Әниемне сагындым, кайтып киләм әле
«Әниемне бик сагындым, кайтып киләм әле…”- бу сүзләрне әйтә алучылар, тәмле күчтәнәчләрен алып, авылда исән-сау яшәп ятучы әти-әниләре янына кайтып килүчеләр — иң бәхетле кешеләрдер, минемчә. Җырларда да җырлана бит: “Әнкәйләрнең хәлен белик,
Кайтып килик, кайтып килик…”
Минем үземә бу сүзләрне әйтергә насыйп булмады, чөнки без әнием белән гомер буе янәшә генә, бер авылда, биш-алты өй аркылы гына яшәдек. Әмма минем гомерем буе шундый хисне кичерәсем, татып карыйсым килде. Әйе, әйе читтә торып сагынасым, лимон, чәй, конфетлар тутырып кайтып, кара-каршы утырып, әнием пешергән тәмле чәйне эчәсем килде. Мин аңа бик еш килдем, бүләк, күчтәнәчләр дә китердем, әмма бу икенче иде шул. Кайнар бәлешен (ул бәлешне бик тәмле пешерә иде) суытмыйча мине зарыгып көтеп алуын, капка төбендә күрешүләребезне күз алдына китереп: “Их, нигә мин дә читтә яшәмим икән?” — дигән чакларым еш булды. Хәзер уйланып утырам да, Чаллыдан кайткан туганнарымны колач җәеп каршы алуы, алар алып кайткан күчтәнәч белән мактана-мактана күрше-күләнне сыйлавы бераз көнләштерде микән әллә, дим. Әгерҗе — Иске Сләк автобусында еш кына Әгерҗедән кайтырга туры килә миңа. Шул автобуста йөриләр инде әниләре янына атна саен кайтып, хәлләрен белеп, өйләрен җыештырып, тәмле ризыклар пешереп китәргә вакытын да, җаен да таба белүче Әлфияләр, Гөлзирәләр, Гәүһәрияләр… Кышның ачы, салкын бураннары да, яшенле яңгыр, җил-давыллар да аера алмый әни белән бала арасын… “Бер бөртегем, алтыным кайта”, — дип, әнисе көтсә, “Әнә өем, әнә тәрәзәдә әни күзләре”, — дип, баласы ашыга, кабалана.
Әйе, балаларның да төрлесе бар. Юкка гына, ана күңеле балада, баланыкы — далада димәгәннәрдер… Тик мин андыйлар турында язарга теләмим бу язмада.
Кызганыч, гомерләр генә чиксез түгел, күптән түгел Әлфия Муллахмәтованың әнисе Әминә апа, Гүзәлия Исмәгыйлованың әнисе Нәсимә апа да балаларын сагышка салып, мәңгелеккә китеп бардылар. Авырдыр, кайгыгыз олы – уртаклашам. Тик, соңгы көннәренә кадәр игелекле бала булып тәрбия кылуыгыз, соңгы сулышларын алганда, иреннәренә су тидерүегез, догалап озатуыгыз белән сез бик бәхетле. Һичшиксез, аларның хәер-догасын, ризалыгын алгансыздыр. Мин исә, бер урамда, 5-6 өй аркылы гына яшәсәм дә, әниемнең вафатына өлгерә алмадым. Әле дә колагымда әниемнең соңгы сүзләре: ”Кызым, кил, мин үләм! Йөгер!” Әй йөгердем, әй йөгердем инде! Аякларым бер адым алга, ике адым артка барган кебек тоела башлады… менә ул капка, менә әнием эзләре белән баскыч!… Хәзер, әнием, хәзер! Юк шул, әҗәл һәрвакыттагыча алдан өлгергән: әнием учларына даруын салган да диванга утырып күзләрен йомган… Инсульт! Ул көнне газиз әнием мине ничек өзелеп көтте икән?
Соңладым, соңладым… минем шундый шигъри юлларым да бар:
… Соңлап кына утырдым мин
Бәхетем тәхетенә.
Иң аянычы — соңладым
Әнием вафатына…
Соңламагыз, бүген үк, хәзер үк юлга чыгыгыз, иң кадерле, иң якын номерны җыегыз: “Әни, мин кайтам, бик сагындым сине…”
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы