Әниләр көне белән

Әниләр көне белән
Удмуртия Республикасы Президенты Александр ВолковныңӘниләр көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!
Мин сезне чын күңелемнән иң якты бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм.
Әниләрнең тугрылыклы мәхәб-бәтенә рәхмәт йөзеннән 14 ел элек Россиядә яңа бер бәйрәм барлыкка килде. Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла торган бу бәйрәм – балаларның әниләренә булган хөрмәтен, мәхәббәтен белдерү генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуга, аны әхлакый сәламәтләндерүгә керткән хезмәтләрен тану да. Без һәммәбез әниләр алдында бурычлы.
Удмуртия Республикасында әни-ләрне һәм балаларны яклау – дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе. Бүген республикада аналарга ярдәм итү өчен барысы да эшләнә. Без туучы балалар саны буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында. Мәсәлән, агымдагы елның 9 аенда 19630 бала туган. Туучылар коэффициенты 1000 кешегә 15,2 туры килә. Бу сан 1990 елдагыга караганда да күбрәк. Барлык шәһәрләрдә һәм 17 районда табигый үсеш күзәтелә.
Республикада күпбалалы аналарга аеруча зур игътибар бирелә. Узган айда 2012 елның 31 декабреннән соң гаиләдә өченче, дүртенче булып туган бала өчен ай саен 5000 сум күләмендә пособие түләү турындагы Республика Президенты Указы расланды. Әлеге пособие балага яшь ярымнан өч яшькә кадәр түләнәчәк. Тиздән Удмуртиядә балалар бакчаларына юлламалар проблемасы да хәл ителәчәк.
Кадерле аналар, сезне бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, ана бәхете, иминлек, муллык, балаларыгызга, оныкларыгызга, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга уңышлар телим!
Әнкәйләрне данлыйк!
Аналар күп өмет итми алар,
Бик әзгә дә риза, канәгать.
“Балам!” — диеп типкән йөрәгенә,
Бер җылы сүз җитә, җәмәгать.
Әнкәйләрне данлыйк, хөрмәт итик,
Бәхет өстик гомер көзенә.
Әнкәй бәхиллеге, ризалыгы
Яшәтә бит безне гомергә.
Фаягөл Әхмәтшина, Кадыбаш авылы