Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Әллә күзләр тиде микән…
12.04.2017

Әллә күзләр тиде микән…

Танылган режиссер Андрей Кончаловскийның шундый сүзләре бар: “Үлем турында уйлагыз, ул тормышыгызның һәр секунды бетмәс-төкәнмәс кыйммәткә ия икәнлеген исегезгә төшереп торыр”. Ләкин без гомернең мәңгелек түгел икәнлеген якыннарыбызга үлем килгәч, аның белән күзгә-күз очрашкач кына уйлыйбыз…
Арабыздан газе­та­­быз­ның актив хә­бәр­чесе, “Бәхет” ан­самбленең элекке җитәкчесе, милли җанлы Рәсимә апа Мифтахетдинова китеп барды. Мин аның белән беренче тапкыр Ижау шәһәренә килгәч, автобуста очраштым. Ул хәләл җефете Сәях абый белән “Спартак” халык иҗаты йортына бара иде. Ул минем белән сөйләшә, ә мин аның турында: “Нинди матур апа!” — дип уйлыйм. Рәсимә апа мине “Бәхет” ансамбленә чакырды. Бүген инде үзем җитәкләгән ансамбльгә мин аның чакыруы буенча килеп кердем. Никтер ул елларны салкын тиеп еш авырдым. Ул мине әниләрчә кайгыртып: “Киенеп йөр инде”, — дип, җилкәсендәге шәлләрен салып, миңа яба иде…
“Бәхет” ансамблен ул җитәк­ләгән елларда ансамбльнең дәрәҗәсе үсте. Бик күп яңа җырчылар, гармунчылар килде. Коллектив дус, тату гаиләгә әйләнде. Һәрбер концерт ниндидер темага багышланып, җырлар да шуңа карап сайлана иде. Ул җирле шагыйрьләрнең шигырьләренә зур игътибар бирде. Бик күп шигырьләрне, әсәрләрне яттан сәхнәдә сөйләде. Хәтере, үзенең матурлыгы сокланырлык иде. Беренче спектакльне дә (“Шикәрем син, балым син”, А.Гыйләҗев) аның белән бергәләп куйдык. Ансамбль, дип яшәде, яшьнәде. Һәрвакыт барыбызны да өенә җыеп кунак итте. Хәзер дә ишеген ачып: “Килдегезме, кызларым”, — дип каршы алыр төсле.
Милләтебез өчен янып яшәде, милли чараларның бизәге булды. Газетабызда һәрвакыт аның мәкаләләре басылды. Алтмыш елга якын бергә гомер кичергән хәләл җефете Сәях абыйны ничек тәрбияләгәне безнең күз алдында. Алар һәрвакыт бергә иделәр, шуңадыр инде Сәях абый 9 февральдә бу дөньядан китеп барса, нәкъ ике айдан Рәсимә апа да китеп барды. Ике ай эчендә әтисен дә, әнисен дә җирләгән кызлары Розалиянең, барлык туганнарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Ходай Тәгалә барчабызга да сабырлык бирсен. Соңгы очрашуыбызда ул: “Яңарыш” газетасын укып барам, соңгы концертыгыз бик матур булган, булдырасыз кызлар”, — диде. Хәле авыр булса да, үлем турында сүз кузгалтмады. Бу дөньядан әнә шулай сөйкемле, матур булып китте ул.
Әйе, гомерләр бик кыска. Игелек, изгелек кылып яшәүдән, үлемеңнән соң шул гамәлләрең белән сине искә алырлык итеп гомер кичерүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ә Рәсимә апа нәкъ шундый шәхес иде…

Рәфилә Рәсүлева.

Хуш, Рәсимә…

9 апрельдә ачык йөзле, олы йөрәкле, көчле рухлы һәм ярдәмчел якын дустым Рәсимә Мифтахетдинованы рәхимсез үлем мәңгелеккә безнең арадан алып китте.
Бу — барыбыз өчен авыр югалту. Фидакарь талант иясен югалтудан өзгәләнгән күңелне бары бер уй тынычландыра: милли эшләр, сәхнә тормышында катнашып, халык мәхәббәтен яулаган андый шәхесне бервакытта да оныт­маслар.
Мин ихлас күңелдән аның бала­ларының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Рәсимәгә булган ихтирамымны белдереп, “Хуш, хөрмәтле якын дустым, авыр туфрагың җиңел булсын, сине рәхмәт фәрештәләре каршы алсын”, — дип телим.

Зөһрә Камалиева.