Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Әлмәндәре кебек үлемсез ул Туфан ага!
30.04.2013

Әлмәндәре кебек үлемсез ул Туфан ага!

Әлмәндәре кебек үлемсез ул Туфан ага!

Әлмәндәре кебек үлемсез ул Туфан ага!

Туфан Миңнуллин турында әйткәндә, Муса Җәлилнең “Имән” шигыре искә төшә:

Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын имән булып.
Үзе үлсә, исеме калсын,
Мең яшәрлек имән булып.

2 майда милләтебезнең йөзек кашы булган олуг шәхесебез Туфан Миңнуллинның тынгысыз йөрәге мәңгелеккә туктап калуына 365 көн. Ләкин күңел һаман ышанмый. Ул татарым дип яшәде, милләтем язмышы дип янды, көйде, борчылды, яклады, көрәште. Ул милләт өчен янып яшәүче уникаль шәхес иде. Депутатлар арасында курыкмыйча үз сүзен әйтүче, үз телебездә чыгыш ясаучы шәхесебез безне калдырып бакыйлыкка күчте. “Кемгә калдырып киттегез, сезнең эшне кем дәвам итәр?” – дигән сорауга Рәзил Вәлиев: “Әдәбиятка бүген сүзнең тәмен белгән, асылын аңлаган яшьләр килә, ләкин зур эшләр башкару өчен талант кына җитми, шәхес булу кирәк. Туфан абый кебек шәхесләр әлегә күренми”, — дигән иде.

Менә тагын бер татар теле һәм әдәбияты укытучысы сүзләре:

“Туфан Миңнуллин татарның алтын баганасы иде. Ә андый ныклы баганалар адым саен очрап тормый. Күпме генә мактансалар да, бүгенге әдәбиятта мавыгып укырдай язучылар юк дәрәҗәсендә…”

Олпат драматургның “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Монда тудык, монда үстек”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “Ай булмаса, йолдыз бар” пьесалары кеше белән кешене аера белергә, туган якны яратырга, әти-әнине кадерләргә, үз юлыбызны табарга өйрәтте. Туфан абый язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе генә түгел, ә киңәшчебез буларак та күңелгә кереп калды. Әле ул туры сүзле, шаян, йомшак күңелле, ярдәмчел, тугры кеше буларак та укучылары хәтерендә озак сакланыр.

Туфан ага арабыздан китте, әмма аның әсәрләре, башкарган эшләре үлемсез. Ул үзе дә Әлмәндәрдәй үлемсез!

Дания Борһанова, Ижау шәһәре