Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Әнвәр Вәлиев: “Минем өчен көтелмәгән зур бүләк булды”
3.11.2016

Әнвәр Вәлиев: “Минем өчен көтелмәгән зур бүләк булды”

%d0%b2%d0%b0%d0%bb%d0%b5%d0%b5%d0%b2-%d0%b0%d0%bd%d0%b2%d0%b0%d1%80 Моннан 12 ел элек “Минем Удмуртия” телеканалында эшли башлагач, мине бер нәрсә бик тә аптырашта калдырган иде. 4 ноябрьгә сюжет әзерләргә кирәк иде. Күпме генә кешедән сорашсак та, бу датаның нинди бәйрәм икәнен төгәл әйтеп бирүче булмады. Татарстанда 30 август – Республика көне киң колачлап уздырыла. Ә республикабызда исә бүген дә 4 ноябрьнең  — Удмуртия дәүләтчелеге көне икәнен белүчеләр сирәк. Күп очракта бу датаны Халыклар бердәмлеге көне буларак кына билгеләп үтәләр.

Без шулай еш кына Татарстанны һәрьяклап үрнәк итеп куярга яратабыз.  Күршенең тавыгы да күркә булып күренә инде, анысы, дөрес. Республикабызның мактанырлык һәм горурланырлык эшләре бар. Ә иң зур байлыгы һәм горурлыгы  тыйнак һәм тырыш, намуслы һәм тугры эшчеләргә, хезмәт сөюче кешеләре. Алар мактанырга яратмый, үз һөнәрләренә тугры булып тыныч кына эшләп, республикабызны үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

6 октябрьдә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев шундый  намуслы кешеләрне, үрнәк хезмәт коллективларын республиканың Мактау тактасына кертү турындагы Указга кул куйды. Иң куанычласы – алар арасында милләттәшләребез дә бар һәм берәү генә дә түгел. Менә алар: 3нче санлы шәһәр шифаханәсе мөдире, табиб-травматолог-ортопед Әнвәр Вәлиев, УР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсе җитәкчесе Әбүдәр Муллахмәтов, 2нче санлы Балезино мәктәбенең тарих укытучысы Наилә Касимова, 6нчы санлы шәһәр клиник хастаханәсе коллективы (баш табибы Эдуард Хәлимов), Глазов шәһәренең “Искра” “Балаларны үстерү үзәге – балалар бакчасы” коллективы (мөдире Алсу Арасланова), Юкамен районындагы “Родина” җәмгыятенең Мальгиново сөт-товар фермасы коллективы  (генераль директоры Рөстәм Арасланов).

Әлеге вакыйга уңаеннан, Удмуртиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Әнвәр Муллаҗан улы белән очраштык. Аның барлык туганнары, якыннары да табиблар. Бу фидакарь кеше инде 42 ел дәвамында табиб һөнәренә тугры калып, кешеләрне дәвалый,  савыктыра. Шуларның  32 елы намуслы, таләпчән җитәкче буларак билгеле. “Әлеге хәбәр минем өчен көтелмәгән сөенеч, зур бүләк булды. Гадәттә, табибларны ачуланырга, тәнкыйтьләргә яраталар. Мактау сүзләрен сирәк ишетәбез. Ә бит безнең эшебез тәүлек буе дәвам итә. Бер генә сәгатькә дә туктап тормый. Ижау, Завьялово халкына, башкала кунакларына хезмәт күрсәтәбез. Республика җитәкчелеге тарафыннан  авыр хезмәтебезнең югары бәяләнүе  — зур дәрәҗә. Безгә тәүлек дәвамында сызланган, авыртынган кешеләр белән эшләргә туры килә. Иртән сау-сәламәт көе эшкә дип чыгып киткән кеше, таеп егыла да имгәнә һәм гадәти тормыш ритмыннан күпмедер вакытка төшеп кала, хезмәткә яраксыз була. Беренчедән, аны тән сызланулары борчыса, икенчедән ул савыкканчы тормышына үзгәрешләр кертергә, яраклашырга мәҗбүр була. Тән җәрәхәтләрен дәвалау белән беррәттән рухи сызланулардан да арынырга ярдәм итәргә тиешбез. Бу күп көч сорый. Кайчак поезд, трамвай астына эләгеп, кул яки аяксыз калган  яисә автотранспорт һәлакәтенә юлыгып катлаулы тән җәрәхәтләре алган, югарыдан сикереп, “сөяк капчыгы”на әверелгән кешеләрдә яшәү көче уятырга бурычлыбыз. Яшермим, авыр, күңелне ямансу уйлар биләгән чаклар була. Ул вакытта мин рус классиклары – Иван Бунин, Антон Чехов, Алесандр Куприн әсәрләрен укып тынычланам. Җәй көннәрендә бакчада эшләп ял итәм. Күп кенә бәхетсезлек очраклары исерек халәттә килеп чыга. Адәм бәласе аек акыл белән эш итсә, үз-үзен күп кенә күңелсез вакыйгалардан саклап калыр иде”, — дип сөйләде милләттәшебез.

3нче санлы шәһәр хастаханәсенең травматология- ортопедия поликлиникасына, уртача алганда тәүлегенә йөзләп кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать  итә икән. Шуларның  30%ы – бәрелүдән кан саву, 27,7%ы – сөяк сыну очраклары, 19%ы – сөяк таю, 14% — ачык җәрәхәтләр, 4%ы – котырган этләрдән зыян күрүчеләр, калганнары таяну-хәрәкәтләнү системасы авыруларыннан интегүчеләр.

Әнвәр Вәлиевнең улы Тимур да әтисенең һөнәрен сайлаган, күп еллар травматолог булып эшли. Ә хезмәт юлын ул 14 яшендә үк санитар буларак башлаган. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау медицина академиясендә белем алган. Яшь табиблар хакында фикер алыштык. “Студентларның нибары 30% гына табиб булып эшли башлый, калганнары башка юлны сайлый. Әйтик, иминият компаниясендә, даруханәләрдә эшли. Авыруларны дәвалау хезмәте табибтан күп көч таләп итә, ә бу өлкәләр кәгазь эше белән генә бәйле. Элек укуны тәмамлагач, яшь табиблар мәҗбүри рәвештә күпмедер вакыт юллама буенча билгеле бер урында эшләргә тиеш иде. Хәзер белем алу түләүле булгач, андыйны таләп итеп булмый. “Земский доктор” дигән программа эшли. Тик аның да минуслары бар. Әйтик, кызлар эшкә урнаша, миллион сумны ала, йорт сала башлый һәм декретка китә. Хастаханәләр кабат белгечләрсез кала. Бу өлкәдә эшлисе эшләркүп әле”, — диде Әнвәр Вәлиев.

Аны һәм республиканың мактау тактасында урын алган милләттәшләребезне зур хөрмәткә лаек булулары белән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез.

Альбина Шәйхетдинова.