Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Әниләр һәм бәбиләргә бүләк
3.03.2022

Әниләр һәм бәбиләргә бүләк

Воткинск шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачылды. Ул шәһәрнең 39 нчы балалар бакчасының бүлекчәсе буларак эшләячәк. Әлеге бакча — Президент Владимир Путин инициативасы белән эшләүче «Демография» милли проекты кысаларында Воткинскида төзелгән бишенче объект. Аны төзүгә 101 млн сум акча һәм заманча җиһазландыруга 8 млн сум акча сарыф ителгән. 2018 елдан бирле милли проект буенча республикада яңа 52 балалар бакчасы төзелде. Аларны төзү якынча 5 миллиард сумга төшкән.
«Воткинскида бакчаларның ясле төркемнәренә булган чиратны тулысынча яптык. Быел республиканың яңа бакчаларына 1000нән артык бала барыр дип планлаштырабыз. Можга, Завьялово, Якшур-Бодья районнарында, Ижау, Кизнер, Каракүл, Кезда яшәүче сабыйларны яңа бакчалар белән сөендерәчәкбез», – ди Александр Бречалов.
“Илкүләм проект буенча төзелгән барлык балалар бакчаларына сокланып туймаслык: идәннәр җылытыла, уенчыклар яңа, тәрбиячеләр заманча программалар ярдәмендә белем алган. Мәктәпкәчә белем бирү системасында бу – яңа этап”, – ди Удмуртия Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова.