Әнием биргән сабаклар
Ана — бөек исем, нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Һади Такташ.
Әниләр турында сүз башлаганда иң элек туып-үскән йорт, шунда тәгәрәп үскән балачак искә килеп төшә. Ә иң күңелгә сеңеп калганы — әни биргән тәрбия, аның әйткән сүзләре, киңәшләре. Газета укучылар да бик теләп әниләре биргән сабаклары хакында уртаклаштылар.
Гөлнара Зарипова (Ижау шәһәре):
“Әни кечкенәдән үк безне хуҗалык эшләренә өйрәтте һәм ул эшләрне тиз сыйфатлы итеп эшләүне таләп итте. Апам Алия кечкенәдән үк өй җыештырырга, тәмле тортлар пешерергә ярата. Хәзер дә ул уңган хуҗабикә. Ә мин үзем су ташырга, мунча ягарга, кар көрәргә, утын ярырга, мунчада кер юарга яраттым. Шушы эшләрне башкаргач, күңелдә шундый канәгатьлек уяна иде, чөнки безне әни эштән тәм табарга өйрәтте. Ул бик кунакчыл, без дә кунакчыл булып үстек.
Әни: ”Эш беткәч, уйнарга ярый”, — дип әйтергә бик ярата иде. Вакытны дөрес итеп уздыру өчен безнең стенада көн дәвамында эшләнә торган эшләрнең исемлеге эленеп торды. Тора-бара без үзебез дә көнебезне дөрес уздыру өчен план төзи башладык: савыт-сабаларны юарга, паласларны кагарга, идән юарга, гөлләргә су сибәргә, су ташырга. Эшләгән һәр эшне сызып бара идек. Бу безгә үз алдыбызга максат куярга һәм аңа ирешергә өйрәтте. Әле Алия белән көнебезне ничек уздыруыбыз хакында көндәлеккә дә язып бара идек. Тормышта төрле авыр чаклар булды. Әнинең: “Егылсаң, елама”, – дип өйрәтүе, торып басарга һәм алга барырга ярдәм итте”.
Зөлфия Әхмәтова (Ижау шәһәре):
“Әни мине үз телебездә сөйләшә торган чын татар кызы итеп тәрбияләде. Мәктәптә татар сыйныфында укуым, буй җиткәч, “Иман” татар яшьләренә йөрүем — әни сеңдергән милли тәрбия нәтиҗәсе. Динне белергә һәм сакларга өйрәтүче дә, милли ризыкларыбызны яратып әзерләргә өйрәтүче дә әнием. Ул — иҗади кеше. Мине дә кулыма каләм алырга, фикерләремне кәгазьгә төшерергә өйрәтте. Мондый тәрбия бирүенә әниемә зур рәхмәт”.
Рәзилә Муллаәхмәтова (Ижау шәһәре):
“Минем әни кыю, тәвәккәл, үҗәт кеше. 60нчы елларда Мәскәүгә югары белем алырга китәргә бөтен кешенең дә кыюлыгы җитмәгәндер. Тик ул беркемне дә тыңламыйча, Мәскәүгә китеп, югары белем ала һәм бик озак еллар хисапчы булып эшли. Әнием өчен гаилә иң мөһиме. Аның кебек тәмле итеп пирогларны беркем дә пешерә алмый. Ул пешергән чәкчәк, бәлеш турында әйтеп тә тормыйм. Өйдә һәрвакыт тәртип, ә ял көннәрендә чиста өебез тулы кунаклар булды. Әни ярдәмендә мин иптәш кызларым белән спектакльләр куя идем. Шушы мохиттә үскәнгә, мин үзем дә әни кебек тәмле ризыклар әзерлим, өйне тәртиптә тотам, балалар үскәндә иҗади кичәләр уздыра идек”.
Ализа Хурамшина (Ижау шәһәре):
“Әни 30 елдан артык кайнана, каенсеңел белән бергә торды. Ул бик сабыр, эш сөючән, әтине бик ярата, гаиләне беренче урынга, үзен икенче планга куеп яши, безнең өчен соңгы әйберен бирергә әзер. Мин аннан бары сабырлык кына алганмындыр дип уйлыйм”.
Флүрә Гыйльванова (Ижау шәһәре):
“Әнием бик гыйлемле карчык иде. Ул өйрәткән догаларны хәзер дә беләм. Башка әниләр кебек ул да безне тәрбияләде, кешеләр белән исәнләшергә, башкаларга файда китерергә өйрәтте. “Иремнән аерылып кайтам”, — дигәч, ”Үзең таптың, тор. Балаларны ятим итмә”, – дип каты торды. Аллага шөкер, әнинең киңәшен тоткач, гаиләбез таркалмады. Хәзер картлык көнебездә тигез гомер итәбез. Бүгенге көндә әниләр балаларын сабыр булырга өйрәтмиләр”.
Рәмзилә Гафиятуллина: (Казан шәһәре):
“Әнкәй мәктәптә эшләгәч, таләпчән укытучы өйгә дә «ияреп кайта» иде. Шуңа да нәрсәгә алынсам да, өстән-өстән генә эшли белмим, жиренә житкереп эшләргә тырышам. Мөстәкыйльлек, үз гамәлең өчен жавап бирү дигән төшенчәләр дә канга бәләкәйдән үк сеңгән. Хәзер күп танышларымнан: «Кичә төн уртасына кадәр дәрес әзерләдек», — дигән сүзләрне ишеткәч, аптырап куям. Әнкәй бездән ник бер мәртәбә: «Дәресеңне әзерләдеңме?» — дип сорасын. Без аны, ул әйтмичә дә, өйгә кайтуга ук эшләп куя идек. Үсеп, клубка йөри башлагач та, «шушы сәгатькә кайтып жит!» — дип озатканы булмады. «Озак йөрмә», — дип әйтер иде. Ә инде озак йөрмәүнең күпме икәнен үзең дә чамалыйсың. Үзем әни булгач, шушы гадәтләрне искә төшерәм дә, «әнкәй нинди зирәк булган икән», — дим. Үз балаларыма да шундый тәрбия бирә алсам, бик бәхетле булыр идем. Әнкәй безне шулай тәрбияләде һәм мин аның алдында баш иям”.
Айгөл Каюмова (Можга шәһәре):
“Тормышта иң беренче укытучылар — әти-әниләр. Алар безнең өчен бөтен эштә дә үрнәк булып торалар. Әнинең безгә өйрәткән эшләрен саный китсәң, бик күп итеп тезәргә булыр иде. Әни үзеңне, кешеләрне, хайваннарны яратырга, олыларны хөрмәт итәргә, җаваплы булырга, намуслы яшәргә өйрәтте. Ул безгә үрнәк булырдай иң яхшы әни булды. Хәзер үземнең гаиләм булгач, үзем дә балаларны әни кебек тәрбияләргә, өйдә ямь урнаштырырга тырышам”.
Рилия Закирова.