Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Әлфинә Әзһәмова: Ижау Мәскәүне дә уздыра!
6.12.2013

Әлфинә Әзһәмова: Ижау Мәскәүне дә уздыра!

Үзенчәлекле тавыш иясе, 5 тапкыр “Алтын Барс” премиясе лауреаты,популяр җырчы — Әлфинә Әзһәмова шушы көннәрдә ижаулыларга яңа концерт программасын тәкъдим итте.

Эстрада күгендә үзенчәлекле “һинд тавышлы җырчы” буларак танылып, 44 яшендә йолдыз булып кабынуына карамастан, халык күңелен яулый алган җырчы ул. Гадәттәгечә, шау-гөр килеп уза торган тамашаны Ижау халкы быел да тулы зал белән каршы алды. Иҗатында күпчелек мәхәббәт темасын чагылдыручы Башкортостан сандугачы үз чыгышларында берсеннән-берсе матур, дәртле җырлары белән сөендереп торды. Тамашачылар да Әлфинә ханымның җырларын тагы да көчәйтеп, кул чабып, дөрләп янган учакка ут өстәгәндәй, җырчыны дәртләндереп, бәйләм-бәйләм чәчәкләр бүләк итте. Әлфинә ханым үзе дә гади, тамашачы белән бик тиз уртак тел таба белә. Чөнки ул гади завод эшчесе буларак, әле кайчан гына үзе дә халык арасында кайнаган. Шуңа да кеше күңелендә ниләр яшеренеп ятканын, нинди уйлар белән яшәгәнен бик яхшы белә. Ә Әлфинә ханым үз чиратында, Ижау тамашачысының башкалардан аерылып торуын билгеләп: “Биредә бик тә үзенчәлекле, тиз кабынып китә торган учак кебек, үз җылысын җырчыга җиткерә ала торган халык яши. Күз тидерүдән куркам, тик Ижау Мәскәүне дә уздыра!” — ди елмаеп. Шуңа да Әлфинә ханымның табадан гына төшкән өр-яңа дисклары да иң беренчеләрдән булып Ижау тамашачысына насыйп булгандыр.
Әлфинә Әзһәмованың соң гына сәхнәгә чыгуы язмышында Ходай тарафыннан насыйп булган бер бүләктер, минемчә. Бүгенге көндә ул кече улы Илмир белән бергә хезмәттәшлек итә, аның күп кенә иҗат җимешләрен халыкка җиткерә. Икенче төрле әйтсәк, Илмир җырлар яза, әнисе башкара. Концертта Әлфинә ханым тамашачыны Илмир белән таныштырып: “Ул — инде күптәннән эстрада өлкәсендә кайнау­чыларга таныш егет, җырчыларга көйләр яза, аранжировкалар эшли”, — ди. Нәзек кенә гәүдәле, тыныч холыклы Илмир белән концерттан соң аралашканда, аның һәр адымын уйлап хәл итә торган егет икәнен аңладым. Кечкенәдән татар көйләре тыңлап үскән Илмир: “Әни электән Оскар Усманов җырларын бик яратып тыңлый иде, шунлыктанмы, җырга сәләтем булмаса да, 14 яшьтә көйләр иҗат итә башладым”, — ди. Илмир бүгенге көндә үз алдына куйган максатларына ирешүен, киләчәктә фильмнарга көй язучы буларак үзен сынап карарга теләге булуын белдерде. “Кеше уңышына сөенеп, бер урында таптанырга тиеш түгел. Шуңа да бүгенге көндә ныклап ин­глиз телен үзләштерәм. Киләчәктә көй язу өлкәсендә тагы да үсәр өчен Америкага китү теләгем бар”, — ди ул. Әйе, әнисенә ошаса, үз теләгенә ирешер Илмир. Уңышлар телик!
Әлфинә ханымда һәрвакыт яшь булып калу теләге көчлеме, әллә инде холкы буенча шаян, шук кеше булгангамы, сәхнәдәшләре, гомумән алганда, бар да сәләтле, уңган-булган яшьләр. Шуңа да тамашачы концертны алып баручы, сүз остасы Газинур Фәйрушинны да, баянда уйнаучы Ренат Нәбиуллинны да, ялкынлы биюләр бүләк итүче Энҗе һәм Рафаэльне дә үз итеп, кайнар алкышларга күмде. Киләчәктә дә Әлфинә ханыма шулай яшьләр белән бергә яшьнәп, тагы күп еллар тамашачысын яңа иҗат җимешләре белән сөендереп торырга насыйп булсын.

Ләйсән Әхмәтова.