Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Әлфинә Әзһәмова: “Күлмәкнең елан кабыгына ошаганын, тимгелле-тимгеллесен сайлаячакмын”
19.03.2012

Әлфинә Әзһәмова: “Күлмәкнең елан кабыгына ошаганын, тимгелле-тимгеллесен сайлаячакмын”

“Төнге урам” җыры белән тамашачы күңеленә юл салган, сәхнәдә үзен матур, нәзакәтле тота белүче җырчыларның берсе — Әлфинә Әзһәмова шушы көннәрдә “Спартак” халык иҗаты йортында тамашачыларга өр-яңа концерт программасын тәкъдим итте. Үзенчәлекле тавыш иясе, тиз арада һинд кызы образына керергә сәләтле ханымны ижаулылар үз итте. Кыска гына вакыт эчендә тыйнаклыгы, затлылыгы, гадилеге белән халык мәхәббәтен яулаучы Әлфинә ханым Яңа елны ничек каршы алырга әзерләнә икән? Концерттан соң әңгәмәбез шул хакта булды.

 

— Әлфинә ханым, тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән Елан елы җиһанга аяк басачак. Үзегез нинди елда тудыгыз?

— Мин Күсе елында Чаян йолдызлыгы астында туганмын.

—  Күселәр  нинди алар?

— Күсе тормышка ябышып ятучан, нинди генә каршылыклар булса да җиңеп чыга, чыдам. Кечкенә, җиңел хәрәкәтләнүчән, шаян булганлыктан, бар җиргә дә өлгерә. Акыл ягына килгәндә, аны бик тиз генә алдап булмый, яхшыны яманнан аера белә. Үз ишләре өчен үз-үзен корбан итәргә дә әзер. Яңа атмосферага тиз өйрәнүчән.

— Яңа ел бәйрәмен һәркем көтеп ала. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай уза, диләр. 2013 елны каршыларга әзерлек эшләрен башладыгызмы әле?

— Ю-у-ук, вакыт җитми бит. Быелгы сезонны Чайковский шәһәрендәге концертыбыз белән тәмамлаячакбыз, кабат инде тыныч күңел белән өйгә кайтып, Яңа елга әзерлек эшләрен башларбыз дип уйлап торам. 2013 елны гаиләм белән каршы алачакмын. Табынны гадәттә бергәләп әзерлибез. Бәйрәм табынында күбрәк салатлар булачак. Төгәл генә ниндиләре булачагын әйтә алмыйм, чөнки рецептлары хәтердә калмый, кәгазьдән карап ясыйм. Ә күлмәккә килгәндә, елан кабыгына ошаганрак, тимгелле-тимгеллесен сайлаячакмын.

— Әлфинә ханым, сезнеңчә яңа ел нәрсәдән башлана? Яңа ел бәйрәмен нәрсәдән башка күз алдына да китерә алмыйсыз?

— «Яңа ел» сүзен ишетүгә күз алдына яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләр килә. Кышның иң матур, күңелле бәйрәмен күркәм итеп бизәлгән яшел чыршыдан башка күз алдына да китерә алмыйм, әлбәттә. Өйгә аның хуш исен тарату – бәйрәм төсен кертүгә иң зур адым. Ниндиләре генә юк бит чыршының!

— Иң истә калырлык, үзенчәлекле Яңа ел киче хәтерегездәме?

— Әлбәттә, хәтеремдә! Өйләнешкәч, бераз авылда яшәдек. 31 көнне тормыш иптәшем туганнары белән урманга, утын кисәргә киттеләр. Ник нәкъ менә шул көнне барганнардыр, хәзер үземә дә кызык. Көннәр буе чабып, бәйрәм табыны әзерләдем, инде сәгать уклары уникегә җитәргә санаулы минутлар калып бара, ә сөеклем кайтып җитми. Ул вакытта кесә телефоннары да юк бит әле! Мин борчылып, каян эзләргә дә белмичә аптырап торган вакытта, унике тулырга дүрт минут кала, тормыш иптәшем кайтып керде. Мин инде шаккаттым! Сөенечемнән аны кочаклап алып, тизрәк табын янына утыртып, Яңа елны каршы алган идек. Санаулы гына булса да, дүрт минут эчендә барына да җитешеп була икән!

— Яңа ел могҗизаларга бай була диләр. 31 декабрь көнне нинди хыялларыгыз тормышка ашуын теләр идегез?

— Иң мөһиме: гаиләм исән-сау булсын. Туганнарым, якыннарым кайгы-хәсрәт кичермәсеннәр иде. Киләчәктә тамашачымны югалтмыйча, иҗат итәргә язсын Ходай. Алла боерса, февраль аенда өр-яңа альбомым, клипларым дөнья күрәчәк, шуны түземсезлек белән көтеп торам. Яңа концерт программалары әзерлибез. Киләсе елда тамашачыларыма яңа, матур җырлар тәкъдим итәсем килә.

— Бер мизгелгә Яңа ел төнен күз алдына китерик әле. Сәгать телләре уникегә җиткәндә гаиләгезгә, якыннарыгызга, тамашачыларыгызга һәм “Яңарыш” газетасы укучыларына нинди теләкләр юллар идегез?

— Барчабыз да исән-сау гына булып, тулы гаиләләребез белән Елан елын каршы алсак иде. Һәркемнең яраткан эше, шөгыле булсын, гаиләләренә матур итеп кайтып керсеннәр, балалар, оныклар исән-сау булсыннар. Иң мөһиме, халкым рәхәт, иркен, бай яшәсен, мескен хәлендә булмасын иде.

— Әлфинә ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләсе яңа ел шушындый матур, шатлыклы очрашуларга, күңелле вакыйгаларга бай булсын. Барлык теләк-хыялларыгыз да тормышка ашсын! Иҗади уңышлар сезгә!

Әңгәмәне Ләйсән Әхмәтова алып барды