Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Әнвәр Нургалиев: “Җырлаган саен җырлыйсым килә!”
3.03.2016

Әнвәр Нургалиев: “Җырлаган саен җырлыйсым килә!”

Башкортстан җырчыларын тыңларга яратам мин. Аларда үзенә күрә аерым моң бар. Популяр җырчы Әнвәр Нургалиевны Интернет челтәрендә утыручылар яхшы белә, ләкин ул Ижау тамашачысына таныш түгел әле. Шунысына да игътибар итәргә кирәк: Тимерьюлчылар мәдәният сараенда концертларны оештыручы Нурулла Хуҗагалиев даими рәвештә халыкны Башкортстанда популяр булган җырчылар белән таныштырып тора. Залга җыелган аз күләмдәге халык бу көнне концерттан матур җырлар тыңлап, Әнвәргә гашыйк булып кайтып киткәндер. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Үзенең моңлы тавышы, йөрәктән чыккан тирән мәгънәле искиткеч матур жырлары белән тамашачы күңелен тиз яулады ул. Шәхсән үземә әңгәмә корганда аның гадилеге, эчкерсезлеге ошады. Аның иҗат төркеменә берсеннән-берсе көчле җырчылар туплавы — Әнвәрнең җыр дөньясында профессиональ икәнлеген раслый.

— Әнвәр, иҗат төркемең белән шәһәребезгә беренче тапкыр аяк басуың. Куркытмадымы?
— Юк. Мин хәтта күпме билет сатылган дип тә сорамадым. Минем җырлаган саен җырлыйсым килә. Үземдә икенче сулыш ачыл­гандай тоям мин. Залда бер кеше булса да, бүген концерт куеп китә идем!
Син әлегә безнең тамашачыга таныш түгел. Синең кебек җырчыны кайсы яклар бүләк иткән безгә?
— Мин Башкортстанның Әлшәй районы Әвруз-Тамак авылында төпчек бала булып дөньяга килдем. Җыр-моңга гашыйклыгым нәселдән дә киләдер: минем зур әти — Гали оста баянчы булган, ансыз бер мәҗлес hәм бәйрәм дә узмаган, әтием — Мәрвәр шәп гармунчы, абыем баянда уйный, әнием дә җырларга бик ярата.
— Беренче тапкыр сәхнәгә кайчан аяк бастың?
— Сәхнәгә тәүге тапкыр берен­че сыйныфта чыктым. Кайда йөрсәм дә, җыр сузып йөри идем. Авылдашларымның, укыту­чыларымның: «Әнвәр, син бик матур җырлыйсың, син җырчы булырга тиеш, җырларга тиеш», — дигән сүзләре дәрт һәм ышаныч бирде. Зур сәхнә яулау өчен Уфага юл тотып, шунда беренче зур адымнарны ясадым. Уфа сәнгать училищесын, сәнгать академиясен тәмамладым. 2001 елда яшьләр төркеме булдыру теләге белән, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова белән бергәләшеп, “Ихлас” җыр төркеме оештырып җибәрдек. Бүгенге көндә һәркайсыбыз үз юлы белән иҗат итә.
— Күбрәк нинди җырларга игътибар итәсең?
— 2010 елдан мин үземнең концертларны эшли башладым. Танылган композитор Зифа Нагаева, яшь сәләтле автор-башкаручылар Алмаз hәм Айдар Юнысовларның җырлары аерым зур урын алып торалар. Туган як hәм әнкәйләргә багышланган җырларны яратып башкарам.
— Гаиләң иҗатыңа нинди йогынты ясый?
— Сәхнә эшләрендә тормыш ип­тәшем Ирина ярдәм итә. Гаиләм белән бәхетлемен, алар — минем таянычым. Кызыбыз Элина сәнгатькә тартыла, улыбыз Рафаэль күбрәк спортны үз итә.
— Бер ел элек мин әлеге зал­га концерт белән килгән Вәсилә Фәттаховадан ин­тервью алган идем. Кызганыч, ул бүген безнең арада юк. Ул: “Сеңелем белән мин укый торган институтның тулай торагында яши башладык. Ятимлек өчен бирелә торган пенсия акчасына гына яшәп булмый, эш эзли башладым. 3нче курс студенты Әнвәр Нургалиев: “Вәсилә, шунда-шунда бүген барып кара әле, бәлки эшкә алырлар”, — диде. Мин: “Түлиләрме?” — дип кенә сорадым. Уңай җавап ишеткәч, кайда, кем булып эшкә урнашасымны да белми, ул биргән адрес буенча бардым. Бэк-вокалистлар кастингына барып кердем. Бервакыт кастинг барган залга кара күзлектән Айдар Галимов килеп керде! Тавышымны ошаттылар. Шулай итеп, “Айдар” студиясенә эшкә урнашканымны сизми дә калдым. Мин Әнвәр Нургалиевка бик рәхмәтле. Бүген дә бик җылы, дус яшибез, абыем итеп кабул итәм мин аны, беренче концертымны оештырганда да ул миңа ярдәм кулы сузды”, — дигән иде.
— Вәсилә турында сөйләве авыр. Без бик якын дуслар идек. Ул бик җаваплы, таләпчән кеше иде. Җырларның да мәгънәлесен, күңелгә үтеп керердәйләрен сайлый иде. Без аның белән дуэт яздырырга тиеш идек, кызганычка каршы җитешә алмадык. Ләкин ул минем өчен исән. Гамәлләре, эшләре белән исән. Аның рухы, җырлары безне гомеребез буена озатып барачак.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә унышларның иң зурысын, үрләрнең иң биеген теләп калып, алдагы елларда да концертларыгызны көтеп калабыз!

Рәфилә Рәсүлева.