исән чагында, аяк-кулым йөргән дә оныкларымны балалар йортына бирмим”, — дип, Әнирә ханым өч ятимгә әни дә, әти дә, әби дә була. 7 ел инде ул шул балаларга тиешле тәрбия биреп, аларны укыта, башлы күзле итәргә тырыша. Олы оныгы Алишер армия хезмәтеннән кайтып, төзәтү колониясендә эшли. Күптән түгел аңа фатир алуга да ирешкәннәр. Уртанчы оныгы Ләйсән УдДУда социаль педагогика факультетында белем ала. Төпчеге Гөлфирә 10нчы сыйныфта укый. Балалар барысы да акыллы, инсафлы булып үсәләр, барлык фәннәрне дә гел яхшы билгеләргә генә үзләштерәләр. Татар телен дә камил беләләр. Оныклары ата-аналарын алыштырган әбиләренә бик рәхмәтле, аның белән горурланалар. Картлык көнендә аңа ныклы таяныч, ышаныч булырга вәгъдә бирәләр алар. Тормышның ачысын күп татыган, зур югалтулар кичергән әңгәмәдәшем бүгенге көндә оныкларына озын, бәхетле гомер, сәламәтлек тели.
Быел Әнирә ханымның зур юбилее. Аңа тазалык-саулык, оныкларының игелеген күреп, бәхетле картлыкта яшәвен телибез.
Эльвира Хуҗина.