Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әллә орчык, әллә терекөмеш
1.10.2015

Әллә орчык, әллә терекөмеш

Бер караганда мин аны бертуктамый бөтерелеп торучы орчыкка, икенче караганда терекөмешкә охшатам. Буе кечкенә, үзе җилдәй җитез булган өчен түгел, әлбәттә. Бертуктаусыз хәрәкәттә, тормыш казанының иң каты кайнаган җирендә булганы, бик актив тормыш рәвеше алып барганы өчен.

Сүзем Әгерҗе шә­һәренең 1нче гим­назиясенең та­тар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Риз­ва­нова турында. 24 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә ул. Нигезле һәм нәтиҗәле итеп башкара ул эшен. Аның укучыларга биргән белеменең тирәнлеген Бердәм республика тесты нәтиҗәләре ачык чагылдыра. Укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә генә түгел, республикада да җиңүгә ирешүләре — шуның ачык мисалы.
Эш урыны гимназия бул­ганлыктан, ул татар телен саклауга, аның аһәңен тоемларга өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирә. Моның өчен сыйныфтан тыш чараларны бик оста итеп, укучыларның үзләрен җәлеп итеп оештыру сәләтенә ия ул. Шуңа күрә аның укучыларын Әгерҗе шәһәрендә, районда үткәрелә торган чараларда гына түгел, башкалабыз Казанда да еш күрәсең. Укучыларны ТНВ каналындагы “Тамчы-шоу” телевизион бәйгесенә, укытучыларны җыеп “Башваткыч” тапшыруына алып баручы да шушы тәвәккәл, кыю ханым “Мин татарча сөйләшәм” акциясен башлап йөрүчеләрнең берсе дә ул. Әлфинә ханым шушы акциядә катнашу өчен укучыларны Казанга хәтле алып барды.
Заман таләпләре юга­ры­лы­гында эшләү өчен үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Әлфинә ханым укучыларга карата гына түгел, үз-үзенә дә бик таләпчән. Төрле бәйгеләрдә катнашып, тәҗ­рибә туплый, көчен сыный. Һәм, әлбәттә, уңышларга да ирешә. Ул — “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең “Милли тра­дицияләрне саклау­чы” но­­минациясе, татар теле укы­тучыларының “Мастер-класс” бәй­­гесенең муниципаль туры җи­ңүчесе, авторлык программалары конкурсы лауреаты.
Гимназиядә бу булдыклы ханым татар теле укыту­чы­ларының методик бер­ләш­мәсе җитәкчесе дә, профсоюз комитеты лидеры да әле. Һәр кушылган эшне җиренә җиткереп башкаручы, эшен һәм балаларны яратучы Әлфинә Ризванованың хезмәте Россия хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнеп, 200 мең сумлык грантка лаек булды. Афәрин, Әлфинә! Тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын сиңа!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.